YouVersion Logo
Search Icon

I Көринтлеләргә хат 8

8
Потларга корбан ителгән ризык турында
1Потларга корбан ителгән ризыкка килсәк, бу турыда һәммәбезнең белеме булуы безгә билгеле. Ләкин белем тәкәбберләндерә, мәхәббәт исә көч бирә. 2Кем дә кем нәрсәдер беләм дип уйлый икән, чынлыкта ул әле белми. 3Ә Аллаһыны яратучы Аның тарафыннан танылган.
4Димәк, потларга корбан ителгән ризыкларны ашауга килгәндә, без шуны беләбез: потлар дөньяда бернәрсә түгел, һәм Аллаһыдан башка алла юк. 5Җирдә яисә күктә илаһлар дип аталганнар булса да (чыннан да, күп «илаһлар» һәм күп «хуҗалар» бар), 6безнең бер генә Аллаһы – Атабыз бар. Бөтен нәрсә Аңардан, һәм без Аның өчен яшибез. Безнең бер Хакимебез – Гайсә Мәсих бар, һәрнәрсә Аның аркылы булды һәм без Аның аша яшибез.
7Әмма барлык кешеләрдә дә андый белем юк. Потларга күнеккәнлектән, үзләре ашый торган ит турында, ул потка корбан ителгән, дип уйлап, кайберәүләрнең зәгыйфь вөҗданнары пычрана. 8Ризык безне Аллаһыга якынайтмый, чөнки ашамыйча һичнәрсә югалтмыйбыз, ашап та һичнәрсә казанмыйбыз.
9Әмма сак булыгыз: бу хөрлегегез вөҗданы зәгыйфь булганнарны абындырмасын. 10Вөҗданы зәгыйфь булган берәү сине, белемлене, потханәдә табын артында утырганда күрсә, потларга корбан ителгән ризыкны ашарга ярый икән, дип уйламасмы? 11Шулай белемең бу зәгыйфь имандашыңны һәлак итәр. Ә менә Мәсих аның өчен дә үлде бит. 12Имандашларга каршы шул рәвешчә гөнаһ кылуыгыз һәм аларның зәгыйфь вөҗданын яралавыгыз белән сез Мәсихкә каршы да гөнаһ кыласыз. 13Менә шуңа күрә ашаган ризыгым имандашымны гөнаһка төшерә икән, аны гөнаһка китермәү өчен, һичкайчан ит ашамам.

Highlight

Copy

Compare

Share

None

Want to have your highlights saved across all your devices? Sign up or sign in