Ягъкубның хаты 3
3
Тел турында
1Имандашларым, бөтенегез дә остаз булырга омтылмагыз. Үзегез дә беләсез: өйрәтүче буларак, без башкаларга караганда катырак хөкемгә дучар булачакбыз. 2Без барыбыз да төрлечә абынабыз бит. Сүзендә абынмаган кеше – камил, ул үзенең тәнен дә тыя ала. 3Буйсындырыр өчен без атларга авызлык кидерәбез һәм шулай итеп аларның гәүдәләре белән идарә итә алабыз. 4Мисал итеп корабларны алыйк: никадәр зур булсалар да, аларны нинди көчле җилләр куып йөртсә дә, корабтагы койрыкчы кечкенә генә койрык ишкәге ярдәмендә аны теләгән якка бора ала. 5Тел дә шулай ук – гәүдәнең кечкенә генә әгъзасы булса да, чамасыз мактана. Урмандагы зур янгын да кечкенә генә очкыннан башланып китә. 6Тел дә – ут. Тәнебезнең әгъзалары арасында ул – яманлык дөньясы, ул бөтен тәнебезне нәҗесли һәм бар тормышыбызны янгынга чорный, аның үзен исә җәһәннәм уты кабызып җибәрә.
7Һәртөрле җанварларны, кошларны, сөйрәлүчеләрне, диңгез хайваннарын буйсындырып була, һәм кеше аларны буйсындырды да инде. 8Ләкин телне беркем буйсындыра алмый: ул тыелгысыз, усал һәм зәһәр агу белән тулы. 9Тел белән Атабыз Раббыны данлыйбыз, шул ук тел белән Аллаһыга охшатып яратылган кешеләрне каргыйбыз – 10бер үк авыздан данлау да, каргыш та чыга. Имандашларым, алай булырга тиеш түгел! 11Бер үк чишмәдән төче һәм тозлы су чыгамыни? 12Имандашларым, инҗир агачында зәйтүн җимеше, ә йөзем сабагында инҗир үсәмени? Тозлы чишмә дә төче су бирә алмый.
Чын зирәклек
13Арагызда зирәк, акыллы адәмнәр бар икән, үзләренең үрнәк булырдай яшәү рәвеше, басынкылыгы һәм акыл белән кылган гамәлләре аша моны расласыннар. 14Әмма йөрәгегезне ачы көнчелек һәм мин-минлек биләсә, масаймагыз һәм ялганыгыз белән хакыйкатьне бозмагыз. 15Андый зирәклек югарыдан түгел, ул – дөньядан; рухи түгел, җеннәрдән килә. 16Кайда көнчелек һәм мин-минлек, шунда таркаулык, һәртөрле яман эш хөкем сөрә. 17Ә югарыдан килгән зирәклек иң элек саф, шулай ук тыныч, тыйнак, тыңлаучан була, шәфкать һәм игелекле эшләр белән тулы, кешеләрне тигез күрә һәм икейөзле түгел. 18Тәкъвалык орлыгын тынычлыкта чәчәләр, һәм ул орлык иминлек саклаучыларга уңыш китерә.
Currently Selected:
Ягъкубның хаты 3: ИНҖ2025
Highlight
Share
Copy

Want to have your highlights saved across all your devices? Sign up or sign in
© Институт перевода Библии, 2025