YouVersion Logo
Search Icon

Рәсүлләр 2

2
Изге Рухның иңүе
1 Илленче көн бәйрәме җиткәндә, имандашлар барысы бергә иделәр. 2Кинәт күктән көчле җил искәнгә охшаш тавыш ишетелде һәм ул алар булган йортны тутырды. 3Имандашлар арасында ялкын телләре кебек нәрсәләр күренде, һәм ул телләр аларның һәрберсенә берәрләп кунды. 4Барысы да Изге Рух белән сугарылдылар һәм Изге Рух биргән сүзләр белән башка телләрдә сөйли башладылар.
5Иерусалимдә исә җир йөзендәге һәр халыктан килгән диндар яһүдиләр яши иде. 6Бу тавышка җыелган халык аптырады, чөнки һәркем үз телендә сөйләнүен ишетте. 7Алар хәйран калдылар һәм, шаккатып:
– Бу сөйләүчеләр барысы да Гәлиләядән түгелме соң? – диделәр. – 8Ничек инде һәрберебез үз туган телендә сөйләүне ишетә? 9Безнең арабызда пәртиялеләр, мадайлылар, эламлылар, Месопотамиядә, Яһүдиядә, Кәппәдүкиядә, Понтта, Асия өлкәсендә#2:9 Асия өлкәсе – Рим империясенә караган Асия өлкәсе бүгенге Төркия җиренең көньяк-көнбатыш өлешендә булган. , 10Фрүгиядә, Памфулиядә, Мисырда һәм Ливиянең Күринигә якын өлешләрендә яшәүчеләр, Римнан килүчеләр, 11арабызда яһүдиләр һәм мәҗүсилектән яһүдиләр диненә күчкән кешеләр, критлылар һәм Гарәпләр җиреннән килгәннәр бар. Аллаһының бөек эшләре турындагы сөйләүләрен барыбыз да үз телләребездә ишетәбез!
12Барысы да хәйран калдылар һәм, аптырашып, бер-берсенә: «Бу нәрсәне аңлата икән?» – диештеләр. 13Ә кайберләре: «Алар шәраб эчеп исергәннәр», – дип көлделәр.
Петернең Илленче көн бәйрәмендә сөйләгән нотыгы
14Шунда Петер унбер рәсүл белән бергә торып басты һәм кычкырып сөйли башлады:
– Яһүдиләр һәм Иерусалимдә яшәүчеләр! Мин сезгә моның нәрсә икәнен аңлатырмын. Сүзләремне игътибар белән тыңлагыз, – диде ул халыкка. – 15Алар, сез уйлаганча, исерек түгел, хәзер сәгать иртәнге тугызынчы#2:15 Иртәнге тугызынчы – сүзлектәге «Вакыт хисабы»н карагыз. гына бит әле. 16Бу – Йоил пәйгамбәр аркылы алдан әйтелгән хәл:
17«Соңгы көннәрдә, – ди Аллаһы, –
һәр кешегә Мин Үземнең Рухымны яудырырмын:
угылларыгыз вә кызларыгыз пәйгамбәрлек кылыр,
егетләрегезгә Аллаһыдан күренешләр иңәр,
өлкәннәрегез гаиптән хәбәр бирүче төшләр күрер.
18Ул көннәрдә кол ирләр белән кол хатыннарыма да
Үземнең Рухымны яудрырмын,
һәм алар пәйгамбәрлек кылыр.
19-20Раббының бөек вә шөһрәтле көне җитәр алдыннан
югарыда, күктә, – могҗизалар,
түбәндә, җирдә, галәмәтләр күрсәтермен:
кан, ут вә төтен баганалары күренер,
кояш каралыр, ай исә кан төсенә керер.
21 Раббы исемен телгә алып,
Аңа мөрәҗәгать иткән һәркем котылачак»#2:21 Карагыз: «Йоил», 2:28-32. .
22Исраилиләр! Бу сүзләрне тыңлагыз: белгәнегезчә, Аллаһы сезнең арагызда Гайсә аркылы кодрәтле эшләр, могҗизалар, галәмәтләр кылды һәм шул эшләре белән насаралы Гайсәнең сезнең өчен сайланган Зат икәнен исбат итте. 23Аллаһының алдан билгеләнгән максаты һәм алдан белеп торуы белән сезнең карамакка бирелгән шушы Кешене канунсызлар кулы белән хачка кадаклап үтердегез. 24Әмма Аллаһы, үлем богауларын өзеп, Гайсәне үледән терелтте, чөнки үлемнең Аны тотып калырга көче җитмәде. 25Давыт Аның хакында болай дигән иде:
«Мин Раббыны һәрвакыт Үз алдымда күрдем.
Ул Минем уң ягымда, кымшанмам шуңа күрә.
26-27Җанымны үлеләр дөньясында калдырмассың Син,
Үз Изгеңне кабердә черетмәссең Син.
Шуңа күрә куана Минем күңелем, шатлана Минем телем,
өмет баглап яшәр хәтта Минем бәдәнем.
28Тормыш бирә торган юлны күрсәттең Син Миңа.
Миңа шатлык иңдерерсең Үз каршыңда»#2:25-28 Карагыз: «Зәбур», 15:8-11. .
29Туганнар! Ыругыбыз башлыгы Давыт хакында кыюлык белән сезгә шуны әйтә алам: ул үлде һәм күмелде. Билгеле булганча, аның кабере бүгенге көнгә кадәр сакланган. 30Ә Аллаһы Давытның нәсел орлыгыннан берәүне аның тәхетенә утыртырга ант иткән. Давыт бу ант турында белеп һәм пәйгамбәр буларак, 31Мәсихнең үледән тереләчәге, Аның үлеләр дөньясында калдырылмаячагы һәм тәненең черемәячәге хакында алдан белеп әйткән. 32Аллаһы шушы Гайсәне үледән терелтте, һәм без һәммәбез – моның шаһитлары. 33Шулай итеп, Аллаһы Аны Үзенең уң ягына#2:33 Уң як – аеруча мөһим, хөрмәтле урын. күтәргәч, Ул, Атасыннан вәгъдә ителгән Изге Рухны кабул итеп, өстебезгә сез хәзер күреп һәм ишетеп торган бүләкне койды. 34-35Давыт үзе күккә күтәрелмәгән, әмма ул болай дигән:
«Раббы әйтте минем Хакимемә:
„Дошманнарыңны аяк астыңа баскыч басмасы итеп түндергәнче,
уң ягымда утыр“»#2:34-35 Карагыз: «Зәбур», 109:1. .
36Шуңа күрә бөтен Исраил халкы моның дөреслеген белсен: Аллаһы сез хачка кадаклаган бу Гайсәне Хаким һәм Мәсих итте, – диде Петер.
37Тыңлаучылар ишеткән бу сүзләр йөрәкләренә барып кадалды:
– Туганнар, безгә нәрсә эшләргә соң инде? – диделәр алар Петергә һәм башка рәсүлләргә.
38– Һәркайсыгыз, гөнаһларыгыз кичерелсен өчен, тәүбә итеп, Гайсә Мәсих исеме белән суга чумдыру йоласын үтәгез, һәм сез Изге Рухны бүләк итеп алырсыз. 39Бу вәгъдә Раббы Аллабыз Үзенә чакырган һәркемгә – сезгә, балаларыгызга һәм еракта яшәүче барлык кешеләргә дә бирелгән, – дип җавап бирде Петер.
40Ул тагын да күбрәк дәлилләр китереп:
– Бу бозык буыннан котылыгыз, – дип өндәде.
41Аның сүзләрен кабул итүчеләр суга чумдырылдылар, һәм иман итүчеләргә ул көнне өч меңгә якын кеше кушылды.
Имандашларның бердәм тормышы
42Имандашлар рәсүлләрнең өйрәтүләрен һәрвакыт кабул итеп, бер-берсе белән аралашып яшәделәр, бергә икмәк сындырдылар#2:42 Икмәк сындырдылар – Имандашлар бергә ашаганнар һәм Гайсә Мәсих кушкан кичке ашны уздырганнар (карагыз: Лүк 22:14-19). һәм бергәләп дога кылдылар. 43Рәсүлләр аркылы күп могҗизалар һәм галәмәтләр күрсәтелде, бу исә һәркемнең күңелендә курку хисе уятты. 44Барлык иман итүчеләр бергә булдылар һәм һәрнәрсә алар өчен уртак иде. 45Хуҗалыкларын һәм милекләрен сатып, һәркемнең хаҗәтенә карап, үзара бүлештеләр. 46-47Алар һәр көн даими рәвештә Аллаһы йортында бердәм җыелдылар, өйләрендә Аллаһыны мактап, шат һәм ихлас йөрәктән икмәк сындырып, ризыкны бергәләп ашадылар. Бар халык аларны ярата иде, Раббы исә коткарылучыларның санын һәр көн саен арттырып торды.

Currently Selected:

Рәсүлләр 2: TtrBBL

Highlight

Copy

Compare

Share

None

Want to have your highlights saved across all your devices? Sign up or sign in