YouVersion Logo
Search Icon

I Көринтлеләргә хат 11

11
1Мин Мәсихтән үрнәк алгандай, сез дә миннән үрнәк алыгыз.
Гыйбадәт кылу тәртибе
2Имандашлар, һәрнәрсәдә мине истә тотуыгыз һәм күрсәтмәләремне ничек биргән булсам, шулай үтәвегез өчен, сезне мактыйм.
3Шуны белүегезне телим: һәр ирнең Башы – Мәсих, хатынның башы – ир, ә Мәсихнең Башы – Аллаһы. 4Баш киеме киеп дога кылучы яки пәйгамбәрлек итүче һәр ир үзенең башын оятлы итә. 5Ә менә баш киеме кимичә дога кылучы яки пәйгамбәрлек итүче һәр хатын үзенең башын оятлы итә, чөнки бу хәл хатынның чәче кырылуга тиң. 6Хатын башына кияргә теләми икән, чәчен алдырсын, ә инде чәче алынган яки кырылган булу аның өчен оят икән, ул чакта башына кисен. 7Шулай итеп, ир кеше Аллаһының чагылышы һәм даны булганга күрә, башына кияргә тиеш түгел, ә хатын – ирнең даны. 8Ир – хатыннан түгел, хатын – ирдән, 9һәм ир хатын өчен түгел, хатын ир өчен яратылган. 10Шуңа күрә хатын фәрештәләр хакына баш өстендә хакимлек билгесен йөртергә тиеш.
11Хәер, Хаким Гайсә алдында ир – хатыннан, хатын ирдән бәйсез түгел, 12чөнки хатын ирдән яратылгандай, ир дә хатыннан туа. Ә һәрнәрсә Аллаһыдан килә. 13Үзегез фикер йөртегез: хатын кешегә башына кимичә Аллаһыга дога кылу килешерме? 14Сезне табигать үзе үк өйрәтә: ир кешенең чәче озын икән, бу – аның өчен хурлык. 15Әмма хатынның чәче озын икән, бу – аның өчен дан, чөнки чәч аңа япма итеп бирелгән. 16Хәер, әгәр кем дә булса бу хакта бәхәсләшергә тели икән, бездә дә, Аллаһы бердәмлекләрендә дә андый гадәт юк.
Хаким Гайсәне искә алу
17Бу күрсәтмәләремне биреп, сезне мактамыйм, чөнки сезнең җыелышларыгыз файдага караганда күбрәк зыян китерә. 18Беренчедән, иман итүчеләр бердәмлеге җыелышларында аерым бер төркемнәргә бүленүегез турында ишеттем. Мин моңа берникадәр ышанам да. 19Чыннан да, ышанычлы кешеләр билгеле булсын өчен, төрле карашларның булуы кирәк.
20Сез бергә җыелган вакытны Хаким Гайсәне искә алу ашы дип атап булмый. 21Һәркем үз ризыгын башкалардан элегрәк ашарга ашыга бит, шулай итеп, кайберәүләр ач кала, кайберәүләр исерә. 22Ашарга һәм эчәргә сезнең өегез юкмы әллә?! Әллә сез Аллаһы бердәмлеген санга сукмыйсызмы һәм мохтаҗларны оятка калдырасызмы? Нәрсә әйтергә инде сезгә? Сезне мактаргамы? Юк, моның өчен мактамыйм.
23Хакимнең Үзеннән алып, мин сезгә тапшырдым боларны: Хакимебез Гайсә хыянәткә дучар булган төнне икмәк алды да 24шөкрана кылып сындырды һәм: «Бу сезнең хакка бирелә торган тәнемдер. Мине искә алу өчен, шулай эшләгез», – диде. 25Шул рәвешчә, аштан соң кулына касә алды да: «Менә бу касә – каным белән расланган яңа килешүдер. Аннан эчкән саен, аны Мине искә алу өчен эшләгез», – диде. 26Шулай итеп, бу икмәкне ашаган һәм бу касәдән эчкән саен, сез, Хаким килгәнче, Аның үлемен күрсәтеп торасыз.
27Димәк, кем дә кем, бу йолага хөрмәт күрсәтмичә, икмәкне ашаса һәм Хакимнең касәсеннән эчсә, Аның тәне вә канына каршы гөнаһ кылуда гаепле булыр. 28Кеше башта үз-үзен сынарга тиеш, аннан соң гына бу икмәкне ашый һәм бу касәдән эчә ала. 29Кемдер Хаким тәненә әһәмият бирмичә ашый һәм эчә икән, ул шуның белән үз-үзен хөкемгә дучар итә. 30Менә шуның өчен күбегез зәгыйфь һәм авыру, вафат булганнар да аз түгел. 31Ә без үз-үзебезне тикшерсәк, хөкем ителмәс идек. 32Хөкем ителгәндә исә, дөнья белән бергә хөкем ителмәс өчен, Хаким безне Үзе тәрбияли.
33Шуңа күрә, имандашларым, ашарга җыелганда, бер-берегезне көтегез. 34Җыелуыгыз Аллаһы тарафыннан хөкем ителерлек булмасын өчен, ач кеше өендә ашасын. Ә башка нәрсәләр хакында, яныгызга килгәч, күрсәтмә бирермен.

Highlight

Copy

Compare

Share

None

Want to have your highlights saved across all your devices? Sign up or sign in