1
Ягъкубның хаты 3:17
Инҗил
ИНҖ2025
Ә югарыдан килгән зирәклек иң элек саф, шулай ук тыныч, тыйнак, тыңлаучан була, шәфкать һәм игелекле эшләр белән тулы, кешеләрне тигез күрә һәм икейөзле түгел.
Compare
Explore Ягъкубның хаты 3:17
2
Ягъкубның хаты 3:13
Арагызда зирәк, акыллы адәмнәр бар икән, үзләренең үрнәк булырдай яшәү рәвеше, басынкылыгы һәм акыл белән кылган гамәлләре аша моны расласыннар.
Explore Ягъкубның хаты 3:13
3
Ягъкубның хаты 3:18
Тәкъвалык орлыгын тынычлыкта чәчәләр, һәм ул орлык иминлек саклаучыларга уңыш китерә.
Explore Ягъкубның хаты 3:18
4
Ягъкубның хаты 3:16
Кайда көнчелек һәм мин-минлек, шунда таркаулык, һәртөрле яман эш хөкем сөрә.
Explore Ягъкубның хаты 3:16
5
Ягъкубның хаты 3:9-10
Тел белән Атабыз Раббыны данлыйбыз, шул ук тел белән Аллаһыга охшатып яратылган кешеләрне каргыйбыз – бер үк авыздан данлау да, каргыш та чыга. Имандашларым, алай булырга тиеш түгел!
Explore Ягъкубның хаты 3:9-10
6
Ягъкубның хаты 3:6
Тел дә – ут. Тәнебезнең әгъзалары арасында ул – яманлык дөньясы, ул бөтен тәнебезне нәҗесли һәм бар тормышыбызны янгынга чорный, аның үзен исә җәһәннәм уты кабызып җибәрә.
Explore Ягъкубның хаты 3:6
7
Ягъкубның хаты 3:8
Ләкин телне беркем буйсындыра алмый: ул тыелгысыз, усал һәм зәһәр агу белән тулы.
Explore Ягъкубның хаты 3:8
8
Ягъкубның хаты 3:1
Имандашларым, бөтенегез дә остаз булырга омтылмагыз. Үзегез дә беләсез: өйрәтүче буларак, без башкаларга караганда катырак хөкемгә дучар булачакбыз.
Explore Ягъкубның хаты 3:1
Home
Bible
Plans
Videos