Гәләтиялеләргә хат 1
1
Паулның сәламе
1Кешеләр тарафыннан да, кеше аша да түгел, Гайсә Мәсих һәм Аны үледән терелткән Ата Аллаһы тарафыннан рәсүл итеп сайланган Паулдан 2һәм минем белән бергә булган барлык имандашлардан Гәләтиядәге иман итүчеләр бердәмлекләренә сәлам. 3Сезгә Атабыз Аллаһыдан вә Хакимебез Гайсә Мәсихтән мәрхәмәт һәм иминлек булсын. 4Безне хәзерге начар заманнан коткарам дип, Атабыз Аллаһы ихтыяры белән гөнаһларыбыз өчен Мәсих Үзен корбан итте. 5Аллаһыга мәңге-мәңгегә дан! Амин.
Башка Яхшы хәбәр юк
6Мәсихнең мәрхәмәте белән сезне Чакыручыны ташлап, шулай бик тиз икенче бер «Яхшы хәбәргә» күчүегезгә хәйран калам. 7Хәер, башка Яхшы хәбәр юк, кайбер кешеләр сезне бутап, Мәсих турындагы Яхшы хәбәрне бозарга гына телиләр. 8Әмма элегрәк үзебез сезгә белдергән Яхшы хәбәргә каршыны без үзебез яки күктән килгән фәрештә игълан итә башласа, аңа ләгънәт төшсен! 9Без моны элек тә әйткән идек, хәзер яңадан әйтәм: кемдер сез кабул иткән Яхшы хәбәргә каршыны игълан итсә, аңа ләгънәт төшсен.
10Хәзер хуплауны кешеләрдән яки Аллаһыдан эзлимме әллә? Әллә кешеләргә ярарга тырышаммы? Мин әле дә кешеләргә ярарга тырышсам, Мәсих колы булмас идем.
Паулның рәсүллеге
11Имандашлар, сезнең шуны белүегезне телим: мин сөйләгән Яхшы хәбәр кеше уйдырмасы түгел, 12чөнки мин аны кешеләрдән кабул да итмәдем һәм алардан өйрәнмәдем дә, миңа аны Гайсә Мәсих ачып бирде.
13Сез яһүдиләр динен тотуым, элекке яшәү рәвешем хакында ишеттегез инде. Ул чакта мин Аллаһы бердәмлеген аяусыз эзәрлекләдем һәм җимереп бетерергә тырыштым, 14ата-бабаларыбыздан килгән тәгълиматларга нык итеп бирелеп, яһүдиләр динендә үз халкым арасында күп кенә яшьтәшләремнән алга чыктым.
15-16Әмма мине анам карынында чакта ук сайлап алып, Үзенең мәрхәмәте белән чакырган Аллаһы исә, яһүди булмаганнар арасында Үзенең Углы турындагы Яхшы хәбәрне вәгазьләү өчен, Углын миңа күрсәтүне кулай дип тапты. Мин шунда ук, бер кеше белән дә киңәшләшмичә 17һәм миңа кадәр рәсүл булганнар янына Иерусалимгә дә бармыйча, Гарәпләр җиренә киттем, аннан соң Дәмәшкъкә кайттым.
18Өч ел үткәч, мин, Кифас#1:18 Кифас – Шимун Петернең икенче исеме. белән танышу өчен, Иерусалимгә бардым да унбиш көнләп аның янында булдым. 19Хакимебез Гайсәнең энесе Ягъкубтан башка һичбер рәсүлне күрмәдем. 20Аллаһы алдында ант итеп әйтәм: сезгә язганнарым ялган түгел. 21Шуннан соң Сүрия һәм Киликия җирләренә киттем. 22Яһүдиядәге Мәсих бердәмлекләре исә мине күреп белмиләр иде. 23Алар, кайчандыр үзләрен эзәрлекләгән кеше хәзер элек үзе юк итәргә тырышкан иманны ук вәгазьли икән, дип кенә ишеткәннәр дә 24минем хакка Аллаһыны данлаганнар.
Currently Selected:
Гәләтиялеләргә хат 1: TtrBBL
Highlight
Copy
Compare
Share
Want to have your highlights saved across all your devices? Sign up or sign in
© Институт перевода Библии, 2015