Рәсүлләр 18
18
Паул Көринт шәһәрендә
1Шуннан соң Паул, Афинадан китеп, Көринт шәһәренә килде. 2Ул анда Әкүл атлы бер яһүдине һәм аның Прискиллә исемле хатынын очратты. Чыгышы белән Понт шәһәреннән булган Әкүл күптән түгел хатыны белән Италиядән килгән иде, чөнки Клавдий кайсар барлык яһүдиләргә Римнан китәргә әмер биргән булган. Паул алар янына барды 3һәм һөнәрләре бер үк булганлыктан, яннарында калып, алар белән бергә эшләде. Аларның кәсебе чатыр кору иде. 4Һәр шимбә көнне Паул гыйбадәтханәдә, яһүдиләрне һәм грекларны инандырырга тырышып, алар белән әңгәмә корды.
5Силас белән Тимутәй Македуниядән килгәч, Паул бөтен вакытын, Гайсәнең Мәсих икәнлегенә шаһитлык биреп, яһүдиләргә Аллаһы сүзен хәбәр итүгә багышлады. 6Әмма яһүдиләр аңа каршы чыгып, яман телләнә башлагач, ул, киемендәге тузанны кагып, аларга:
– Үз каныгызга үзегез гаепле булырсыз. Минем өстән җаваплылык алына. Инде хәзер мин башка халыклар янына китәм, – диде.
7Ул, гыйбадәтханәдән чыгып, якында гына яшәүче, Аллаһыны хөрмәт итә торган Тити Юсты атлы кешенең йортына керде. 8Гыйбадәтханә башлыгы Криспи исә үзенең бөтен гаиләсе белән Хаким Гайсәгә иман китерде. Паулның сөйләгәнен ишеткән күп кенә көринтлеләр дә иманга килделәр һәм суга чумдыру йоласын үтәделәр.
9Бервакыт төнлә белән Паулга Хаким Гайсә күренеп:
– Курыкма! Сөйләвеңне дәвам ит, туктама. 10Мин синең белән, һәм һичкем сиңа һөҗүм итеп зыян китермәячәк. Бу шәһәрдә Минем күп санлы халкым бар, – диде аңа.
11Паул, аларны Аллаһы сүзенә өйрәтеп, көринтлеләр арасында ел ярым яшәде.
12Ахаядә Гәллиун өлкә башлыгы булган вакытта яһүдиләр, берләшеп, Паулга һөҗүм иттеләр һәм аны хөкем урыны алдына тотып алып килделәр.
13– Ул кешеләрне Канунда әйтелмәгәнчә Аллаһыга табынырга өйрәтә, – диделәр.
14Паул сүзен башларга гына теләгән иде, Гәллиун:
– Яһүдиләр! Әгәр нинди дә булса явыз эш яки җинаять кылынган булса, сезне түземлек белән тыңлау өчен сәбәп булыр иде. 15Әмма сүзләр, исемнәр һәм сезнең Кануныгыз хакында бәхәс барганга күрә, бу мәсьәләне үзегез хәл итегез. Мин мондый эшләрне хөкем итәргә теләмим, – диде дә 16аларны хөкем урыныннан куып чыгарды. 17Анда булган кешеләр хөкем урыны каршында гыйбадәтханә башлыгы Состенисне тотып кыйнадылар. Ә Гәллиунның моңа исе дә китмәде.
Паулның Антиухиягә кайтуы
18Паул, тагын шактый вакыт Көринттә булганнан соң, имандашлар белән хушлашып, су юлы белән Сүриягә китте. Прискиллә һәм Әкүл дә аның белән иделәр. Юлга чыгар алдыннан нәзер биргәнгә күрә, Паул Кеңхерәйдә чәчен алдырды.
19Эфескә килеп җиткәч, юлдашларыннан аерылып, Паул гыйбадәтханәгә китте һәм яһүдиләр белән сөйләшеп утырды. 20Алар аңардан үзләре янында күбрәк вакытка калуын сорасалар да ул риза булмады. 21Алар белән саубуллашып:
– Аллаһы боерса, тагын килермен, – диде Паул.
Шуннан соң ул су юлы белән Эфестән китте. 22Кайсариягә килеп җиткәч, корабтан төшеп, Иерусалимгә барды, андагы бердәмлекне сәламләде һәм Антиухиягә китте. 23Анда бераз вакыт торганнан соң, Паул тагын юлга чыкты. Барлык шәкертләрне иманда ныгытып, Гәләтия һәм Фрүгия аша үтте.
Апуллусның Эфестә вәгазь сөйләве
24Чыгышы белән Искәндәриядән булган Апуллус атлы бер яһүди Эфескә килде. Ул телгә оста, Язманы белә 25һәм Хаким Гайсә юлына бастырылган иде. Яхъя кылдырган чумдыру йоласы турында гына белсә дә, зур рухлану белән Гайсә хакында дөрес итеп сөйләде һәм өйрәтте. 26Ул гыйбадәтханәдә бик кыю сөйли башлады. Апуллусның сөйләгәннәрен ишетеп, Прискиллә белән Әкүл аны үзләре янына чакырып алдылар һәм Аллаһы юлы турында тулырак аңлаттылар. 27Ул Ахаягә китәргә ният белдергәч, имандашлар аны дәртләндерделәр һәм андагы шәкертләргә Апуллусны кабул итүләрен сорап хат яздылар. Анда килгәч, Апуллус Аллаһы мәрхәмәте аркылы иманга килгәннәргә күп ярдәм күрсәтте. 28Изге язмада язылганнар белән Гайсәнең Мәсих икәнлеген исбатлап, ул бөтен халык алдында яһүдиләр сөйләгән сүзләрне ышандырырлык итеп кире какты.
Currently Selected:
Рәсүлләр 18: TtrBBL
Highlight
Copy
Compare
Share
Want to have your highlights saved across all your devices? Sign up or sign in
© Институт перевода Библии, 2015