Шулай ук, Аның чакыруы сезгә нинди өмет биргәнен, изгеләр алачак мирасның мул һәм данлы икәнен, бездәге, ягъни иман итүчеләрдәге куәтенең чагыштыргысыз бөек икәнен белүегезне теләп, Ул сезнең күңел күзләрегезне яктыртсын дип дога кылам. Аллаһы шул көч-кодрәте белән Мәсихне үледән терелтеп күкләрдә Үзенең уң ягына – барлык җитәкчеләрдән, хакимнәрдән, куәтләрдән һәм көчләрдән өстенрәк итеп утыртты, ә Аның Исемен бу гасырда гына түгел, киләчәк гасырларда да барлык атаклы исемнәрдән югарырак итте.