YouVersion Logo
Search Icon

Рәсүлләр 20

20
Паулның Македуниягә һәм Грециягә сәфәре
1Чуалыш тукталгач, Паул шәкертләрне үзе янына чакырып алды, күңелләрен күтәрде һәм, аннан соң алар белән саубуллашып, Македуния өлкәсенә китте. 2Өлкәләр аша үткәндә, имандашларны дәртләндереп, күп нәсыйхәт бирде. Паул Грециядә тукталып, 3анда өч ай булды. Су юлы белән Сүриягә китәргә дип торганда, яһүдиләр аңа һөҗүм итәргә сүз куештылар. Шуңа күрә ул, Македуния аша кайтырга, дигән фикергә килде. 4Аны Пур углы беруяле Сопатыр, тессалуникәлеләрдән Аристарх һәм Сикүнди, дербиле Гәй, шулай ук Тимутәй һәм асиялеләр Тухик белән Трофим озата бардылар. 5Алдан китеп, алар безне Троас шәһәрендә көтеп тордылар. 6Ә без, Төче күмәч бәйрәменнән соң, Филиппуйдан су юлы белән киттек һәм биш көн дигәндә алар янына Троаска килеп җиттек. Без анда җиде көн булдык.
Паулның үлгән егетне терелтүе
7Атнаның беренче көнендә, икмәк сындырып ашау өчен, бергә җыелдык. Паул иман итүчеләр белән әңгәмә корып утырды һәм, икенче көнне китәргә ниятләгәнгә күрә, әңгәмәне төн уртасына кадәр дәвам итте. 8Без җыелган өске каттагы бүлмәдә күп яктырткычлар яна иде. 9Паул сөйләгән вакытта, тәрәзә төбендә утырган Әүтух исемле бер егетне йокы басты һәм ул, йоклап китеп, өченче каттан егылып төште. Аны күтәрделәр, ул үле иде.
10Паул урамга чыкты, егетнең өстенә иелеп, аны кочаклады һәм:
– Борчылмагыз, ул исән, – диде.
11Паул янә бүлмәгә менеп, икмәк сындырып ашады, аннары тагын бик озак, таң атканга кадәр, шәкертләр белән сөйләшеп утырды һәм иртә таңнан юлга чыкты.
12Теге егетне өенә алып киткәндә, ул тере иде. Бу хәлгә бар кешеләр бик куанды.
Троастан Милиткә
13Без исә, Паулны көтеп тормыйча, корабка утырып, Ассус шәһәренә таба юл алдык. Паул коры җирдән барырга һәм шул шәһәрдә безгә кушылырга булды. 14Ассус шәһәрендә очрашканнан соң, Паулны корабка алып, Митулини шәһәренә юл алдык. 15Митулинидән киткәннең икенче көнендә Хиос утравы каршында тукталдык, ә иртәгесен Сам утравында идек һәм тагын бер көннән Милит шәһәренә килеп җиттек. 16Паул, Асия өлкәсендә тоткарланмас өчен, Эфесне читләтеп үтәргә булды. Мөмкин булса, Илленче көн бәйрәме җиткәнче, Иерусалимдә булырга ашыга иде ул. 17Паул, Милиттән Эфескә кешеләр җибәреп, бердәмлектәге өлкәннәрне үз янына чакыртты. 18Алар килеп җиткәч, ул болай диде:
– Асия өлкәсендә сезнең белән беренче көннән үк ничек яшәгәнемне үзегез беләсез, – диде ул аларга. – 19Яһүдиләрнең явыз ниятләре аркасында үткән сынауларыма карамастан, тыйнаклык һәм күз яшьләре белән Хакимебез Гайсәгә хезмәт иттем. 20Сезгә файдалы булырлык һәрнәрсәне әйтмичә калдырмадым, сезне халык алдында да, өйдән-өйгә йөреп тә өйрәттем. 21Тәүбә итеп, Аллаһыга таба борылуның һәм Хакимебез Гайсәгә инануның кирәклеге турында яһүдиләргә дә, яһүди булмаганнарга да җитди рәвештә игълан иттем.
22Ә хәзер, Рухның ихтыярына буйсынып, Иерусалимгә барам. Анда мине нәрсә көтәсен белмим. 23Мин фәкать шуны беләм: булачак һәр шәһәремдә мине богаулар һәм хәсрәт көтүен раслый Изге Рух. 24Ләкин минем өчен үз тормышымның кадере юк, тик юлымны ахырга кадәр үтәргә һәм Хакимебез Гайсәдән кабул итеп алган хезмәтне – Аллаһының мәрхәмәте турындагы Яхшы хәбәрне вәгазьләү вазифасын төгәлләргә телим.
25Хәзер беләм: Аллаһы Патшалыгын, арагызда йөреп, вәгазьләвемне ишеткәннәрегезнең берсе дә мине башка күрмәс. 26Шуңа күрә бүген сезгә әйтәм: әгәр берәрегез һәлак булса, сезнең каныгызда гаебем юк. 27Мин бит сезгә Аллаһының ихтыярын тулысы белән бәян иттем.
28Үзегез һәм Изге Рух сезне көтүче итеп куйган көтү турында кайгыртыгыз. Углының каны аша Аллаһы Үзенә алган бердәмлеккә көтүчеләр булыгыз. 29Мин киткәннән соң, сезнең яныгызга рәхимсез, көтүгә карата аяусыз бүреләрнең киләчәген беләм. 30Гайсә шәкертләрен үзләренә ияртү өчен, сезнең үзегезнең арагыздан да ялган сөйләүчеләр чыгачак. 31Шуңа күрә сак булыгыз, өч ел буе сезнең һәрберегезгә күз яшьләре белән көне-төне нәсыйхәт бирүемне хәтерегездән чыгармагыз. 32Хәзер сезне Аллаһы кулына һәм Аның мәрхәмәте турындагы сүзгә тапшырам. Ул сүз сезне тагын да ныгытырга һәм барлык изге ителгәннәр арасында сезгә мирас бирергә сәләтле.
33Мин һичкемнең алтын-көмешен дә, киемен дә теләмәдем. 34Үзегез беләсез, ихтыяҗларымны һәм минем белән булганнарның хаҗәтләрен менә шушы кулларым канәгатьләндерде. 35Хакимебез Гайсәнең: «Алуга караганда бирүдә бәхет күбрәк» дигән сүзләрен истә тотып, тырышлык куеп, хәлсезләргә ярдәм итәргә кирәк. Шулай эшләргә кирәклекне мин һәр эштә күрсәттем.
36Сөйләп бетергәч, Паул, тезләнеп, алар белән бергә дога кылды. 37Һәммәсе күз яше түкте, Паулны кочаклап үптеләр. 38Бигрәк тә «Мине бүтән күрмәячәксез инде» дигән сүзләренә кайгырдылар. Аннары аны корабка чаклы озата бардылар.

Currently Selected:

Рәсүлләр 20: TtrBBL

Highlight

Copy

Compare

Share

None

Want to have your highlights saved across all your devices? Sign up or sign in