II Көринтлеләргә хат 11
11
Паул һәм ялган рәсүлләр
1Бераз акылсызлануыма түземлерәк булсагыз иде! Хәер, сез миңа түзәсез дә инде. 2Мин сезнең хакта Аллаһы кайгыртуы белән бик нык кайгыртам бит, чөнки мин сезне бер генә иргә – Мәсихкә ярәштем һәм Аның алдына гыйффәтле кыздай китереп бастырырга телим. 3Әмма елан Һаваны үзенең хәйләсе белән алдагандай, Мәсихкә булган ихласлык һәм сафлыктан читкә тайпылып, фикерләрегез чуалып китәр дип куркам. 4Кем дә булса килеп, без игълан итмәгән башка бер Гайсәне игълан итсә, яки сезгә бирелгән Рухтан башка рухны йә үзегез кабул иткән Яхшы хәбәрдән башка бер «Яхшы хәбәрне» кабул итәргә өндәсә, сез андый кешегә бик тиз колак салырга әзер. 5Әмма мин мондый «гадәттән тыш бөек рәсүлләрдән» һич тә түбән түгелмен, дип уйлыйм. 6Гәрчә сөйләргә оста булмасам да, белемем бар. Хәер, без моны сезгә һәрьяктан ачык күрсәттек.
7Сезне күтәрү өчен, Аллаһының Яхшы хәбәрен бушлай игълан итүем белән үземне түбәнсетеп, мин гөнаһ кылдыммы әллә? 8Сезгә хезмәт итәр өчен, башка бердәмлекләрне «талап», алар хисабына яшәдем. 9Яныгызда вакытта да, мохтаҗлыкта булсам да, һичкемгә йөк булмадым. Мине бар кирәк-яраклар белән Македуниядән килгән имандашларым тәэмин итте. Һичнәрсәдә сезгә йөк булмаска тырыштым һәм киләчәктә дә тырышырмын. 10Мәсих хакыйкате миндә булган кебек, Ахая якларында һичкем миннән бу мактанычымны тартып ала алмаячагы да хактыр. 11Мин ни өчен болай эшлим соң? Әллә сезне яратмаганнанмы? Сезне яратуым Аллаһыга билгеле!
12Әмма үзләрен безгә тиңләп мактанырга теләүчеләргә мөмкинлек бирмәс өчен, моңарчы ничек эшләгән булсам, моннан соң да шулай эшләячәкмен. 13Андый кешеләр – ялган рәсүлләр, алдакчы хезмәткәрләр. Алар Мәсихнең рәсүлләре булып күренергә тырышалар. 14Һәм бу гаҗәп түгел: шайтан да яктылык фәрештәсе кыяфәтенә керә бит. 15Шунлыктан хезмәтчеләренең дә хаклык хезмәтчеләре булып кылануы гаҗәп түгел. Әмма ахыр чиктә алар кылган гамәлләренә карап җәза алачак.
Паулның михнәтләре
16Тагын бер тапкыр кабатлыйм: һичкем мине акылсыз дип санамасын. Әмма шулай уйласагыз, миңа акылсыз булырга һәм бераз гына мактанырга рөхсәт бирегез. 17Хәзер әйтәсе сүзләрем Хаким Гайсәдән түгел, мин акылсыздай мактанырмын. 18Күпләр дөнья кешеләре кебек мактаналар, шуңа күрә мин дә мактанам. 19Үзегез акыллы булып та, акылсызларга бик теләп түзеп торасыз! 20Берәү сезне коллыкка төшергәндә, изгәндә, сездән файдаланганда, үзен күкләргә күтәргәндә, битегезгә сукканда да, сез түзеп торасыз ич! 21Оят булса да әйтим: боларга безнең көчебез җитмәде!
Ә инде берәрсе нәрсә белән булса да мактанырга батырчылык итә икән, ул чакта (акылсыз кеше сыман әйтәм) мин дә батырчылык итәм. 22Алар гыйбриләрме?#11:22 Гыйбри – еврейләрнең борынгы атамасы. Мин дә. Исраилиләрме? Мин дә. Ибраһим нәселеннәнме? Мин дә. 23Алар Мәсих хезмәтчеләреме? Акылсыз сыман сөйлим: мин тагын да яхшырак. Мин тагын да күбрәк хезмәт иттем, зинданнарга аларга караганда күбрәк ябылдым, күп тапкырлар кыйналдым һәм күп мәртәбәләр үлем хәлендә булдым. 24Яһүдиләр мине биш тапкыр, һәрберсендә утыз тугызар мәртәбә камчы белән суктырдылар. 25Мине өч мәртәбә таяк белән кыйнадылар, бер тапкыр ташлар атып үтерергә теләделәр, өч мәртәбә кораб һәлакәтенә очрадым, бер төн һәм бер көнне ачык диңгездә үткәрдем.
26Күп мәртәбәләр ерак җирләрдә сәяхәт иттем, елгаларда хәвеф-хәтәрләргә очрадым, юлбасарлар һөҗүменә дучар булдым, ыругдашлардан һәм башка халык кешеләреннән куркыныч янады, шәһәр, чүл, диңгезләрдә бәла-казаларга очрадым, ялган имандашлар арасында куркынычта булдым. 27Хәлдән тайганчы һәм йончыганчы эшләдем, төннәремне еш кына йокысызлыкта үткәрдем, ачлык һәм сусаудан җәфа чиктем, еш кына ашарга җитәрлек ризыгым булмады, салкыннарда ялангач йөрдем. 28Болардан тыш, мин һәркөн барлык иман итүчеләр бердәмлекләре хакында хәсрәт чигәм. 29Һәр зәгыйфь янында мин дә зәгыйфь түгелме?! Берәү коткыга төшерелсә, аның өчен ачу белән янмыйммы?!
30Мактанырга тиеш булсам, зәгыйфьлегемне күрсәтүче нәрсәләр белән мактаначакмын мин. 31Хакимебез Гайсә Мәсихнең мәңге шөһрәтле Алласы һәм Атасы белә: мин ялган сөйләмим. 32Дәмәшкътә Һарета патшаның өлкә башлыгы, мине тотып алу өчен, шәһәр капкаларына сак куйды, 33ә мине кәрзингә салып, шәһәр диварындагы тәрәзәдән төшерделәр, шулай мин аның кулына эләкмәдем.
Currently Selected:
II Көринтлеләргә хат 11: TtrBBL
Highlight
Copy
Compare
Share
Want to have your highlights saved across all your devices? Sign up or sign in
© Институт перевода Библии, 2015