YouVersion Logo
Search Icon

II Тессалуникәлеләргә хат 3

3
Дога кылу турында үтенү
1Әйтелгәннәргә өстәп, шуны сорыйбыз, имандашлар: башка җирләрдә дә Раббының сүзе үзегездә кебек тиз таралсын һәм ихтирам ителсен дип, безнең өчен дога кылыгыз. 2Шулай ук бозык һәм явыз кешеләрдән арынсак иде, дип дога кылыгыз, бар кешеләр дә иман итмиләр бит.
3Ә Хаким Гайсә Ул ышанычлы. Ул сезне ныгытыр һәм явыздан саклар. 4Без кушканнарны хәзер дә, киләчәктә дә башкаруыгызга Хакимгә таянып ышанабыз. 5Хаким йөрәкләрегезне Аллаһының мәхәббәтенә һәм Мәсих бирә торган түземлелеккә юнәлтсен.
Ялкаулык турында кисәтү
6Имандашлар! Хакимебез Гайсә Мәсих исеменнән сезгә әмер бирәбез: бездән кабул итеп алган өйрәтүләр буенча яшәмичә, ялкаулыкта гомер кичерә торган имандашлар белән аралашмагыз. 7Безнең үрнәк буенча ничек яшәргә тиеш икәнегезне үзегез беләсез. Без арагызда яшәгәндә ялкауланмадык. 8Беркемнең дә икмәген бушлай ашамадык, берегезгә дә йөк булмас өчен, көне-төне тырышып эшләдек. 9Сорарга хакыбыз булмаган өчен түгел, ә ияреп эшләвегезне теләп, шулай үрнәк күрсәттек. 10Яныгызда булганда, сезгә: «Кем эшләргә теләми, шул ашамый» дигән сүзләрне кагыйдә итеп әйткән идек. 11Кайберләрегезнең ялкаулыкка салышулары, бернәрсә эшләмичә башка кешеләрнең эшләренә тыкшынулары турында ишеттек бит. 12Андый кешеләргә Хакимебез Гайсә Мәсихнең исеме белән әмер бирәбез һәм өндибез: ризыкларын, үзләре хезмәт куеп, тыныч кына эшләп тапсыннар. 13Ә сез, имандашлар, яхшылык эшләүдән арымагыз.
14Әгәр дә берәрсе бу хатта язылган сүзләрне тыңламаса, ул кешегә игътибарыгызны юнәлтегез һәм, аңа оят булсын өчен, аның белән аралашмагыз. 15Ләкин ул кешене дошман дип исәпләмәгез, ә имандашыбыз сыйфатында үгетләгез.
16Тынычлык чыганагы Хаким Гайсә Үзе сезгә һәрвакыт һәм һәр эштә иминлек бирсен. Хаким барыгыз белән дә булсын.
17Мин, Паул, сәламләүләремне үз кулым белән язам. Бу – һәр язган хатымның үзенә хас билгесе. 18Хакимебез Гайсә Мәсихнең мәрхәмәте барыгыз белән дә булсын!

Highlight

Copy

Compare

Share

None

Want to have your highlights saved across all your devices? Sign up or sign in

Video for II Тессалуникәлеләргә хат 3