1
Марк 5:34
Изге Язма
TtrBBL
– Кызым, сине ышануың савыктырды, имин йөр һәм сәламәт бул, – диде аңа Гайсә.
Compare
Explore Марк 5:34
2
Марк 5:25-26-25-26
Арада унике ел дәвамында кан килүдән газапланган бер хатын да бар иде. Ул бик күп табибларда дәваланган, бөтен байлыгын сарыф итсә дә, файдасын күрмәгән, киресенчә, аның хәле начарлана гына барган.
Explore Марк 5:25-26-25-26
3
Марк 5:29
һәм, кан килү шундук туктап, хатын үзенең тулысынча савыгуын тойды.
Explore Марк 5:29
4
Марк 5:41
Баланың кулыннан тотып, Гайсә аңа: – Талита, кум! («Кызым, сиңа әйтәм, тор!») – диде.
Explore Марк 5:41
5
Марк 5:35-36
Гайсә шулай дип сөйләп торган арада, гыйбадәтханә башлыгының өеннән килеп, башлыкка: – Кызың вафат. Остазны ник борчып торырга, – дип әйттеләр. Әмма Гайсә, аларның сүзләрен игътибарга алмыйча, башлык булган кешегә: – Курыкма, тик ышан гына! – диде.
Explore Марк 5:35-36
6
Марк 5:8-9
Чөнки Гайсә әлеге кешенең эченә оялаган җенгә: «Явыз рух, бу адәмнән чыгып кит!» – дип боерган иде. – Исемең ничек синең? – дип сорады Гайсә җеннән. – Без бик күптер, шуңа күрә минем исемем – Гаскәр, – дип җавап бирде теге.
Explore Марк 5:8-9
Home
Bible
Plans
Videos