YouVersion Logo
Search Icon

I Көринтлеләргә хат 12

12
Изге Рухтан килгән сәләтләр
1Имандашлар, Изге Рухтан килгән сәләтләр хакында да белми калуыгызны теләмим. 2Исегездәме, мәҗүси вакытыгызда, кемдер җитәкләп йөрткән сыман, телсез потларга тартыла идегез. 3Менә шуның өчен, аңласыннар дип, сезгә белдерәм: Аллаһы Рухы белән сөйләүче беркем дә: «Гайсәгә ләгънәт», – димәс, һәм бары Изге Рухы булган гына: «Гайсә – Хаким», – дип әйтә алыр.
4Изге Рух биргән сәләтләр төрле, әмма Рух бер үк. 5Хезмәт итүнең төрле төрләре бар, әмма Хаким бер үк. 6Гамәлләр дә төрле, әмма барыбызда да һәммә нәрсәне эш итүче – шул ук бер Аллаһы.
7Һәрберебездә исә Рухның уртак файдага эш итүе күренә. 8Берәүгә Рух аша зирәклек белән сөйләү, икенчесенә шул ук Рух аркылы белем бирү осталыгы бирелә. 9Башка берәүгә шул ук Рух тарафыннан иман бирелә, ә икенче берәүгә шул ук Рух тарафыннан дәвалау сәләте бирелә. 10Берәүгә – могҗиза күрсәтү, берәүгә – пәйгамбәрлек итү#12:10 Пәйгамбәрлек итү – Аллаһы сүзләрен турыдан-туры кабул итеп, аларны кешеләргә җиткерү. , башка берәүгә – төрле рухларны аера белү, кайберәүгә – таныш булмаган төрле телләрдә#12:10 Таныш булмаган телләр – күктән җибәрелгән телләр. Таныш булмаган телдә сөйләүчене Изге Рух рухландыра. сөйләү, башкасына телләрне аңлата белү бирелә. 11Боларның һәммәсен дә бер үк Рух эшли һәм һәркемгә сәләтне Үзе теләгәнчә бүлеп бирә.
Тән бер, ә әгъзалар күп
12Мәсих күп әгъзаларга ия булган тән кебек. Тән күп әгъзалардан торса да, бер бөтенне тәшкил итә. 13Без һәммәбез дә: яһүдиләр яки греклар, коллар яки иреклеләр, бер Рух белән чумдырылып, бер тән булдык, һәм шул ук Рух һәммәбезгә эчү өчен бирелде.
14Тән исә бер әгъзадан түгел, күп әгъзалардан тора. 15Әгәр аяк: «Мин, кул булмаганга, тәннеке түгел», – дисә, әлбәттә, ул шуңа күрә генә тәннең бер өлеше булмый калмас иде. 16Колак та: «Мин, күз булмаганга, тәннеке түгел», – дисә, әлбәттә, ул да тәннең бер әгъзасы булмый калмас иде. 17Әгәр бөтен тән күздән генә торса, ничек ишетә алыр иде? Бөтен тән колактан гына торса, ис сизү кайда булыр иде? 18Әмма ләкин Аллаһы тәндәге әгъзаларның һәрберсен Үзе теләгәнчә урнаштырган. 19Әгәр инде барысы бер әгъза булса, тән кайда булыр иде? 20Хәзер исә әгъзалар күп, әмма тән бер генә.
21Күз кулга: «Миңа кирәгең юк», – дип, яки баш аякларга: «Сез миңа кирәк түгел», – дип әйтә алмас. 22Киресенчә, тәннең зәгыйфьрәк күренгән әгъзалары бигрәк тә кирәк. 23Тәннең аз хөрмәткә ия булып күренгән өлешләрен зур хөрмәт белән киендерәбез. Килешсез саналган әгъзаларыбызны аеруча тырышып каплыйбыз, 24-25ә инде килешле әгъзаларыбызның моңа ихтыяҗы юк. Әмма тәндә бүленеш булмасын, бәлки барлык әгъзалар бер-берсе турында бер дәрәҗәдә кайгыртсыннар өчен, әһәмиятсезрәк әгъзаларга күбрәк хөрмәт күрсәтеп, Аллаһы тәндә әгъзаларны бергә шулай урнаштырды. 26Шуңа күрә бер әгъза җәфаланса, барлык әгъзалар да аның белән бергә җәфа чигә, бер әгъза дан казанса, әгъзаларның һәммәсе дә аның белән бергә шатлана.
27Сез – Мәсихнең тәне, ә аерым-аерым – шул ук тәннең әгъзалары. 28Аллаһы Үз бердәмлегендә берәүләрне – рәсүлләр, башкаларны – пәйгамбәрләр, бүтәннәрне өйрәтүчеләр итеп куйды. Аннары кайберәүләргә могҗизалар күрсәтү кодрәте, дәвалау, башкаларга ярдәм итү, идарә итү һәм таныш булмаган телләрдә сөйләү сәләте бирде. 29Барысы да рәсүлләрме? Барысы да пәйгамбәрләрме? Барысы да өйрәтүчеләрме? Барысы да могҗиза күрсәтүчеләрме? 30Һәммәсенең дә дәвалау сәләте бармы? Барысы да таныш булмаган телләрдә сөйлиме? Барысы да бу телләрне аңлата беләме? 31Ләкин тагын да зуррак сәләтләргә омтылыгыз. Ә хәзер мин сезгә иң яхшы юлны күрсәтәм.

Highlight

Copy

Compare

Share

None

Want to have your highlights saved across all your devices? Sign up or sign in