Төшләрендә Һируд янына кире килмәскә дип кисәтү алгач, башка юл белән үз илләренә кайтып киттеләр.
Алар китү белән, Раббы фәрештәсе Йосыфның төшендә күренеп:
– Баланы анасы белән алып, Мисырга кач. Мин сиңа әйткәнгә кадәр, шунда кал, чөнки Һируд Баланы табып үтерергә ниятли, – диде.