YouVersion Logo
Search Icon

I Көринтлеләргә хат 10

10
Потлар турында кисәтү
1Имандашлар, ата-бабаларыгыз белән булган хәлләрне белми калуыгызны теләмим. Алар барысы да болыт астыннан үттеләр дә Кызыл диңгез кичтеләр. 2Болыт астыннан үткәндә һәм диңгез кичкәндә, алар гүя суга чумдырылып, Муса шәкертләре булдылар#10:1-2 Карагыз: «Чыгыш», 13:21-22; 14:21-22. . 3Һәммәсе дә күктән җибәрелгән бер үк рухи ризыкны ашады#10:3 Карагыз: «Чыгыш», 17:6; «Саннар», 20:10-11. . 4Һәммәсе дә үзләре белән йөргән рухи кыядан бер үк рухи эчемлекне эчте. Бу кыя исә – Мәсих Үзе. 5Хәер, аларның күпчелеге Аллаһыга яраклы булмады һәм аларның тәннәре чүлдә таратып ташланды.
6Алар белән булган хәлләр безнең өчен сабак: алар яман теләкләргә бирелгәндәй, без яман нәрсәләр теләргә тиеш түгел. 7Шулай ук, кайберләредәй потка табынучылар булмагыз. Изге язмада алар хакында: «Халык ашарга һәм эчәргә утырды, ә аннан соң күңел ачарга торып бастылар»#10:7 Карагыз: «Чыгыш», 32:6. , – дип язылган. 8Кайберләредәй фәхешлек итмик – бер көн эчендә аларның егерме өч меңе һәлак булды#10:8 Карагыз: «Саннар», 25:1-9. . 9Кайберәүләр эшләгәндәй, без Мәсихне сынамыйк – алар елан чагуыннан үлделәр#10:9 Карагыз: «Саннар», 21:4-6. . 10Аларның кайберләре сукрангандай, сез сукранмагыз – аларны һәлак итүче фәрештә үтерде#10:10 Карагыз: «Саннар», 16:41-49. .
11Бу хәлләр башкаларга сабак булсын өчен эшләнелде, ә безгә, заманның ахыры якынлашканда яшәүчеләргә нәсыйхәт итеп язылган. 12Менә шуңа күрә кем дә кем нык торам дип уйлый икән, сак булсын: егыла күрмәсен! 13Сез гадәти, кешеләргә хас сынауга дучар булдыгыз. Аллаһы ышанычлы, Ул сез чыдый алмаслык сынауга юл куймас. Сыналганда түзеп тору өчен, сезгә котылу юлын да күрсәтәчәк.
14Шуңа күрә, газиз дусларым, потларга табынудан качыгыз. 15Мин сезгә акыллы кешеләргә сөйләгәндәй сөйлим. Сөйләгәннәрем турында үзегез фикер йөртегез. 16Без рәхмәт белдергән шөкрана касәсе безне Мәсих канына катнаштырмыймы? Сындырып алган икмәбегез безне Мәсих тәненә катнаштырмыймы? 17Икмәк бер, һәм без, күп булсак та, бер тәнне тәшкил итәбез, чөнки бер икмәкне уртаклашабыз.
18 Исраил халкына карагыз: корбан итен ашаучылар мәзбәхтәге гыйбадәттә катнашучылар түгелме? 19Шулай итеп, нәрсәне күз алдында тотам мин? Пот та, потка китерелгән корбан да нинди дә булса әһәмияткә ияме? 20Һич юк. Әмма мәҗүсиләр корбанны Аллаһыга түгел, җеннәргә китерәләр. Ә мин җеннәр белән аралашуыгызны теләмим. 21Хаким Гайсәнең касәсеннән дә, җеннәр касәсеннән дә эчә алмыйсыз. Бер үк вакытта Хакимнең дә, җеннәрнең дә табынында катнаша алмыйсыз бит инде. 22Әллә без Раббыны көнләштерергә телибезме? Әллә без Аңардан кодрәтлерәкме?
Һәммәсен дә Аллаһы даны өчен эшләгез
23«Һәрнәрсә рөхсәт ителә», әмма һәрнәрсә дә файдалы түгел. «Һәрнәрсә рөхсәт ителә», әмма һәрнәрсә дә гыйбрәтле булмас. 24Һәркем үзенә файдалыны түгел, башкаларга файдалыны эзләсен.
25Ит базарында сатыла торганнарның барысын да ашагыз һәм, вөҗданыгыз тыныч булсын өчен, төпченеп тормагыз. 26Изге язмада язылганча: «Җир һәм андагы бар нәрсә – Раббыныкы»#10:26 Карагыз: «Зәбур», 23:1. . 27Әгәр иман итмәүче берәү сезне ашка чакыра һәм сез барырга телисез икән, вөҗданыгыз тыныч булсын өчен тәкъдим ителгән һәрнәрсәне төпченмичә ашагыз. 28Ләкин берәү сезгә: «Бу – потка китерелгән корбан», – дисә, әлеге сүзләрне әйткән кеше хакына, вөҗдан хакына ашамагыз. 29Вөҗдан дигәннән, сезнекен түгел, әлеге кешенең вөҗданын күз алдында тотам. Ни өчен әле азатлыгым башка вөҗдан белән чикләнергә тиеш? 30Әгәр ризыкны Аллаһыга рәхмәт әйтеп кабул итәм икән, бу ризык өчен нигә мине шелтәләргә?
31Шулай итеп, ашыйсызмы, эчәсезме яки башка берәр нәрсә эшлисезме – һәммәсен дә Аллаһы даны өчен эшләгез. 32Яһүдиләргә дә, грекларга да яисә Аллаһы бердәмлегенә дә авырлык китермәгез. 33Мин дә үз файдама түгел, күпләр котылсын өчен, алар файдасына һәркемгә һәрнәрсәдә ярарга тырышам бит.

Highlight

Copy

Compare

Share

None

Want to have your highlights saved across all your devices? Sign up or sign in