Гөнаһлы табигатьнең эшләре күренеп тора: алар – фәхешлек, бозыклык, азгынлык, потка табыну, сихерчелек, дошманлык, ызгыш-талаш, хөсетлек, бик нык ярсу, үз-үзеңә файда эзләү, низаглар, үзара каршылыклар, көнчелек, эчкечелек, котырынкы эчү мәҗлесләре һәм шуларга охшаш башкалар. Инде элек әйткәнемчә, сезне яңадан кисәтәм: болай эшләүчеләр Аллаһы Патшалыгына ия булмаслар.