YouVersion Logo
Search Icon

Рәсүлләр 19

19
Паул Эфестә
1Апуллус Көринттә вакытта, илнең таулы урыннары аша үтеп, Паул Эфескә килде. Анда берничә шәкертне очратты.
2– Сез иманга килгәндә, Изге Рухны кабул иттегезме? – дип сорады ул алардан.
– Изге Рух хакында безнең ишеткәнебез дә юк, – диделәр аңа.
3– Сез нинди чумдыру йоласын үтәдегез соң?
– Яхъя кылган чумдырылуны, – дип җавап бирделәр шәкертләр.
4– Яхъя кылган чумдырылу гөнаһларыннан тәүбә итүче кешеләр өчен иде. Ул кешеләрне үзеннән соң Килүчегә, ягъни Гайсәгә иман китерергә өндәде, – диде аларга Паул.
5Моны ишеткәч, алар Хаким Гайсә исеме белән суга чумдырылдылар. 6Шунда Паул алар өстенә кулларын куйды да шәкертләргә Изге Рух иңде һәм алар таныш булмаган телләрдә сөйли һәм пәйгамбәрлек итә башладылар. 7Анда уникеләп кеше бар иде.
8Паул өч ай буе, гыйбадәтханәгә йөреп, әңгәмәләр корды, кешеләргә Аллаһы Патшалыгы турында тәвәккәллек белән һәм ышандырырлык итеп сөйләде. 9Әмма кайберәүләр, усалланып һәм иман китерергә теләмичә, җыелган халык алдында Хаким Гайсәнең юлын яманладылар. Шуңа күрә Паул алардан китте һәм шәкертләрне үзе белән алып, Туран атлы берәүнең дәресләр уза торган бер зур бүлмәсендә һәр көн әңгәмәләр корып утырды.
10Ике ел буе шулай дәвам итте. Шунлыктан Асия өлкәсендә яшәүчеләрнең һәммәсе – яһүдиләр дә, яһүди булмаганнар да – Раббы сүзен ишеттеләр.
Ә сез кемнәр?
11Аллаһы Паулның куллары белән искитәрлек кодрәтле эшләр кылды. 12Хәтта элек Паулның тәненә тиеп алган кулъяулыкларны, билбауларны авырулар өстенә салдылар һәм шуннан соң авырулар савыкты, алардан явыз рухлар чыкты. 13Кайбер ырымчы илгизәр яһүдиләр дә, җенлеләрдән явыз рухларны куып чыгарырга теләп:
– Мин сезгә Паул вәгазьләгән Гайсә вәкаләте белән боерык бирәм, – дип, Хаким Гайсәнең исемен кулланырга тырыштылар.
14Яһүдиләрнең Эскевә атлы бер баш руханиеның җиде углы да шулай эшләде. 15Әмма явыз рух:
– Гайсәне беләм, Паул да миңа таныш, ә сез кемнәр? – дип җавап бирде.
16Шунда явыз рухлы кеше аларга ташланды һәм аларны шундый итеп кыйнады ки, тегеләр ул йорттан киемнәре ертылган, яраланган хәлдә чыгып качтылар. 17Бу вакыйга Эфестә яшәүче барлык яһүдиләргә һәм башка халык кешеләренә мәгълүм булды. Бар кешеләр куркуга төште, һәм Хаким Гайсәнең исеме тагын да ныграк ихтирам ителә башлады. 18Иманга килгәннәрнең күпчелеге үзләре кылган начар эшләрне танып сөйләп бирделәр. 19Ә сихерчелек белән шөгыльләнүчеләрнең күбесе, үзләренең китапларын җыеп, аларны бар кеше алдында яндырды. Яндырылган китапларның бәясен исәпләделәр: бөтенесе илле мең көмеш тәңкә чыкты.
20Раббы сүзе менә шундый көч белән таралды һәм ныгыды.
Эфестә чуалыш
21Шушы вакыйгалардан соң Паул Македуния һәм Ахая җирләре аша Иерусалимгә барырга булды.
– Иерусалимнән соң мин Римга барып күрергә тиешмен, – диде Паул.
22Ике ярдәмчесе – Тимутәй белән Эрастыны, Македуниягә җибәреп, үзе бераз вакытка Асия өлкәсендә калды. 23Шул көннәрдә Хаким Гайсә юлына каршы зур чуалыш булды. 24Эфестә Димитер атлы бер көмешче бар иде. Ул греклар алиһәсе Артемиданың изге йортының көмеш сурәтен ясый, шушы эш белән һөнәрчеләргә шактый күп табыш алырга ярдәм итә иде. 25Ул көмешчеләрне һәм башка шундый һөнәрчеләрне бергә җыйды.
– Дуслар! Сез беләсез, безнең мул тормышыбыз шушы кәсепкә бәйләнгән, – диде ул. – 26Хәлбуки, сез күрәсез һәм ишетәсез, шушы Паул, кеше кулы белән ясалган нәрсәләр илаһлар түгел, дип сөйләп, Эфестә генә түгел, ә бөтен Асия өлкәсендә диярлек күп кешеләрне инандырды һәм юлдан яздырды. 27Бу исә кәсебебез өчен генә куркыныч түгел, бөек алиһә Артемиданың изге йортының да әһәмияте бетәр, бөтен Асия өлкәсе һәм бөтен дөнья табына торган алиһә үзенең бөеклегеннән мәхрүм ителер.
28Шушы сүзләрне ишеткәч, һөнәрчеләрнең ачуы кабарды:
– Эфеслеләрнең Артемидасы бөек! – дип кычкыра башладылар алар.
29Бөтен шәһәрдә чуалыш башланды. Паулның юлдашлары – македунияле Гәй һәм Аристархны тотып алып, барысы бергә тамаша урынына омтылдылар. 30Паул халык төркеме алдына чыгарга теләгән иде, ләкин шәкертләр аны җибәрмәделәр. 31Шулай ук Паулның дуслары булган Асия өлкәсенең кайбер башлыклары да, кешеләр артыннан хәбәр җибәреп, аның тамаша урынында күренмәвен үтенделәр.
32Халык җыелган урында берәүләр бер нәрсә, икенчеләр башка нәрсә кычкырды. Җыелышта тәртипсезлек хөкем сөрде, андагыларның күбесе ни өчен җыелганнарын да белмиләр иде. 33Кайберәүләр Искәндәр исемле бер кешене гаепле дип уйладылар, чөнки яһүдиләр аны халык алдына чыгарга мәҗбүр иттеләр. Искәндәр, халыкка сөйләргә теләп, кулы белән ишарә ясады. 34Аның яһүди икәнлеген белеп алгач, һәммәсе бер тавыштан:
– Эфеслеләрнең Артемидасы бөек! – дип кычкыра башладылар.
Алар ике сәгать буе диярлек шулай кычкырып тордылар. 35Ниһаять, шәһәр сәркатибе, халыкны тынычландырып:
– Эфеслеләр! Бөек алиһә Артемиданың изге йортын һәм күктән төшкән изге ташны саклаучы шәһәр Эфес икәнен кем генә белми? – диде. – 36Моның шулай икәнлеге бәхәссез икән, сез тыныч булырга һәм дуамал эш итмәскә тиеш. 37Сез тотып китергән бу кешеләр Артемиданың изге йортын да таламаган, сезнең алиһәгезне дә хурламаган. 38Димитернең һәм аның белән булган башка һөнәрчеләрнең кемгә дә булса дәгъвасы бар икән, моның өчен мәхкәмәләр һәм өлкә башлыклары бар. Шунда барып, бер-берсенә шикаять#19:38 Шикаять – кешенең гаебен күрсәткән сүз яки әләк. белдерсеннәр. 39Әгәр тагын сорауларыгыз бар икән, сез аларны кануни халык җыелышында күтәрә аласыз. 40Бүгенге вакыйга аркасында безнең фетнә куптаруда гаепләнү куркынычыбыз бар. Ә бит мондый чуалышны акларлык һичбер дәлилебез юк.
Шундый сүзләр әйтеп, шәһәр сәркатибе җыелышны таратты.

Currently Selected:

Рәсүлләр 19: TtrBBL

Highlight

Copy

Compare

Share

None

Want to have your highlights saved across all your devices? Sign up or sign in