YouVersion Logo
Search Icon

I Көринтлеләргә хат 7

7
Никах турында
1Инде миңа язганнарыгызга килгәндә, ир кешенең хатын-кыз белән җенси мөнәсәбәткә кермәве яхшы, 2әмма, фәхешлек булмасын өчен, һәр ирнең – үз хатыны һәм һәр хатынның үз ире булсын. 3Ир – хатынына, хатын иренә карата үз бурычын үтәсен. 4Хатын үз тәненә үзе хуҗа түгел, ире – хуҗа, шуның кебек ир дә үз тәненә үзе хуҗа түгел, хатыны – хуҗа. 5Дога кылу өчен килешенгән берникадәр вакыттан башка, бер-берегездән читләшмәгез. Аннан соң тагын бергә булыгыз. Шулай итеп, шайтан, тотнаксызлыгыгыздан файдаланып, сезне аздыра алмас. 6Хәер, моны әмер итеп түгел, ташлама ясап әйтәм. 7Бар кешеләрнең дә минем кебек булуларын телим. Әмма һәркемнең Аллаһыдан бирелгән сәләте бар: берәүнең мондый, ә икенче берәүнең башка төрле.
8Никахсызларга һәм тол хатыннарга әйтәм: аларга минем кебек калу яхшырак булыр. 9Әмма инде түзә алмасалар, никахлашсыннар. Җенси дәрт белән януга караганда, өйләнү яки кияүгә чыгу яхшырак бит.
10Ә инде никахтагыларга мин түгел, Хакимебез Үзе әмер бирә: хатын иреннән аерылмасын. 11Әгәр аерыла икән, ул чакта ирсез торсын яки үз ире белән яңадан килешсен. Ир дә үз хатынын ташламасын.
12Ә башкаларга, Хакимебез түгел, мин әйтәм: әгәр берәр имандашыңның иман итмәүче хатыны булып һәм хатын аның белән яшәргә риза икән, ир аны ташламаска тиеш. 13Берәр хатынның ире иман итми икән һәм ир аның белән яшәргә риза булса, хатын аны ташламаска тиеш. 14Иман итмәүче ир – иманлы хатын аша һәм иман итмәүче хатын иманлы ир аша изге ителә. Югыйсә сезнең балаларыгыз саф булмас иде, ә болай изгедер. 15Иман итмәүче ир яки хатын исә аерылырга теләсә, аерылсын. Мондый хәлдә иман итүче ир яки хатын үз иренә яки хатынына бәйләнмәгән бит. Аллаһы безне имин яшәргә чакырды. 16Әй син, хатын, иреңне коткара алмаячагыңны каян беләсең? Син, ир, хатыныңны коткара алмаячагыңны каян беләсең?
Һәркем Аллаһы чакырганча яшәсен
17Һәркем Хаким Гайсә билгеләгәнчә һәм Аллаһы чакырган вакыттагы кебек яшәсен. Барлык иман итүчеләр бердәмлекләренә минем күрсәтмәм шундый. 18Аллаһы чакырганда, сөннәтле берәү сөннәтле булуын яшермәсен. Аллаһы чакырганда, сөннәтсез булган сөннәтсез кала бирсен. 19Сөннәтле яки сөннәтсез булу бернәрсә түгел, Аллаһы әмерләрен үтәү генә мөһим. 20Аллаһы чакырганда, һәркем нинди хәлдә булса, шулай кала бирсен. 21Аллаһы чакырганда, син кол идеңме? Бу сине борчымасын, әмма ирек алырга мөмкинлегең булса, аннан файдалануың яхшырак#7:21 Бу өлешне болай да аңларга мөмкин: «…хәтта мондый мөмкинлегең булса да, кол хәлендә калуың яхшырак». . 22Хаким Гайсәгә кол сыйфатында чакырылган – Аның азат ителгән кешеседер. Ә чакырылган ирекле кеше – Мәсихнең колы. 23Сез кыйммәт бәягә сатып алындыгыз, шуңа күрә кешеләрнең коллары булмагыз. 24Имандашлар, Аллаһыга нинди хәлдә чакырылган булсагыз, шул хәлдә калыгыз.
Никахсызларга киңәш
25Никахсызларга карата Хаким Гайсәдән әмерем юк, ләкин мин Хакимнән алган мәрхәмәткә таянып, ышанычлы кеше буларак киңәш бирәм. 26Хәзерге заманның авыр шартларын истә тотып, кеше нинди хәлдә булса, аңа шул хәлдә калу яхшырак дип исәплим. 27Син никахта булсаң, аерылу турында уйлама. Хатынсыз калдыңмы? Хатын эзләмә. 28Хәер, өйләнсәң дә гөнаһ кылмассың. Кияүгә чыккан кыз да гөнаһланмас. Әмма андыйларның бу тормышта мәшәкатьләре күп булачак, ә мин сезне бу мәшәкатьләрдән саклап калырга телим.
29Имандашлар, сезгә шуны әйтәм: вакыт инде аз. Моннан ары хатынлылар – хатынсыздай, 30елаучылар – еламаучылар кебек, шатланучылар – шатланмаучылар кебек, сатып алучылар – сатып алмаучылар кебек, 31бу дөньяда булган нәрсәләрдән файдаланучылар файдаланмаучылар кебек булсыннар. Дөнья үзенең хәзерге хәлендә бетүгә таба бара.
32Ә мин мәшәкатьсез яшәвегезне телим. Өйләнмәгән кеше Хаким Гайсәнең эшләре, Аңа ярау турында кайгырта, 33ә өйләнгән кеше, хатынына ярарга тырышып, дөньяви эшләр турында кайгырта, 34һәм игътибары төрле якка юнәлә. Кияүгә чыкмаган яки гыйффәтле кыз, тәнем һәм рухым белән изге булыйм дип, Хаким Гайсәнең эшләрен кайгырта, ә инде кияүгә чыккан хатын, иренә ярарга тырышып, дөньяви эшләр турында кайгырта. 35Мин моны сезнең файдага сөйлим, өстегезгә богау салырга теләмим. Әдәп белән яшәп, игътибарыгызны читкә юнәлтмичә, Хакимгә бирелеп хезмәт итүегезне телим.
36Әгәр берәү үз кызының инде яше җитеп тә кияүгә чыкмый калуын килешсез дип исәпләсә, теләгәнен кылсын – гөнаһ булмас. Аны кияүгә бирсен. 37Әмма кеше үз фикерендә нык торып, беркем мәҗбүр итмәсә һәм әгәр дә ул, үз ихтыярына буйсынып, кызын кияүгә бирмәскә дип карар кылса, ул яхшы эшли. 38Шунлыктан, кызын кияүгә бирүче яхшы, ә инде кияүгә бирмәүче тагын да яхшырак эшли#7:36-38 Бу аятьләрне болай да аңларга мөмкин: «36 Әгәр берәү үз кәләшенә карата килешмәгәнне эшлим дип саный икән һәм үзенең җенси дәртен тыеп тора алмыйча, өйләнергә тиеш дип исәпләсә, теләгәнен кылсын – гөнаһ булмас. Ул өйләнсен. 37 Әмма кеше үз фикерендә нык торып, аны беркем мәҗбүр итмәсә һәм әгәр дә ул, үз ихтыярына буйсынып, кәләшенең сафлыгын сакларга карар кылса, ул яхшы эшли. 38 Шунлыктан, кәләше белән никахланучы яхшы эшли, ә инде өйләнмәүче тагын да яхшырак эшли»..
39Ире исән чакта хатын аңа бәйле. Ире үлгәч, кемгә теләсә, шуңа кияүгә чыгарга ирекле, тик ул Хаким Гайсәгә иман итүче булсын. 40Ләкин кияүгә чыкмаса, хатын бәхетлерәк була, мин шулай уйлыйм. Изге Рух миндә дә бар дип саныйм.

Highlight

Copy

Compare

Share

None

Want to have your highlights saved across all your devices? Sign up or sign in