1
Эфеслеләргә хат 6:12
Инҗил
ИНҖ2025
Без кешеләргә каршы түгел, ә шушы караңгылык дөньясы белән идарә итүче башлыкларга, хакимиятләргә, җитәкчеләргә һәм күктәге явыз рухларга каршы көрәшәбез.
Compare
Explore Эфеслеләргә хат 6:12
2
Эфеслеләргә хат 6:18
Һәртөрле дога һәм үтенеч белән Аллаһыга һәрчак Рух кушканча мөрәҗәгать итегез. Бу максатка ирешү өчен уяу булып, Аллаһының изге халкы өчен армый-талмый догада булыгыз.
Explore Эфеслеләргә хат 6:18
3
Эфеслеләргә хат 6:11
Иблиснең мәкерле ниятләренә каршы тора алыр өчен, Аллаһыдан бирелгән гаскәриләр киеме киегез, коралланыгыз.
Explore Эфеслеләргә хат 6:11
4
Эфеслеләргә хат 6:13
Шуңа күрә, явызлык һөҗүмгә күчкән көнне каршы торыр һәм бирешмәс өчен, Аллаһыдан бирелгән гаскәриләр киеме киегез, коралланыгыз.
Explore Эфеслеләргә хат 6:13
5
Эфеслеләргә хат 6:16-17
иман калканын һәрчак кулыгызда тотыгыз – шуның ярдәмендә явыз иблиснең утлы укларын сүндерә алырсыз. Коткаруны тимер башлык итеп киегез һәм Рух кылычын – Аллаһы сүзен алыгыз.
Explore Эфеслеләргә хат 6:16-17
6
Эфеслеләргә хат 6:14-15
Билегезне хакыйкать билбавы белән буып һәм тәкъвалык көбәсе киеп нык торыгыз, иминлек турында Яхшы хәбәр белдерергә әзер булуыгызны аяк киеме итеп киегез
Explore Эфеслеләргә хат 6:14-15
7
Эфеслеләргә хат 6:10
Йомгаклап шуны әйтәсем килә: Хакимебез белән тыгыз бәйләнештә булып, Аның кодрәте һәм көче белән ныгыгыз.
Explore Эфеслеләргә хат 6:10
8
Эфеслеләргә хат 6:2-3-2-3
«Ата-анаңны хөрмәт ит!» – Аллаһының беренче әмере шул; әлеге әмергә «шулай эшләсәң, тормышың имин һәм җирдә гомерең озын булыр» дигән вәгъдә өстәлгән.
Explore Эфеслеләргә хат 6:2-3-2-3
9
Эфеслеләргә хат 6:1
Балалар, Хакимебез хакына ата-анагызга тыңлаучан булыгыз, чөнки бу сезнең бурычыгыз.
Explore Эфеслеләргә хат 6:1
Home
Bible
Plans
Videos