I Көринтлеләргә хат 9
9
Рәсүлнең хокуклары
1Мин хөр түгелмени? Мин әллә рәсүл түгелме? Мин Хакимебез Гайсәне күрмәдемме әллә? Хаким миңа тапшырган хезмәтемнең җимеше түгелмени сез? 2Әгәр башкаларга рәсүл түгелмен икән, сезнең өчен – рәсүл, чөнки Хаким белән берләшүегез – минем рәсүллегемә дәлил.
3Мине гаепләүчеләргә каршы түбәндәгечә җавап бирәм. 4Әллә ашау-эчүгә хакыбыз юкмы? 5Башка рәсүлләр, Хаким Гайсәнең энеләре һәм Кифастай иманлы хатыныбызны үзебез белән сәяхәткә алырга хакыбыз юкмы? 6Барнаб һәм мин генә яшәү өчен эшләргә тиешме?
7Кайсы гаскәри үз хисабына хезмәт итә? Йөзем бакчасы утырткан кеше җимешләрен ашамыймыни?! Көтү көткән кеше аның сөтен эчмимени?! 8Мин боларны кеше уйлаганча гына сөйлимме? Канун да шул хакта сөйли түгелме соң? 9Муса канунында: «Ашлык сугучы үгезнең авызын бәйләп куйма»#9:9 Карагыз: «Канун», 25:4. , – дип язылган бит. Әллә Аллаһы үгезләр хакында кайгыртамы?! 10Бу безнең өчен әйтелмәгәнме әллә? Әйе, бу безнең өчен язылган, чөнки сөрүче, уңыштан үз өлешемне алырмын дигән өмет белән сөрергә тиеш, ашлык сугучы да шундый ук өмет белән сугарга тиеш. 11Арагызда рухи орлык чәчкәнбез икән, сездән матди уңыш көтүебез бик күпме әллә? 12Әгәр башкаларның сездән ярдәм алырга хокукы бар икән, безнең хокукыбыз тагын да күбрәк түгелме соң?! Без, шулай да, бу хокуктан файдаланмадык, Мәсих турындагы Яхшы хәбәр таралганда, тоткарлык булмасын өчен, без бар нәрсәгә түзәбез. 13Аллаһы йортында эшләүчеләрнең Аллаһы йортыннан туклануларын, мәзбәхтә хезмәт итүчеләрнең шунда китерелгән корбаннардан өлеш алуларын белмисезме? 14Шуның кебек үк Хаким Гайсә дә Яхшы хәбәрне игълан итүчеләргә әлеге хезмәт хисабына көн күрергә әмер бирде.
15Әмма мин үзем бу хокукларның берсеннән дә файдаланмадым һәм бу сүзләрне сездән ярдәм көтеп язмыйм. Кем дә булса мине шушы мактануымнан мәхрүм итүгә караганда, үлүем яхшырак. 16Мин Яхшы хәбәр игълан итәм икән, мактанырлык бернәрсә юк, чөнки бу – минем тиешле вазифам. Әгәр Яхшы хәбәр таратудан туктасам, башкаема кайгы-хәсрәт килсен! 17Моны үз теләгем белән эшләсәм, савабы булачак. Әгәр үз ихтыярым белән эшләмәсәм, мин бары үземә ышанып тапшырылган хезмәтне башкарам. 18Минем өчен савап нинди булачак соң? Бу шуннан гыйбарәт: Яхшы хәбәрне таратканда, мин үз хокукларымнан һич тә файдаланмыйча, бу хезмәтне бушлай башкарам.
19Мин барысыннан азат булсам да, тагын да күбрәк кешене Аллаһыга китерү өчен, мин һәммәсенә кол булдым. 20Яһүдиләрне Аллаһыга китерү өчен, яһүди кебек булдым. Үзем Муса кануны хакимлегендә булмасам да, Канундагыларны Аллаһыга китерү өчен, алар алдында Канун хакимлегендәге шикелле булдым. 21Муса канунын белмәгәннәрне Аллаһыга китерү өчен, алар алдында Канунны белмәүчедәй булдым. Әлбәттә, бу – Аллаһы канунын тотмыйм дигән сүз түгел, киресенчә, мин Мәсих канунына буйсынам. 22Зәгыйфьләрне Аллаһыга китерим дип, зәгыйфьтәй булдым. Ничек кенә булмасын, кайберләрен генә булса да коткарыйм дип, мин барысына үзләре кебек булдым. 23Яхшы хәбәрнең фатихаларын уртаклашыйм дип, боларның һәммәсен Яхшы хәбәр бәрабәренә эшлим.
24Ярыштагыларның һәммәсенең йөгерүен, әмма бүләкне берсенең генә алуын беләсездер бит. Шулай булгач, бүләк алу өчен йөгерегез! 25Ярышучыларның һәрберсе сабырлык белән әзерләнә. Алар моны фани бер таҗ алу өчен эшлиләр, ә без бакый бер таҗ алу өчен эшлибез. 26Шуның өчен дә мин максатсыз йөгермәм, буш һавага сугучыдай көрәшмәм. 27Әмма башкаларга Яхшы Хәбәрне игълан итеп, үзем савап алу хокукыннан мәхрүм калмас өчен, тәнемне чыныктырам һәм аны үз ихтыярыма буйсындырам.
Currently Selected:
I Көринтлеләргә хат 9: TtrBBL
Highlight
Copy
Compare
Share
Want to have your highlights saved across all your devices? Sign up or sign in
© Институт перевода Библии, 2015