1
Марк 4:39-40
Изге Язма
TtrBBL
Ул, торып, җилне тыйды, ә күлгә: – Шаулама, тынычлан! – дип боерды. Җил туктады, һәм әйләнә-тирәдә тынлык урнашты. – Ни өчен сез шундый куркак? Әле һаман ышанычыгыз юкмы? – диде Гайсә аларга.
Compare
Explore Марк 4:39-40
2
Марк 4:41
Котлары алынган шәкертләр бер-берсенә: – Кем соң Ул? Җил дә, күл дә Аңа буйсына ич, – диештеләр.
Explore Марк 4:41
3
Марк 4:38
Гайсә исә көймәнең койрыгында башын мендәргә салып йокыга киткән иде. Шәкертләре, Аны уятып: – Остаз, батабыз бит! Ә Синең исеңдә дә юк! – диде.
Explore Марк 4:38
4
Марк 4:24
Аннары Гайсә аларга болай дип әйтте: – Ишеткән сүзләргә игътибарлы булыгыз. Нинди үлчәм белән үлчәсәгез, сезгә дә шундый үлчәм белән үлчәп бирерләр һәм өстәрләр дә.
Explore Марк 4:24
5
Марк 4:26-27
Әйткәннәргә өстәп, Гайсә болай диде: – Аллаһы Патшалыгы менә нәрсәгә охшаган: кеше орлык чәчә, аннары ул төнлә йоклый, көндезен тора, ә орлык, шытып чыгып, өскә үрмәли. Кеше моның ничек булуын белми дә.
Explore Марк 4:26-27
6
Марк 4:23
Колаклары булганнар – ишетсеннәр!
Explore Марк 4:23
Home
Bible
Plans
Videos