1
Марк 6:31
Изге Язма
TtrBBL
Ул аларга: – Ә хәзер, берәр аулак урынга барып, ял итеп алыйк, – диде. Чынлап та, һаман кемнәрдер бер-бер артлы яннарына килеп торганга күрә, аларның хәтта ашап алырга да вакытлары калмый иде.
Compare
Explore Марк 6:31
2
Марк 6:4
– Пәйгамбәрне һәр җирдә ихтирам итәләр, тик үз илендә, үз туганнары һәм гаиләсе тарафыннан гына хөрмәт юк аңа, – диде аларга Гайсә.
Explore Марк 6:4
3
Марк 6:34
Ярга чыккач, Гайсә шактый зур халык төркемен күрде һәм аларны бик кызганды, чөнки алар көтүчесез сарыклар кебек иде. Шуннан аларны күп нәрсәләргә өйрәтә башлады.
Explore Марк 6:34
4
Марк 6:5-6
Шуңа күрә Ул анда һичнинди кодрәтле эш кыла алмады, куллары белән орынып, фәкать берничә авыру кешене генә савыктырды. Аларның ышанмаулары Гайсәне гаҗәпкә калдырды. Гайсә, әйләнә-тирәдәге авылларда йөреп, халыкка гыйлем бирүен дәвам итте.
Explore Марк 6:5-6
5
Марк 6:41-43
Гайсә биш икмәк белән ике балыкны алды да күккә карап шөкрана кылды һәм, халыкка сындыргалап өләшер өчен, икмәкне шәкертләренә бирде. Ике балыкны да Ул бөтенесенә бүлеп бирде. Барысы да туйганчы ашады. Аннары икмәк һәм балык сыныкларын, җыеп, унике кәрзингә тутырдылар.
Explore Марк 6:41-43
Home
Bible
Plans
Videos