YouVersion Logo
Search Icon

Саннар 22

22
Бәлакның Билгамны чакыруы
1Исраилиләр, Мәаб тигезлегенә таба юл тотып, Үрдүн аръягындагы Әрихә шәһәре каршына җитәрәк туктап калдылар һәм шунда чатырларын кордылар.
2Мәаб патшасы Сиппор углы Бәлак исраилиләрнең амориләр белән нәрсә эшләгәнен күрде. 3Мәабиләр бу халыктан курка калдылар, чөнки алар күп санлы иде. Исраилиләрдән аларның котлары алынды.
4Мәабиләр Мидьян өлкәннәренә:
– Бу халык, болындагы үләнне ашап бетергән үгез кебек, әйләнә-тирәбездәге бар нәрсәне ашап бетерәчәк, – дип әйтте.
Бу вакытта Мәабта патша булып торган Сиппор углы Бәлак, 5үзенең туган якларына, Фырат елгасы буендагы Петор шәһәренә илчеләр җибәреп, анда яшәүче Бигур углы Билгамны ярдәмгә чакырды, аңа: «Менә, Мисырдан бер халык чыгып, җир йөзен каплап алды, һәм ул халык хәзер минем белән янәшәдә яши. 6Син, килеп, минем өчен бу халыкка ләгънәт укы, чөнки ул миннән көчлерәк. Син ләгънәтләсәң, бәлкем, мин аны җиңә һәм бу җирдән куып чыгара алырмын. Миңа мәгълүмдер: син фатихалаган кеше – мөбарәк, син ләгънәтләгән кеше исә каргалган була», – дип әйтергә кушты.
7Мәаб өлкәннәре белән Мидьян өлкәннәре, фал ачкан өчен түләү хакы алып, Билгам янына килделәр һәм аңа Бәлак әйткәннәрне сөйләп бирделәр. 8Билгам аларга:
– Бу төнне монда үткәрегез, Раббы миңа ничек дип әйтсә, сезгә шулай җавап кайтарырмын, – диде.
Мәаб башлыклары Билгам янында калдылар. 9Аллаһы, Билгам янына килеп:
– Синең яндагы бу кешеләр кемнәр алар? – дип сорады.
10Билгам Аллаһыга әйтте:
– Минем янга аларны Мәаб патшасы Сиппор углы Бәлак җибәргән һәм менә шуларны әйтергә кушкан: 11«Менә, Мисырдан бер халык чыкты да җир йөзен каплап алды. Хәзер кил дә минем өчен бу халыкка ләгънәт укы. Бәлкем, мин аңа каршы сугыша һәм аны куып чыгара алырмын».
12Аллаһы Билгамга әйтте:
– Алар белән барма һәм бу халыкка ләгънәт укыма, чөнки ул фатихаланган халык.
13Билгам, иртән торгач, аларга:
– Барыгыз, үз җирегезгә кайтыгыз, чөнки Раббы миңа сезнең белән барырга рөхсәт итми, – диде.
14Мәаб башлыклары, Бәлак янына кайтып, аңа әйттеләр:
– Билгам безнең белән килергә риза булмады.
15Бәлак исә тагын да күбрәк һәм тагын да дәрәҗәлерәк башлыклар җибәрде. 16Алар, Билгам янына килеп, аңа болай дип әйттеләр:
– Сиппор углы Бәлак: «Минем янга килүдән баш тартмасаң иде. 17Мин сиңа зур хөрмәт күрсәтермен, һәм ни кушсаң, шуны эшләрмен. Килче, зинһар, минем өчен бу халыкка ләгънәт укы», – дип әйтә.
18Әмма Билгам аларга болай дип җавап бирде:
– Бәлак миңа көмеш вә алтын тулы сараен тәкъдим итсә дә, Раббы Алламның әмеренә каршы килеп, мин үз теләгем белән һичнәрсә эшли алмас идем. 19Шулай да бу төнгә сез монда калыгыз – Раббы миңа тагын нәрсә әйтер икән.
20Төнлә белән Аллаһы, Билгам янына килеп, аңа:
– Бу кешеләр сине чакырырга килгәннәр икән, тор да алар белән бар, тик Мин кушканнарны гына үтә, – диде.
Билгамның ана ишәге
21Иртә белән Билгам торды да, үзенең ана ишәген иярләп, Мәаб башлыклары белән китеп барды. 22Әмма Билгамның китеп баруына Аллаһының ачуы чыкты, һәм Раббы фәрештәсе, Билгамга комачаулар өчен, аның юлына аркылы басты. Билгам, үзе белән ике хезмәтчесен ияртеп, ишәгенә атланып бара иде. 23Аның ишәге, кылыч тотып юлда басып торучы Раббы фәрештәсен күрүгә, юлдан борылды да кырга кереп китте, Билгам исә, ишәген юлга кертмәкче булып, аны кыйнарга тотынды.
24Аннары Раббы фәрештәсе ике йөзем бакчасы арасындагы тар юлга чыгып басты, ә тар юлның ике ягында да дивар иде. 25Раббы фәрештәсен күреп, ишәк диварга сыенды да Билгамның аягын кысты – Билгам тагын ишәген кыйный башлады.
26Аннары Раббы фәрештәсе, алгарак узып, ишәккә уңга да, сулга да борылырлык җай булмаган тар урынга килеп басты. 27Билгам атланган ишәк, Раббы фәрештәсен күреп, җиргә ятты. Билгамның ачуы чыкты, һәм ул тагын ишәген таяк белән кыйный башлады. 28Шулвакыт Раббы ишәккә тел бирде, һәм ишәк Билгамга:
– Нәрсә эшләдем соң мин сиңа?! Инде өченче мәртәбә кыйныйсың, – диде.
29Билгам ишәккә:
– Чөнки ачуымны чыгардың! Кулымда кылыч булса, сине шундук үтергән булыр идем, – диде.
30Билгамнан ишәк:
– Гомерең буе атланып йөргән ишәгең түгелме соң мин синең?! Моңарчы синең алда болай кыландыммы мин?! – дип сорады.
– Юк, – дип җавап бирде Билгам.
Фәрештәнең Билгамны шелтәләве
31Шулчак Раббы Билгамның күзләрен ачты, һәм Билгам кылыч тотып юлда басып торган Раббы фәрештәсен күрде. Билгам, иелеп, йөзе белән җиргә капланды.
32Раббы фәрештәсе аңа әйтте:
– Ни өчен син ишәгеңне инде өч тапкыр кыйнадың? Мин монда сиңа комачаулар өчен килдем, чөнки тоткан юлың Минем күңелемә хуш килми. 33Ишәк, Мине күреп, инде өч мәртәбә читкә борылды. Әгәр ул Миннән читкә борылмаса, Мин сине үтергән, ә ишәкне исән калдырган булыр идем.
34Билгам Раббы фәрештәсенә әйтте:
– Гөнаһлымын! Миңа комачаулар өчен юлда басып торуыңны белмәдем. Алай ризалыгың булмагач, мин кире китим.
35Раббы фәрештәсе Билгамга:
– Бу кешеләр белән бар, әмма Мин сиңа нәрсә әйтсәм, аларга шуны гына сөйлә, – диде.
Билгам шуннан Бәлак башлыклары белән бергә китте.
Бәлакның Билгамны каршыларга чыгуы
36Бәлак, Билгамның килүен ишетеп, аны каршылар өчен Арнон елгасы буена, Мәаб чигендәге бер шәһәргә килде. 37Бәлак Билгамга әйтте:
– Сине чакырып, мин моннан алда да кешеләр җибәргән идем. Нигә килмәдең син? Әллә мин сиңа хөрмәт күрсәтерлек хәлдә түгелме?!
38Билгам:
– Менә, килдем. Әмма нәрсә әйтә алам соң мин?! Аллаһы нәрсә кушса, шуны гына сөйләргә тиеш мин! – диде Бәлакка.
39Билгам белән Бәлак Кыръят-Хусот шәһәренә юнәлделәр. 40Бәлак үгезләр вә сарыклар корбан итте һәм итнең бер өлешен Билгамга һәм аның белән килгән башлыкларга бирде. 41Икенче көнне иртә белән Бәлак, Билгамны ияртеп, Бамот-Багал биеклегенә менде. Шуннан торып, Билгам Исраил станының бер өлешен күрә алды.

Currently Selected:

Саннар 22: TtrBBL

Highlight

Copy

Compare

Share

None

Want to have your highlights saved across all your devices? Sign up or sign in

Video for Саннар 22