YouVersion Logo
Search Icon

Рәсүлләр 1

1
1-2Беренче китабымда мин сиңа, Тәүфил, Гайсәнең хезмәт итә башлаган вакытыннан күккә алынган көненә кадәр барлык кылган гамәлләре һәм өйрәткәннәре турында язган идем. Күккә алынганчы, Ул сайлап алган рәсүлләренә Изге Рух аркылы әмерләрен бирде. 3Газап чиккәннән соң, күп санлы хак дәлилләр белән Гайсә Үзенең тере икәнен исбат итте, кырык көн буена рәсүлләргә күренеп торды һәм Аллаһы Патшалыгы хакында сөйләде.
Гайсәнең күккә ашуы
4Көннәрнең берендә рәсүлләр белән ашап утырганда, Гайсә аларга шундый әмер бирде:
– Иерусалимнән китмәгез, Ата вәгъдә иткән бүләкне көтегез. Мин сезгә ул турыда сөйләгән идем инде. 5Яхъя суга чумдырды, ә сезне, берничә көн үткәч, Изге Рухка чумдырырлар.
6Бергә җыелгач, шәкертләр Гайсәдән:
Хакимебез! Син Исраил патшалыгын шушы вакытта яңадан торгызачаксыңмы? – дип сорадылар.
7Ул исә аларга:
– Ата Үз хакимлеге белән билгеләгән вакыт һәм мизгелләрне белү сезнең эшегез түгел, – диде. – 8Әмма сез, үзегезгә Изге Рух иңгәч, кодрәт алачаксыз һәм Иерусалимдә, бөтен Яһүдиядә, Самареядә һәм, хәтта дөньяның читенә кадәр барып җитеп, һәркайда Миңа шаһит булачаксыз.
9Шушы сүзләрне әйткәч, Гайсә аларның күз алдында күккә күтәреп алынды һәм болыт Аны күз алларыннан алып китте. 10Гайсәнең күтәрелүен күзәтеп, күккә текәлеп карап торганда, кинәт алар янында актан киенгән ике ир заты пәйда булды.
11Гәлиләя ирләре! Ник сез күккә текәлеп карап торасыз? Яныгыздан күккә ашкан бу Гайсә күз алдыгызда ничек күтәрелгән булса, яңадан шул ук рәвешле киләчәк, – диделәр алар.
Яһүдә урынына рәсүл сайлау
12Шуннан соң шәкертләр Зәйтүн тавы дип аталган бу таудан Иерусалимгә кайттылар. Зәйтүн тавы Иерусалимнән бер шимбә көнлек юл#1:12 Бер шимбә көнлек юл – бер чакрым чамасы. Муса кануны буенча шимбә – яһүдиләрнең ял итү һәм гыйбадәт кылу көне. Бу көнне бер чакрымнан да ары йөрергә ярамаган. ераклыгында иде. 13Кайтып җиткәч, үзләре тукталган өске каттагы бүлмәгә керделәр. Анда Петер, Ягъкуб, Яхъя, Әндри, Филип, Томас, Бартулумай, Маттай, Һалфай углы Ягъкуб, Көрәшче Шимун#1:13 Көрәшче Шимун – Рим хакимлеген көч кулланып бәреп төшерүне яклаучы яһүдиләр төркеменең әгъзасы. һәм Ягъкуб углы Яһүдә бар иде. 14Алар һәрвакыт барысы бергә дога кыла иделәр. Кайбер хатыннар, Гайсәнең анасы Мәрьям һәм Аның энеләре дә алар белән иде.
15Шул көннәрнең берсендә бергә җыелган имандашлар арасыннан Петер торып басты. Анда йөз егермегә якын кеше бар иде.
16– Имандашларым, – дип сүз башлады ул. – Изге Рух Яһүдә хакында Давыт аркылы алдан әйткән. Изге язмадагы ул сүзләр тормышка ашырга тиеш иде. Гайсәне кулга алырга килгән кешеләрне Яһүдә алып килгән булган. 17Ул безнең беребез булып саналды, хезмәтебездә катнашу өчен сайланган иде, – диде Петер.
18Ә Яһүдә хәрәм акчага җир сатып алган, шул җирдә егылып, аның эче ярылган һәм барлык эчке әгъзалары тышка агып чыккан. 19Бу хәл бөтен Иерусалим халкына билгеле булды, шуңа күрә дә ул җир аларның телендә «Акелдама», ягъни «Канлы җир» дип атала башлады.
20«Зәбур»#1:20 Зәбур – Изге Китапның бер язмасы «Зәбур» дип атала (русчасы: Псалтирь). китабында болай язылган:
«Аның торагы ташландык булсын,
эчендә яшәүче булмасын»#1:20 Карагыз: «Зәбур», 68:26. ,
һәм:
«Аның вазифасын башка берәү алсын»#1:20 Карагыз: «Зәбур», 108:8. .
21-22Шуңа күрә Яһүдә урынына безгә башка кеше кушылырга тиеш. Хакимебез Гайсә яныбызда булган вакытта – Яхъя Аны суга чумдырган көннән Аның күккә күтәрелгән көненә кадәр – бу кешенең һәрвакыт безнең белән булуы шарт. Ул Гайсәнең үледән терелтелгәнлегенә безнең белән бергә шаһит булсын, – диде Петер.
23Ике кешене: Барсаб дип аталучы Йосыфны (аны тагын Юсты дип тә атыйлар) һәм Маттиасны тәкъдим иттеләр.
24-25– Хакимебез! Син бар кешеләрнең йөрәкләрен беләсең. Яһүдә үзенә тиеш булган урынга китте. Ул калдырган бу хезмәт урынын һәм рәсүллекне кабул итү өчен, Син шушы икәүнең кайсын сайладың? Шуны күрсәт, – дип дога кылдылар.
26Аннары алар жирәбә салдылар. Жирәбә Маттиаска чыкты, һәм ул унбер рәсүл исәбенә кертелде.

Currently Selected:

Рәсүлләр 1: TtrBBL

Highlight

Copy

Compare

Share

None

Want to have your highlights saved across all your devices? Sign up or sign in