II Көринтлеләргә хат 12
12
Хаким Гайсәдән иңгән күренешләр
1Мактануның файдасы булмаса да, мин мактанырга тиеш. Хәзер мин Хакимнән#12:1 Хаким – «Раббы» дип тә аңларга мөмкин. Грек телендәге төп нөсхәдә «Хаким» һәм «Раббы» бер сүз белән бирелә. иңгән күренешләр һәм ачылышлар турында сөйләүгә күчәм. 2Мин Мәсихкә иман итүче бер кешене беләм, моннан ундүрт ел элек ул, – тәнендә килешме, тәненнән тышмы, белмим, бер Аллаһы гына белә, – өченче күккә кадәр күтәрелеп алынды. 3Ул кеше хакында беләм, – тик тәнендә килешме, тәненнән тышмы, белмим, Аллаһы белә, – 4ул җәннәткә алынган һәм кешеләргә сөйләргә ярамаган, тел белән аңлатып бирә алмаслык сүзләр ишеткән. 5Андый кеше белән мактана алам, ә үзем белән мактана алмыйм, зәгыйфьлекләрем белән мактансам гына инде. 6Хәер, мактанырга теләсәм, акылсыз булмам, чөнки дөреслекне сөйләячәкмен. Әмма кем дә булса минем хакта үземдә күргән яки ишеткәннән артык уйламасын дип, мактанудан тыелып торам.
7Шундый гадәттән тыш ачылышлар алганга, борыным күтәрелмәсен өчен, минем тәнемә чәнечке бирелде. Артык масаймавым өчен, бу чәнечке мине шайтан фәрештәседәй интектерә. 8Аны тәнемнән чыгарсын дип, Хаким Гайсәгә өч мәртәбә ялвардым. 9Әмма Ул: «Сиңа мәрхәмәтем җитәр, чөнки Минем кодрәтем зәгыйфьлектә камилрәк була», – дип әйтте. Шуңа күрә, миндә Мәсих кодрәте булсын өчен, үз зәгыйфьлекләрем белән бик теләп мактаначакмын. 10Шуның өчен мин Мәсих хакына зәгыйфьлекләр, хурлаулар, мәшәкатьләр, эзәрлекләүләр, кысуларга да риза, чөнки зәгыйфь вакытта мин көчле.
Паулның көринтлеләр турында кайгыртуы
11Мин акылдан шаштым, моңа сез үзегез мәҗбүр иттегез. Сез мине мактарга тиеш идегез, гәрчә мин әһәмиятсез булсам да, «гадәттән тыш бөек рәсүлләрдән» һич ким җирем юк. 12Рәсүллек дәлилләрем – галәмәтләр, могҗизалар һәм кодрәтле эшләр – сездә зур сабырлык белән күрсәтелде. 13Башка бердәмлекләр белән чагыштырып, сезгә ничек начаррак карадым икән? Сезгә авыр йөк булмавым беләнме әллә?! Мондый гаебем өчен гафу итегез!
14Менә мин яныгызга өченче тапкыр барырга әзерләнәм, әмма сезгә йөк булмаячакмын, чөнки миңа сездә булган нәрсәләр түгел, үзегез кирәк. Балалар ата-аналарына түгел, ата-аналар балаларына байлык җыярга тиеш бит. 15Җаннарыгыз өчен мин үземдә булганның һәммәсен, хәтта үземне дә бик теләп сарыф итәрмен. Мин сезне күбрәк яратканга, сез мине азрак яратасызмы әллә?!
16Ярый, мин үзем сезгә йөк булмадым да, ди. Ләкин хәйләкәрлегем белән алдап, сезне үз кулыма алдыммы әллә?! 17Сезгә җибәргән кешеләремнең берәрсе аркылы сездән файдаланганмындыр, бәлки? 18Мин Титустан яныгызга баруын үтендем һәм аның белән бер имандашымны җибәрдем. Титус сездән файдаландымы? Без соң бер үк рух белән эш иттек түгелме?! Бер үк юлдан йөрмәдекме?
19Сез, мөгаен, алдыгызда акланабыз дип уйлыйсыздыр. Юк, без Мәсихнеке буларак, Аллаһы алдында сөйлибез, болар һәммәсе, газиз дусларым, сезне рухи яктан ныгыту өчен эшләнә. 20Яныгызга килгәч, мин сезне үзем теләгәнчә, ә сез мине үзегез теләгәнчә тапмассыз дип куркам. Арагызда гаугалар, көнчелек, ачу, үз-үзеңә файда эзләү, яла ягу, гайбәт сату, тәкәбберлек, тәртипсезлек табармын дип куркам. 21Килгәч, Аллам сезнең алда мине тагын кимсетмәсен, һәм, элек гөнаһ кылып та, әле һаман кылган шакшылык, фәхешлек һәм азгынлыклары өчен тәүбә итмәгән күпләр хакына, миңа күз яше агызырга туры килмәсен иде.
Currently Selected:
II Көринтлеләргә хат 12: TtrBBL
Highlight
Copy
Compare
Share
Want to have your highlights saved across all your devices? Sign up or sign in
© Институт перевода Библии, 2015