I Көринтлеләргә хат 4
4
Рәсүлләрнең хезмәте
1Шулай итеп, безне Аллаһы серләре ышанып тапшырылган Мәсих хезмәтчеләре дип санагыз. 2Моннан тыш ышанып тапшырылганнарның һәрберсенең тугры булуы таләп ителә. 3Сезнең яки башкаларның мине хөкем итүе әһәмиятле түгел, мин үзем дә үземне хөкем итмим. 4Үземдә бернинди гаеп күрмәсәм дә, моның белән акланмыйм бит. Мине хөкем итүче – Хаким Гайсә. 5Шуңа күрә, вакытыннан элек хөкем итмәгез, Хакимебезнең килүен көтегез. Ул караңгылыкта яшерелгәннәрне яктыртып күрсәтәчәк һәм күңелдәге ниятләрне фаш итәчәк, шул чакта һәркемне Аллаһы мактаячак.
6Имандашлар, «Язылганнан тыш бернәрсә дә сорамагыз» дигән сүзләрнең мәгънәсен безнең үрнәктә төшенсеннәр дип, мин сезнең хакка боларны үзем һәм Апуллус турында әйтәм. Ул чакта берәүне башка берәүдән өстенрәк куеп, аның белән мактанмассыз. 7Сине кем өстен итеп куя? Үзеңдә булган, кабул итеп алмаган берәр нәрсәң бармы? Ә инде кабул итеп алгансың икән, бүләк ителгән белән нигә мактанасың?
8Сез инде тукландыгыз, баедыгыз, бездән башка патшалар да булдыгызмыни?! Мин, чыннан да, патшалар булуыгызны теләр идем, шул вакытта без дә сезнең белән бергә патшалар булыр идек! 9Ә миңа Аллаһы безне, рәсүлләрне, иң начарлар арасына куйган сыман тоела, чөнки безне үлемгә хөкем ителгәндәй, бөтен дөнья – фәрештәләр, кешеләр өчен дә тамаша итте. 10Без – Мәсих хакына тилеләр, сез исә – Мәсихтә акыллылар! Без – хәлсезләр, ә сез – көчлеләр! Сезне хөрмәтлиләр, ә безне хурлыйлар. 11Хәтта, әлегә кадәр ачлыкка һәм сусауга дучарбыз, ярым ялангач һәм кыйналган хәлдә, бер урыннан икенче урынга күченеп йөрибез, 12үз кулларыбыз белән авыр хезмәт башкарып көн күрәбез. Безгә ләгънәт укыйлар – без фатиха бирәбез; безне эзәрлеклиләр – без түзәбез. 13Безгә яла ягалар – без яхшылык белән җавап бирәбез. Дөнья өчен әлегә кадәр барысы тарафыннан санга саналмаган чүп-чардай булдык без.
14Мин боларны сезне оялту өчен язмыйм, яраткан балаларым кебек кисәтәм. 15Гәрчә Мәсих юлында меңләгән нәсыйхәтчеләрегез булса да, аталарыгыз күп түгел. Яхшы хәбәр белдереп, Мәсих Гайсә аша мин сезнең атагыз булдым. 16Шуңа күрә ялварып сорыйм: миннән үрнәк алыгыз. 17Шуның өчен мин сезгә үземнең сөекле һәм Хакимгә тугрылыклы углым Тимутәйне җибәрдем. Ул Мәсих Гайсәгә ияреп тормыш итүем һәм һәр җирдә һәрбер иман итүчеләр бердәмлегендәге өйрәтүләрем турында сезнең исегезгә төшерер.
18Сезнең кайберләрегез минем яныгызга килмәвемне уйлап масая башлаган. 19Әмма, Раббы#4:19 Раббы – «Хакимебез» дип тә аңларга мөмкин. Грек телендәге төп нөсхәдә «Раббы» һәм «Хаким» бер сүз белән бирелә. насыйп итсә, мин тиздән сезгә килермен һәм әлеге масаючыларның сүзен түгел, көчен сынап белермен. 20Аллаһы Патшалыгы сүздә түгел, көчтә бит. 21Нәрсә телисез сез? Яныгызга таяк яки мәхәббәт һәм басынкылык рухы белән килимме?
Currently Selected:
I Көринтлеләргә хат 4: TtrBBL
Highlight
Copy
Compare
Share
Want to have your highlights saved across all your devices? Sign up or sign in
© Институт перевода Библии, 2015