YouVersion Logo
Search Icon

Филиппуйлыларга хат 4

4
Үгет-нәсыйхәтләр һәм сәламнәр
1Шулай итеп, сөекле һәм зарыгып көткән имандашларым, минем бәхетем һәм дан таҗым, Хаким Гайсәгә булган иманыгызны нык тотыгыз, кадерлеләрем.
2Әүдия белән Сүнтүхиянең икесе дә Хакимнеке булганга күрә, бер үк фикердә булуларын үтенәм. 3Әйе, синнән дә үтенеп сорыйм, тугрылыклы көрәштәшем, зинһар өчен, бу хатыннарга ярдәм ит, чөнки алар да, Климис һәм исемнәре Тормыш китабына язылган башка хезмәттәшләрем дә минем белән бергә Яхшы хәбәр тарату хакына көрәштеләр. 4Хаким Гайсәдә һәрвакыт куаныч табыгыз, кабатлап әйтәм: куаныч табыгыз! 5Сезнең башкаларга йомшак күңелле булуыгыз һәркемгә мәгълүм булсын. Хакимебез якын инде. 6Һичнәрсә турында борчылмагыз, әмма догаларыгыз һәм ялваруларыгызда Аллаһыга үтенечләрегезне һәрвакыт шөкер итеп белдерегез. 7Шунда бар фикер сөрешеннән өстенрәк Аллаһы иминлеге йөрәкләрегезне һәм фикерләрегезне Мәсих Гайсә белән берләшеп яшәүдә саклаячак. 8Ниһаять, имандашларым, әгәр нинди дә булса яхшылык һәм мактауга лаек эшләр бар икән, нәрсә хак, хөрмәткә лаек, гадел, саф, ягымлы, данлыклы – шулар турында фикер йөртегез. 9Нәрсәгә өйрәндегез, миннән нәрсә кабул иттегез һәм ишеттегез, миндә нәрсә күрдегез – боларның барын да тырышып башкарыгыз һәм иминлек Алласы сезнең белән булыр.
Бүләкләр өчен рәхмәт белдерү
10Шундый озак вакыт узганнан соң, минем хакта яңадан кайгырта башлавыгыз белән Хаким мине бик нык сөендерде. Әлбәттә, сез һәрвакыт минем турыда кайгырттыгыз, әмма моны күрсәтергә мөмкинлегегез генә булмады. 11Моны мохтаҗлыктан чыгып әйтмим, чөнки булганы белән канәгатьләнергә өйрәндем. 12Мин фәкыйрьлектә дә, муллыкта да яшәдем. Тукмы яки ачмы, муллыкта яки мохтаҗлыктамы – һәрвакыт һәм төрле хәлләрдә дә канәгать булырга өйрәндем. 13Миңа көч Бирүче аркасында, мин һәрнәрсәгә әзер торам. 14Шулай да, михнәт чигүемне уртаклашып, сез яхшы эшләдегез.
15Сез, филиппуйлылар, беләсез: Яхшы хәбәр таратыла башлап, мин Македуниядән киткәч, сездән башка һичбер иман итүчеләр бердәмлеге дә матди ярдәм күрсәтмәде миңа. 16Хәтта мин Тессалуникә шәһәрендә булганда да, сез, ихтыяҗымны канәгатьләндерү өчен, берничә мәртәбә ярдәм җибәрдегез. 17Моны бүләк өмет итеп әйтмим, әмма табышның сезнең хисапка өстәлгән кебек булуын телим. 18Мин бөтенесен һәм артыгын да алдым. Эпафрудит аша сез җибәргәннәрнең барын да алдым һәм һичбер мохтаҗлыгым калмады. Алар – хуш исле, Аллаһының күңеленә ятышлы, Аңа яраклы корбан. 19Аллам сезнең бар ихтыяҗларыгызны Мәсих Гайсәдәге данлы байлыгыннан канәгатьләндерәчәк. 20Атабыз булган Аллаһыга мәңгелектән мәңгелеккә дан булсын. Амин.
21Гайсә Мәсихнеке булган һәр изгене сәламләгез. Минем белән бергә булган имандашлар сезне сәламли. 22Сезне барлык изгеләр, бигрәк тә кайсар сараенда хезмәт итүчеләр сәламли.
23Хакимебез Гайсә Мәсихнең мәрхәмәте сезнең белән булсын.

Highlight

Copy

Compare

Share

None

Want to have your highlights saved across all your devices? Sign up or sign in