YouVersion Logo
Search Icon

I Тимутәйгә хат 1

1
1 Коткаручыбыз Аллаһы һәм өметебез Мәсих Гайсәнең әмере буенча Мәсих Гайсә рәсүле Паулдан сәлам! 2Имандагы чын углым Тимутәйгә Атабыз Аллаһы вә Хакимебез Мәсих Гайсәдән мәрхәмәт, шәфкать, иминлек булсын.
Ялган тәгълиматлар турында кисәтү
3Македуниягә киткәндә, мин синең Эфестә калуыңны үтендем, хәзер дә анда булуыңны телим. Анда кайберәүләр чит тәгълиматка өйрәтәләр, ә син аларны туктатырга тиеш. 4Аларга риваятьләргә һәм очсыз-кырыйсыз шәҗәрәләргә игътибар итмәскә куш. Болар бәхәсләр генә тудыра һәм Аллаһы ниятенең алга китүенә ярдәм итми, ә Аллаһы нияте иман аркылы эш итә. 5Мин кушканнарның максаты исә – чын йөрәктән һәм саф вөҗданнан, риясыз иманнан килгән мәхәббәт. 6-7Кайберәүләр, болардан читләшеп, ни сөйләүләрен һәм нәрсә раслауларын аңламаган хәлдә, Канун укытучылары буласы килеп, буш сүзләр сөйли башладылар. 8Без исә Канунның яхшы икәнлеген беләбез, тик ул дөрес кулланылырга тиеш. 9Шуны да беләбез: Канун тәкъва кешеләр өчен түгел, канунсызлар һәм буйсынмаучылар, имансызлар һәм гөнаһлылар, Аллаһыны да, изге нәрсәләрне дә ихтирам итмәүчеләр, атасын яки анасын үтерүчеләр һәм кеше үтерүчеләр өчен, 10фәхешләр, ирләр белән җенси мөнәсәбәткә керүче ирләр, кеше урлаучылар, ялганчылар, ялган шаһитлар һәм төпле тәгълиматка каршы килгән башка һәммәсе өчен чыгарылган. 11Шөһрәтле Аллаһының бөеклеге турындагы миңа ышанып тапшырылган Яхшы хәбәрдә шулай өйрәтелә.
Аллаһының шәфкать күрсәтүе өчен рәхмәт әйтү
12Миңа көч биргән Хакимебез Мәсих Гайсәгә рәхмәт: Ул мине ышанычлы санап, Үзенең хезмәтенә билгеләде. 13Элек көфер сөйләүче, эзәрлекләүче һәм дорфа булсам да, Аллаһы миңа шәфкать күрсәтте. Мәсихкә ышанмаганга, ни эшләгәнемне белми идем. 14Хакимебез Мәсих Гайсәнең мәрхәмәте исә миңа Ул алып килгән иман һәм мәхәббәт белән бергә мул итеп бирелде.
15Мәсих Гайсә дөньяга гөнаһлыларны коткару өчен килде дигән сүз хак һәм тулысынча кабул итүгә лаеклы. Гөнаһлылар арасында иң начары – мин. 16Ләкин, Мәсих Гайсә бар сабырлыгын миндә – гөнаһлыларның иң начарында күрсәтсен дип, миңа шәфкать кылынды. Шуның белән Ул киләчәктә Үзенә иман итеп, мәңгелек тормыш алачак кешеләргә мине үрнәк итте. 17Мәңгелек Патшага, үлемсез, күзгә күренмәс бердәнбер Аллаһыга мәңге-мәңгегә хөрмәт һәм дан! Амин.
18Тимутәй углым, синең хакта элек сөйләнгән пәйгамбәрлек сүзләре буенча, бу әмерне сиңа ышанып тапшырам: аларга таянып, яхшы көрәшче бул. 19Иман һәм саф вөҗданыңны сакла. Кайберәүләр исә, вөҗданы кушканны кире кагып, иманнарын һәлакәткә дучар иттеләр: 20Һүменәй белән Искәндәр алар арасында иде, аларны, көфер сүзләр сөйләмәскә өйрәнсеннәр дип, шайтан кулына тапшырдым.

Highlight

Copy

Compare

Share

None

Want to have your highlights saved across all your devices? Sign up or sign in

Videos for I Тимутәйгә хат 1