1
Саннар 22:28
Изге Язма
TtrBBL
Шулвакыт Раббы ишәккә тел бирде, һәм ишәк Билгамга: – Нәрсә эшләдем соң мин сиңа?! Инде өченче мәртәбә кыйныйсың, – диде.
Compare
Explore Саннар 22:28
2
Саннар 22:31
Шулчак Раббы Билгамның күзләрен ачты, һәм Билгам кылыч тотып юлда басып торган Раббы фәрештәсен күрде. Билгам, иелеп, йөзе белән җиргә капланды.
Explore Саннар 22:31
3
Саннар 22:32
Раббы фәрештәсе аңа әйтте: – Ни өчен син ишәгеңне инде өч тапкыр кыйнадың? Мин монда сиңа комачаулар өчен килдем, чөнки тоткан юлың Минем күңелемә хуш килми.
Explore Саннар 22:32
4
Саннар 22:30
Билгамнан ишәк: – Гомерең буе атланып йөргән ишәгең түгелме соң мин синең?! Моңарчы синең алда болай кыландыммы мин?! – дип сорады. – Юк, – дип җавап бирде Билгам.
Explore Саннар 22:30
5
Саннар 22:29
Билгам ишәккә: – Чөнки ачуымны чыгардың! Кулымда кылыч булса, сине шундук үтергән булыр идем, – диде.
Explore Саннар 22:29
6
Саннар 22:27
Билгам атланган ишәк, Раббы фәрештәсен күреп, җиргә ятты. Билгамның ачуы чыкты, һәм ул тагын ишәген таяк белән кыйный башлады.
Explore Саннар 22:27