II Көринтлеләргә хат 13
13
Соңгы үгетләр һәм сәламнәр
1Сезгә инде өченче мәртәбә киләчәкмен. Изге язмада: «Һәр эш ике яки өч шаһит белән расланырга тиеш»#13:1 Карагыз: «Канун», 19:15. , – диелгән. 2Мин инде яныгызда икенче мәртәбә булганда, әүвәл гөнаһ кылганнарга һәм башкаларның һәммәсенә дә кисәтү ясаган идем. Хәзер исә һәммәсенә тагын читтән торып кисәтәм: янә яныгызга килгәч, кызганмам. 3Сез бит минем аша Мәсих сөйләвенә дәлил эзлисез. Ул сезгә нисбәтле эш иткәндә зәгыйфь түгел, Ул сезнең арада кодрәтле. 4Хачка кадакланганда зәгыйфь булса да, хәзер Ул Аллаһы кодрәте белән яши. Шулай ук без дә Аның белән берләшеп, көчсез булсак та, Аллаһы кодрәте ярдәмендә сезнең файдага Аның белән бергә яшәрбез.
5Иман белән яшибезме? дип, үзегезне үзегез сынагыз, үзегезне үзегез тикшерегез. Гайсә Мәсихнең үзегездә булуын белмисезме әллә? Белмисез икән, сез сынауны уза алмагансыз. 6Безгә килгәндә, сынауны уңышлы үтүебезне белерсез, дип өметләнәм. 7Бернинди яман эш кылмавыгызны теләп, Аллаһыга дога кылабыз. Сынауны уңышлы үткәнебезне күрсәтү өчен түгел, без сынауларны үтә алмаган кебек күренсәк тә, игелекле эш эшләвегез өчен ялварабыз.
8Без хакыйкатькә каршы бернәрсә дә эшли алмыйбыз, әмма аның үзе өчен генә эшли алабыз. 9Без үзебез көчсез, ә сез көчле булганда, без сезнең өчен сөенәбез һәм камилләшүегез хакына дога кылабыз. 10Яныгызда вакытта кырысланмас өчен, мин боларны сезгә килгәнче язам. Хаким Гайсәнең миңа биргән вәкаләте җимерү өчен түгел, төзү өчен бит.
11Ниһаять, имандашлар, шатланыгыз, камиллеккә омтылыгыз, бер-берегезне рухландырыгыз, бер фикердә булыгыз, тату яшәгез һәм мәхәббәт вә иминлек Алласы сезнең белән булыр.
12Бер-берегезне изге үбү белән сәламләгез. Сезгә барлык изгеләр сәлам юллый.
13Хакимебез Гайсә Мәсихнең мәрхәмәте һәм Аллаһының мәхәббәте сезнең барыгыз белән булсын. Изге Рух сезнең һәммәгезнең йөрәкләрен берләштерсен#13:13 Соңгы җөмлә грек телендәге төп нөсхәдә сүзгә-сүз: Изге Рухның аралашуы сезнең барыгыз белән булсын. .
Currently Selected:
II Көринтлеләргә хат 13: TtrBBL
Highlight
Copy
Compare
Share
Want to have your highlights saved across all your devices? Sign up or sign in
© Институт перевода Библии, 2015