I Тимутәйгә хат 2
2
Гыйбадәт кылу турында киңәшләр
1-2Иң элек шуны үтенәм: тулысынча диндарлык һәм сафлык белән гаугасыз вә тыныч гомер кичерик дип, бар кешеләр һәм шулай ук патшалар, хакимият кешеләре өчен сорагыз, дога кылыгыз, ялварыгыз, шөкер итегез. 3Бу Коткаручыбыз Аллаһы алдында яхшы һәм мәгъкуль. 4Ул барлык кешеләрнең котылуын һәм хакыйкатьне тануларын тели.
5-6Аллаһы бер,
Аллаһы белән кешеләр арасында арадашчы да бер,
Ул – бар кешеләр котылсын өчен,
Үз тормышын биргән Кеше – Мәсих Гайсә:
кирәкле вакытта Аллаһы бу турыда шаһитлык бирде.
7Мин бу хәбәрне игълан итүче һәм рәсүл, яһүди булмаганнарга иман һәм хакыйкать өйрәтүче итеп куелдым. Мин дөресен сөйлим, ялганламыйм.
8Инде шуны телим: ир-атлар һәр җирдә рухи яктан саф булып, ярсымыйча вә бәхәсләшмичә, кулларын күтәреп дога кылсыннар. 9Хатын-кызларга исә әдәплелек саклап, тыйнак һәм килешле киенергә кирәк. Алар үзләрен алтын, энҗе, кыйммәтле кием белән һәм чәчләрен үреп түгел, 10ә игелекле эшләр белән бизәсеннәр. Үзләрен Аллаһыга багышлаган хатыннар нәкъ шулай эшләргә тиешләр дә. 11Хатын-кыз күндәмлек белән тавыш-тынсыз гына өйрәнсен. 12Хатын-кызга ир-атны өйрәтергә, аның өстеннән баш булырга рөхсәт итмим, ул тавыш-тынсыз булсын. 13Башта Адәм, аннан соң Һава яратылган бит, 14һәм Адәм алданмаган, хатын-кыз, алданып, әмерне бозган. 15Әмма әдәплелек белән иман, мәхәббәт һәм әүлиялектә торса, ул ана булу вазифасын үтәп#2:15 …ана булу вазифасын үтәп… – Бу сүзләрне «бала табучы булып» дип тә аңларга мөмкин. котылачак.
Currently Selected:
I Тимутәйгә хат 2: TtrBBL
Highlight
Copy
Compare
Share
Want to have your highlights saved across all your devices? Sign up or sign in
© Институт перевода Библии, 2015