1
Эфеслеләргә хат 2:10
Изге Язма
TtrBBL
Безне Аллаһы бар итте, Ул алдан әзерләгән игелекле эшләрне башкарып яшәү өчен, без Мәсих Гайсә аркылы барлыкка китерелдек.
Compare
Explore Эфеслеләргә хат 2:10
2
Эфеслеләргә хат 2:8-9
Сез Аллаһы мәрхәмәте белән иман аша котылдыгыз. Сезнең үзегездән түгел, бу – Аллаһы бүләге. Бу – кылган эшләрегезнең нәтиҗәсе түгел, шуңа күрә беркем дә мактанмасын.
Explore Эфеслеләргә хат 2:8-9
3
Эфеслеләргә хат 2:4-5
Әмма чиксез шәфкатьле Аллаһы безгә Үзенең бөек мәхәббәтен күрсәтте: безне, әле яман эшләребез аркасында үле булганда, Мәсих белән бергә терелтте. Сез Аның мәрхәмәте белән котылдыгыз.
Explore Эфеслеләргә хат 2:4-5
4
Эфеслеләргә хат 2:6
Әйе, Ул безне Мәсих Гайсә белән бергә үледән терелтте һәм күкләрдә Аның белән янәшә утыртты.
Explore Эфеслеләргә хат 2:6
5
Эфеслеләргә хат 2:19-20
Димәк, сез инде – читләр һәм килмешәкләр түгел, Аллаһының изге халкы милләттәшләре һәм Аның гаиләсе әгъзалары. Нигезен рәсүлләр һәм пәйгамбәрләр тәшкил иткән бина буларак төзелгәнсез сез. Бу нигезнең иң мөһим почмак ташы исә – Мәсих Гайсә Үзе.
Explore Эфеслеләргә хат 2:19-20