I Көринтлеләргә хат 15
15
Гайсә Мәсихнең үледән терелүе
1Имандашлар, үзем сөйләгән Яхшы хәбәрне исегезгә төшереп китәм. Сез аны кабул иттегез һәм анда нык торасыз. 2Мин игълан иткән Яхшы хәбәр сүзләрен тотсагыз котылырсыз. Югыйсә, юкка гына иман китергән булып чыгасыз.
3Мин сезгә үзем кабул иткән иң мөһим нәрсәне тапшырдым: Изге язмада язылганча, Мәсих гөнаһларыбыз өчен үлде, 4күмелде һәм, Изге язмада әйтелгәнчә, өченче көнне үледән терелтелде. 5Элек Кифаска, аннан соң унике шәкерткә, 6шуннан бер үк вакытта биш йөздән артык имандашка күренде. Аларның күбесе әлегә кадәр исән-сау, ә кайберләре үлде инде. 7Шуннан соң Ул Ягъкубка, аннан барлык рәсүлләргә күренде. 8Ә инде иң соңыннан, җитлекми туган баладай булуыма карамастан, миңа да күренде. 9Мин бит – рәсүлләрнең иң кечесемен һәм рәсүл дип аталырга лаек та түгелмен, чөнки мин Аллаһы бердәмлеген эзәрлекләдем. 10Әмма хәзер кем булсам, Аллаһы мәрхәмәте белән мин шул булдым. Ул күрсәткән мәрхәмәт юкка булмады: мин башкаларга караганда тырышыбрак хезмәт иттем. Хәер, мин түгел, минем белән булган Аллаһы мәрхәмәте хезмәт итте. 11Әмма кем игълан итүе мөһим түгел – минме яки алармы. Иң мөһиме шул: без шуны игълан итәбез, һәм сез аңа ышандыгыз.
Үледән терелү
12Мәсихнең үледән терелтелгәне игълан ителгәч, сезнең кайберләрегез, үлгәннәр терелә алмый, дип ничек сөйли ала соң? 13Үлгәннәр терелә алмый икән, Мәсих тә үледән терелтелә алмаган булып чыга. 14Әгәр Мәсих терелтелмәгән икән, хәбәребез дә, иманыгыз да юкка була. 15Моннан тыш без үзебез Аллаһының ялган шаһитлары булабыз, чөнки, Ул Мәсихне үледән терелтте, дип шаһитлык бирдек. Хәлбуки үлеләрне терелтеп булмагач, Аллаһы Мәсихне дә терелтмәгән булып чыга бит. 16Үлеләр терелтелмәсә, Мәсих тә үледән терелтелмәгән була. 17Әгәр Мәсих терелтелмәгән икән, иманыгыз – юкка, сез әле дә үз гөнаһларыгыз хакимлегендә. 18Бу инде – Мәсихкә иман итеп үлгәннәр дә һәлак булдылар дигән сүз. 19Мәсихкә бу тормышта гына өмет багласак, без – иң кызганыч кешеләр.
20Әмма ләкин чыннан да Мәсих үлеләр арасыннан беренче булып терелтелде. 21Үлем дөньяга кеше белән килгән кебек, үлеләрнең терелүе дә бер Кеше аша булды. 22Адәм аркасында һәммәсе үлгән сыман, Мәсих аша һәммәсе терелтеләчәк. 23Һәркем исә үз чиратында терелтеләчәк: беренче булып Мәсих, ә аннары, Ул килгәч, Аныкылар терелтеләчәк. 24Шуннан соң бөтенесенең ахыры җитәр, Ул, һәртөрле җитәкчелекне, хакимиятне, кодрәтне юк итеп, патшалыкны Аллаһы Атага тапшырачак. 25Барлык дошманнарын Үз аягы астына салганчы, Мәсих патшалык итәргә тиеш бит. 26Юк ителәчәк соңгы дошман ул – үлем. 27Изге язмада әйтелгәнчә, «Аллаһы һәрнәрсәне Аның аягы астына салып буйсындырды»#15:27 Карагыз: «Зәбур», 8:7. . Гәрчә барысы да Мәсихкә буйсындырылды дип әйтелсә дә, Аңа һәммәсен дә буйсындырган Аллаһы барысы арасында юк, әлбәттә. 28Ә инде һәрнәрсә Мәсихкә буйсындырылгач, Угыл да бар нәрсәне Үзенә буйсындырган Аллаһыга буйсыначак, шулай итеп, Аллаһы һәммәсе белән тулысынча хакимлек итәчәк.
29Югыйсә, ник кайбер кешеләр суга чумдыру йоласын үлеләр өчен башкаралар? Чынлыкта үлеләр терелтелмәсә, ник үлеләр өчен моны эшлиләр? 30Ни өчен без үзебезне һәрвакыт куркыныч астына куябыз? 31Мин һәр көн үлем белән йөзгә-йөз очрашам. Имандашлар, бу Хакимебез Мәсих Гайсә алдында сезнең белән горурлануым кебек үк хактыр. 32Гади кешеләрчә уйласак, Эфестә ерткычлар белән көрәшүемнән, әгәр үлеләр терелтелмәсә, миңа ни файда? Үлеләр терелтелмәсә, «ашап-эчеп калыйк, чөнки иртәгә үләбез!»#15:32 Карагыз: «Ишагыйя», 22:13.
33Алданмагыз: «азгын кешеләр белән аралашу яхшы әхлакны боза». 34Акылыгызга килегез һәм гөнаһ кылудан туктагыз! Кайберләрегез Аллаһыны белми бит, мин моны сезгә оят булсын өчен әйтәм.
Җир һәм күк җисемнәре
35Кем дә булса: «Үлеләр ничек терелтеләчәк? Аларның тәне ул вакытта нинди булыр?» – дип сорар. 36Әй акылсыз! Син чәчкән нәрсә, башта үлмәсә, терелмәячәк. 37Чәчкәндә, булачак үсемлекнең үзен түгел, бер орлыкны – бодай яки нинди дә булса башка орлыкны чәчәсең. 38Әмма Аллаһы аңа ниндине теләсә, шундый тән бирә, һәр орлыкка үз тәнен бирә. 39Бар тәннәр дә бертөрле түгел. Кешеләрнең тәне башка, хайваннарныкы да икенче төрле, балыкларның, кошларның да тәне аерыла. 40Күктәге җисемнәр дә, җирдәге җисемнәр дә бар, әмма күктәге җисемнәрнең гүзәллеге җирдәге җисемнәрнекеннән аерыла. 41Кояшның да, айның да, йолдызларның да җемелдәүләре башка. Йолдызлар да җемелдәүләре ягыннан бер-берсеннән аерыла.
42Үлеләрнең терелүе дә шулай булачак. Тән чери торган итеп күмелә, ә мәңге үлми торган булып терелтелә. 43Кызганыч итеп күмелә, данлы булып терелтелә. Зәгыйфь килеш күмелә, көчле булып терелеп тора. 44Җисми тән күмелә, рухи тән#15:44 Рухи тән – ягъни Изге Рух тарафыннан тормыш бирелгән тән. терелеп тора. Җисми тән бар икән, рухи тән дә бар. 45Изге язмада болай дип язылган бит: «Беренче кеше Адәм – җан иясе булды»#15:45 Карагыз: «Яратылыш», 2:7. , ә соңгы Адәм – тормыш бирүче Рух. 46Беренче булып исә рухи түгел, ә җисми, аннан соң гына рухи килә. 47Беренче кеше туфрак белән яратылды, ул – җирдән. Икенче Кеше – күктән. 48Туфрак белән яратылган кеше нинди булса, җирнекеләр дә шундый, күктән булган Кеше нинди булса, күкнекеләр дә шундый. 49Без хәзер туфрак белән яратылган кешегә охшагандай, киләчәктә күктән булган Кешегә охшарбыз.
50Имандашлар, шуны да әйтим: тән һәм каннан торганнар – Аллаһы Патшалыгына, фани исә мәңгелеккә ия була алмас. 51-52Тыңлагыз, бер сер әйтәм сезгә: без барыбыз да үлмәячәкбез, әмма быргының соңгы тавышы яңгыраганда, кинәт, күз ачып йомганчы, һәммәбез үзгәртеләчәкбез. Быргы тавышы белән үлеләр мәңге үлми торган булып терелеп торачаклар, һәм без үзгәртеләчәкбез. 53Димәк, бу фани булган – мәңгелек нәрсәгә, үләчәк нәрсә – үлемсез нәрсәгә үзгәрергә тиеш. 54Фани булган – мәңгелеккә һәм үләчәк нәрсә үлемсезгә үзгәргәч, Изге язмадагы: «Үлем җиңү белән йотылган»#15:54 Карагыз: «Ишагыйя», 25:8. ;
55«Үлем, синең җиңүең кайда?
Үлем, синең чага торган угың кайда?»#15:55 Карагыз: «Һошея», 13:14.
дигән сүзләр тормышка ашыр. 56Үлемнең угы исә – гөнаһ, ә инде гөнаһның көче – Канун. 57Әмма Хакимебез Гайсә Мәсих аша безгә җиңү бирә торган Аллаһыга рәхмәт яусын!
58Менә шуның өчен, газиз имандашларым, нык торыгыз һәм какшамас булыгыз. Күрсәткән хезмәтегезнең Хаким Гайсә алдында юкка булмаячагын белеп, һәрвакыт Аның эшен бар көчегезне куеп башкарыгыз.
Currently Selected:
I Көринтлеләргә хат 15: TtrBBL
Highlight
Copy
Compare
Share
Want to have your highlights saved across all your devices? Sign up or sign in
© Институт перевода Библии, 2015