I Көринтлеләргә хат 14
14
Таныш түгел телләр һәм пәйгамбәрлек итү
1Мәхәббәтне максат итеп, Изге Рухтан килгән сәләтләргә, бигрәк тә пәйгамбәрлек итү сәләтенә ашкыныгыз. 2Күктән бирелгән таныш булмаган телдә сөйләүче кешеләргә түгел, Аллаһыга сөйли. Аны һичкем аңламый, ул Изге Рух ярдәмендә серләр сөйли. 3Пәйгамбәрлек итүче исә кешеләрне ныгыту, аларның рухларын күтәрү һәм алар юаныч тапсын өчен сөйли. 4Таныш түгел телдә сөйләүче – үзен, ә пәйгамбәрлек итүче иман итүчеләр бердәмлеген ныгыта. 5Барыгызның да таныш түгел телләрдә сөйләвен телим, ләкин пәйгамбәрлек итүегез тагын да яхшырак булыр иде. Пәйгамбәрлек итүче таныш түгел телләрдә сөйләүчедән өстенрәк, әгәр таныш түгел телләрдә сөйләүче иман итүчеләр бердәмлегенә үгет-нәсыйхәт бирү өчен, үз сүзләрен аңлата алмаса.
6Имандашлар, яныгызга килеп, таныш түгел телләрдә сөйләп тә, сүзләремдә Аллаһыдан ачылыш та, белем дә, пәйгамбәрлек тә, үгет-нәсыйхәт тә булмаса, ни файда китерермен сезгә? 7Шуның кебек үк, тавыш чыгаручы җансыз курай яки арфа бер-берсенә охшамаган көй чыгармасалар, сез аларның көен танырсызмы? 8Әгәр быргы тонык аваз чыгарса, сугышка кем әзерләнер? 9Менә шулай сез дә телегез белән кеше төшенмәслек сүзләр әйтәсез икән, сөйләгәнегезне ничек аңларлар? Сез җилгә генә сөйләгән булырсыз. 10Дөньяда күп төрле телләр бар, һәм аларның һәрберсенең үз мәгънәсе бар. 11Әгәр әйтелгән сүзнең мәгънәсен аңламасам, мин – сөйләүче өчен, ә ул минем өчен чит ил кешесе була. 12Сезнең белән дә шулай ук: Изге Рухтан килгән сәләтләргә омтылып, иман итүчеләр бердәмлеген нәсыйхәт итәчәк сәләтләрне мул кулланырга тырышыгыз.
13Шуңа күрә, таныш түгел телдә сөйләүче аңлата белү өчен дога кылсын. 14Мин таныш түгел телдә дога кылганда, рухым дога кыла, ә акылым анда катнашмый кала. 15Нәрсә эшләргә соң? Дога кылырмын: рухым белән генә түгел, әмма акылым белән дә. Данлап җырлармын: рухым белән генә түгел, әммә акылым белән дә. 16Рухың белән генә Аллаһыга шөкер итсәң, белемсез кеше ничек «амин» дип ризалыгын белдерер? Ул бит син әйткәннәрне аңламас. 17Син һичшиксез яхшы шөкер итәсең, әмма башка берәү моннан нәсыйхәт алмый. 18Мин, таныш түгел телләрдә һәммәгездән күбрәк сөйләвем өчен, Аллама шөкер итәм. 19Әмма иман итүчеләр бердәмлегендә таныш түгел телдә ун мең сүз әйтүгә караганда, башкаларны үгетләү өчен, биш аңлаешлы сүз әйтү дә яхшырак дип саныйм.
20Имандашлар, балаларча уйламагыз. Яманлыкка карата – сабыйлар кебек гаепсез, ә акылыгыз белән балигъ кешеләр сыман булыгыз. 21Канунда болай дип язылган:
«Аңлашылмый торган телләр аша,
чит ил кешеләренең сүзләре белән
бу халыкка сөйләрмен, әмма алар
ул чакта да Мине тыңламаслар, – ди Раббы»#14:21 Карагыз: «Ишагыйя», 28:11-12. .
22Димәк, таныш булмаган телләр – иманлылар өчен түгел, иман итмәүчеләр өчен билге. Пәйгамбәрлек итү исә иман итмәүчеләр өчен түгел, иманлылар өчен. 23Шулай итеп, барлык иман итүчеләр бердәмлеге бергә җыелып, һәммәсе таныш түгел телләрдә сөйләгәндә, белемсез кешеләр яки иман итмәүчеләр кереп, алар: «Сез тилерәсез», – димәсләрме? 24Әмма барысы да пәйгамбәрлек иткәндә, иман итмәүче яки белемсез берәү килеп керсә, ул һәрберсеннән үзен фаш итү, хөкемгә тарту сүзләрен ишетер. 25Шулай итеп, аның йөрәк серләре барысына ачылыр, ул, сәҗдә кылып, Аллаһыга табыныр да: «Чынлап та, Аллаһы сезнең белән», – дияр.
Һәрнәрсә тәртипле һәм килешле булсын
26Димәк, имандашлар, нинди нәтиҗәгә киләбез инде? Сез бергә җыелган вакытта һәрберегезнең мәдхиясе, үгет-нәсыйхәте, Аллаһыдан ачылышы, таныш булмаган телдә хәбәре, аның аңлатмасы бар. Болар һәммәсе дә бердәмлекне ныгыту өчен булсын. 27Кем дә булса таныш булмаган телдә сөйли икән, берәү аңлатып торсын. Ә ике яки иң күбе өч кеше бер-бер артлы сөйли ала. 28Арагызда аңлатучы булмаса, бердәмлектә сөйләүче дәшмәсен, үзенә һәм Аллаһыга гына сөйләсен.
29Пәйгамбәрләр дә икәү яки өчәү сөйләсеннәр, ә башкалар ишеткәннәре турында фикер йөртеп, аларга бәя бирсен. 30Җыелышта утыручылар арасыннан башка берәүгә Аллаһыдан ачылыш килсә, беренче сөйләүче дәшмәсен. 31Һәммәгез дә өйрәнсен, дәртләнсен өчен, бер-бер артлы пәйгамбәрлек итә аласыз. 32Пәйгамбәрләрнең рухлары пәйгамбәрләргә буйсына, 33чөнки Аллаһы – тәртипсезлек Алласы түгел, тынычлык Алласы.
Изгеләрнең барлык бердәмлекләрендәге кебек, 34хатыннар бердәмлек җыелышларында дәшмәсеннәр, чөнки аларга анда сөйләргә рөхсәт ителми. Муса канунында әйтелгәнчә, алар буйсынучан булырга тиеш. 35Алар нәрсә булса да белергә тели икән, өйләрендә ирләреннән сорасыннар, чөнки бердәмлек җыелышында хатыннарның сөйләве урынлы түгел.
36Аллаһы сүзе сездән чыктымы әллә? Әллә сезгә генә килеп ирештеме? 37Үзен пәйгамбәр яки рухи яктан бик сәләтле дип исәпләгән кеше сезгә язганнарымның Хаким Гайсә әмере икәнен танысын. 38Әгәр танымаса, ул да танылмасын. 39Шулай итеп, имандашлар, пәйгамбәрлек итәргә ашкыныгыз, әмма таныш булмаган телдә сөйләүне дә тыймагыз. 40Тик һәрнәрсә килешле һәм тәртипле булырга тиеш.
Currently Selected:
I Көринтлеләргә хат 14: TtrBBL
Highlight
Copy
Compare
Share
Want to have your highlights saved across all your devices? Sign up or sign in
© Институт перевода Библии, 2015