1
Саннар 21:8
Изге Язма
TtrBBL
һәм Раббы аңа: – Елан сыны яса да озын колга башына беркет: елан чаккан һәркем аңа карап тереләчәк, – диде.
Compare
Explore Саннар 21:8
2
Саннар 21:9
Шуннан Муса, бакырдан елан сыны ясап, озын колга башына беркетте, һәм елан чаккан һәркем аңа карап исән калды.
Explore Саннар 21:9
3
Саннар 21:5
Аллаһы белән Мусадан зарланып, халык сукранырга тотынды: – Ни өчен безне Мисырдан алып чыктыгыз, без чүлдә һәлак булсын дипме?! Чөнки монда икмәк тә, су да юк, һәм бу яраксыз ризыктан инде күңелебез бизде.
Explore Саннар 21:5
4
Саннар 21:6
Раббы шунда халык арасына агулы еланнар җибәрде; алар халыкны чагарга тотындылар, һәм исраилиләрнең күбесе үлде.
Explore Саннар 21:6
5
Саннар 21:7
Халык Муса янына килеп әйтте: – Раббыга һәм сиңа каршы сөйләп, без гөнаһ эшләдек; Раббыдан ялварып сора – еланнарны бездән алсын. Муса халык өчен гыйбадәт кылып ялварды
Explore Саннар 21:7