I Көринтлеләргә хат 6
6
Имандашлар арасындагы дәгъвалар
1Арагыздагы башка берәүгә дәгъвасы булган кеше, изгеләр алдында түгел, имансызлар алдында хөкем ителергә ничек батырчылык итәр икән? 2Дөньяны изгеләр хөкем итәчәген белмисезме әллә? Дөньяны хөкем итү сезгә бирелә икән, вак-төяк эшләрне хөкем итә алмассызмы? 3Фәрештәләрне хөкем итәчәгебезне белмисезме әллә? Шулай икән, көндәлек дәгъваларны хөкем итәргә сәләтебез җитмәсме? 4Ә көндәлек дәгъваларны хәл итәргә кирәк булганда, сез бердәмлектә бернинди әһәмияте булмаганнарны хөкемчеләр итеп куясызмы? 5Моны сезгә оят булсын дип әйтәм. Әллә имандашлары арасындагы бәхәсләрне хәл итәрлек бер генә акыллы кешегез дә юкмы? 6Имандаш белән имандаш дәгъвалаша, өстәвенә бу – имансызлар алдында эшләнелә! 7Бер-берегезне хөкемгә тарту инде үзе үк сезнең тулысынча җиңелүегезне күрсәтә. Сезгә рәнҗетелгәннәр һәм алданганнар булып калу яхшырак түгелме? 8Әмма сез рәнҗетәсез һәм алдыйсыз, хәтта имандашларыгызны да.
9Явызлык кылучыларның Аллаһы Патшалыгына ия була алмаячакларын белмисезме әллә? Алданмагыз: азгыннар, потка табынучылар, зиначылар, җенси бозыклыкка бирелгәннәр, бер-берсе белән җенси мөнәсәбәткә керүче ирләр, 10караклар, комсызлар, эчкечеләр, яман теллеләр, талаучылар – берсе дә Аллаһы Патшалыгына ия була алмаячаклар. 11Кайберләрегез менә шундый иде. Әмма Хакимебез Гайсә Мәсих исеме һәм Аллабыз Рухы белән юылып чистарындыгыз, изге ителдегез һәм акландыгыз.
Тәнегез белән Аллаһыны данлагыз
12«Миңа бар нәрсә рөхсәт ителә», әмма һәммә нәрсә дә файдалы түгел. «Һәммә нәрсә миңа рөхсәт ителә», әмма минем белән бернәрсә дә хакимлек итмәскә тиеш. 13«Ризык – карын өчен, карын – ризык өчен», әмма Аллаһы анысын да, монысын да юк итәчәк. Тән исә фәхешлек өчен түгел, Хакимебез Гайсә өчен, Хакимебез исә – тән өчен була. 14Аллаһы Хаким Гайсәне үледән терелтте һәм Үзенең кодрәте белән безне дә терелтәчәк. 15Тәннәрегезнең Мәсих тәне әгъзалары булуын белмисезме әллә? Шулай булгач, әллә миңа, Мәсихнең әгъзаларын алып, аларны фахишә әгъзалары итәргәме? Һич булмас! 16Фахишә белән кушылучының аның белән бер тән булуын белмисезме әллә? Изге язмада: «Икесе дә бер тән булыр»#6:16 Карагыз: «Яратылыш», 2:24. , – дип язылган бит. 17Ә инде Хакимебез Гайсә белән кушылучы Аның белән рухи яктан бер була.
18Фәхешлектән качыгыз! Кеше эшләгән барлык башка гөнаһлар тән белән бәйле түгел, ә фәхешлек итүче үз тәненә каршы гөнаһ кыла. 19Сезнең тәнегез – Изге Рух йорты. Изге Рух сезгә Аллаһы тарафыннан бирелде һәм сездә яши. Әллә сез моны белмисезме? Сез инде үзегезгә үзегез хуҗа түгел, 20чөнки сез кыйммәт бәягә сатып алындыгыз. Шуңа күрә тәнегез белән Аллаһыны данлагыз.
Currently Selected:
I Көринтлеләргә хат 6: TtrBBL
Highlight
Copy
Compare
Share
Want to have your highlights saved across all your devices? Sign up or sign in
© Институт перевода Библии, 2015