YouVersion Logo
Search Icon

I Көринтлеләргә хат 13

13
Чын мәхәббәт
1Кешеләр һәм фәрештәләр телендә сөйләп торып та, миндә мәхәббәт юк икән, мин яңгыравык бакыр яки чыңлавык тәлинкә кебек кенә булыр идем. 2Пәйгамбәрлек итү сәләтем булса да, барлык серләрне һәм һәртөрле гыйлемне белсәм дә, таулар күчерерлек иманым булса да, әгәр мәхәббәтем юк икән, берни булмас идем. 3Бөтен мөлкәтемне өләшеп, тәнемне яндырырга тапшырсам да#13:3 …тәнемне яндырырга тапшырсам да… – Кайбер кулъязмаларда бу урында «мактану өчен тәнемне үлемгә тапшырсам да» дигән мәгънә бар. , мәхәббәтем юк икән, миңа моннан бернинди дә файда булмас иде.
4Мәхәббәт түземле, шәфкатьле, көнләшми, мактанмый, тәкәбберләнми, 5дорфа түгел, үз файдасын эзләми, ярсымый, яман эшләрне истә тотмый. 6Мәхәббәт ялганга сөенми, ә хакыйкатькә шатлана. 7Ул барысына да түзә, бар нәрсәгә ышана, һәрнәрсәгә өметләнә һәм барысына сабыр итә.
8Мәхәббәт беркайчан да бетмәс – пәйгамбәрлек итүләр дә тукталыр, телләр дә тынар, белем дә юкка чыгар. 9Безнең белемебез дә, пәйгамбәрлек итүебез дә өлешчә генә бит, 10ә камиллек килгәч, өлешчә булганнар югалачак. 11Мин бала чагында балаларча сөйләдем, балаларча уйладым, балаларча фикер йөрттем, ә инде үсеп җиткәч, бала вакыттагы эшләрне ташладым. 12Без хәзер, тонык көзгедәге чагылудай, анык күрмибез, ул вакытта исә турыдан-туры йөзгә-йөз күрәчәкбез. Хәзер белемем өлешчә генә, ул вакытта исә Аллаһы мине ничек тулы белсә, мин дә шулай тулы белермен.
13Менә мәңге булачак өч нәрсә: иман, өмет һәм мәхәббәт. Ә мәхәббәт – аларның иң бөеге.

Highlight

Copy

Compare

Share

None

Want to have your highlights saved across all your devices? Sign up or sign in