Эфеслеләргә хат 6
6
Балалар һәм ата-аналар
1Балалар, Хакимебез хакына ата-анагызга тыңлаучан булыгыз, чөнки бу сезнең бурычыгыз. 2-3«Ата-анаңны хөрмәт ит!» – Аллаһының беренче әмере шул; әлеге әмергә «шулай эшләсәң, тормышың имин һәм җирдә гомерең озын булыр» дигән вәгъдә өстәлгән.
4Ә сез, аталар, балаларыгызның күңелен кайтармагыз, аларны Хаким өйрәткәнчә тәрбияләп һәм үгетләп үстерегез.
Коллар һәм хуҗалар
5Коллар, җирдәге хуҗаларыгызга курку катыш тирән хөрмәт белән, ихлас күңелдән, Мәсихкә буйсынгандай буйсыныгыз. 6Сез моны күз буяр, аларга ярар өчен түгел, Аллаһы ихтыярын саф күңел белән, Мәсих коллары буларак үтәгез. 7Кешеләргә түгел, Хаким Гайсәгә хезмәт иткән кебек тырышлык күрсәтегез. 8Хакимебезнең һәркемгә – колмы ул, иреклеме – эшләгән игелеге өчен әҗер бирәчәген беләсез.
9Сез дә, хуҗалар, колларыгызга шундый ук мөнәсәбәттә булыгыз, аларга янаудан тыелыгыз. Сезнең дә, аларның да Хуҗасы күкләрдә бер үк икәнне беләсез булыр, ә Аның алдында бар кеше дә тигез.
Рухи кораллар
10Йомгаклап шуны әйтәсем килә: Хакимебез белән тыгыз бәйләнештә булып, Аның кодрәте һәм көче белән ныгыгыз. 11Иблиснең мәкерле ниятләренә каршы тора алыр өчен, Аллаһыдан бирелгән гаскәриләр киеме киегез, коралланыгыз. 12Без кешеләргә каршы түгел, ә шушы караңгылык дөньясы белән идарә итүче башлыкларга, хакимиятләргә, җитәкчеләргә һәм күктәге явыз рухларга каршы көрәшәбез. 13Шуңа күрә, явызлык һөҗүмгә күчкән көнне каршы торыр һәм бирешмәс өчен, Аллаһыдан бирелгән гаскәриләр киеме киегез, коралланыгыз. 14Билегезне хакыйкать билбавы белән буып һәм тәкъвалык көбәсе киеп нык торыгыз, 15иминлек турында Яхшы хәбәр белдерергә әзер булуыгызны аяк киеме итеп киегез, 16иман калканын һәрчак кулыгызда тотыгыз – шуның ярдәмендә явыз иблиснең утлы укларын сүндерә алырсыз. 17Коткаруны тимер башлык итеп киегез һәм Рух кылычын – Аллаһы сүзен алыгыз.
18Һәртөрле дога һәм үтенеч белән Аллаһыга һәрчак Рух кушканча мөрәҗәгать итегез.
Бу максатка ирешү өчен уяу булып, Аллаһының изге халкы өчен армый-талмый догада булыгыз. 19Яхшы хәбәрнең серен кыюлык белән белдерүемне теләп, сөйләгән чакта кирәкле сүзләр телемә килеп торсын дип, минем өчен дә дога кылыгыз. 20Хәзер дә – зинданда утырган чагымда да мин Яхшы хәбәрнең илчесе булып калам. Кыюлык белән вәгазьләвемне дәвам итеп, үз вазифамны тиешенчә башкара алуым өчен дога кылыгыз.
Сәламнәр һәм изге теләкләр
(Көлессәйлеләргә хат 4:7-8)
21Кадерле имандашыбыз һәм Хакимебезнең тугры хезмәтчесе Тухик минем хәлләр һәм эшләрем турында сезгә барысын да сөйләп бирер. 22Безнең хакта белеп торыгыз һәм күңелләрегез юансын дип, сезнең янга аны юллыйм.
23Атабыз Аллаһыдан һәм Хакимебез Гайсә Мәсихтән имандашларыбызга иминлек, мәхәббәт һәм иман ныклыгы бирелсен! 24Хакимебез Гайсә Мәсихне чиксез сөю белән яратучыларның барысына Аллаһының мәрхәмәте юлдаш булсын!
Currently Selected:
Эфеслеләргә хат 6: ИНҖ2025
Highlight
Share
Copy
Want to have your highlights saved across all your devices? Sign up or sign in
© Институт перевода Библии, 2025