YouVersion Logo
Search Icon

Эфеслеләргә хат 2

2
Үлемнән тормышка
1Сез яман эшләрегез һәм гөнаһларыгыз аркасында үле идегез. 2Сез элек бу дөньядагы явыз гадәтләргә, һава киңлекләрендәге рухи көчләр белән идарә итүче рухка буйсынып яшәдегез. Ул рух Аллаһыга буйсынмаучы кешеләрдә хәзер дә гамәлдә. 3Без барыбыз да кайчандыр шундый идек һәм тәнебез нәфесләренә, уйларыбызга ияреп, табигатебезнең теләкләре буенча яшәдек. Безне дә табигатебез аркасында калган башкаларны көткән кебек үк Аллаһының ачуы көтә иде. 4Әмма чиксез шәфкатьле Аллаһы безгә Үзенең бөек мәхәббәтен күрсәтте: 5безне, әле яман эшләребез аркасында үле булганда, Мәсих белән бергә терелтте. Сез Аның мәрхәмәте белән котылдыгыз. 6Әйе, Ул безне Мәсих Гайсә белән бергә үледән терелтте һәм күкләрдә Аның белән янәшә утыртты. 7Моның белән ул Үз мәрхәмәтенең чиксез байлыгын һәм Мәсих Гайсә аша безгә булган игелеклелеген киләчәк гасырларда күрсәтергә теләде. 8Сез Аллаһы мәрхәмәте белән иман аша котылдыгыз. Сезнең үзегездән түгел, бу – Аллаһы бүләге. 9Бу – кылган эшләрегезнең нәтиҗәсе түгел, шуңа күрә беркем дә мактанмасын. 10Безне Аллаһы бар итте, Ул алдан әзерләгән игелекле эшләрне башкарып яшәү өчен, без Мәсих Гайсә аркылы барлыкка китерелдек.
Мәсихтә бер булу
11Шулай итеп, элекке тормышыгызны исегезгә төшерегез. Сезне, тумышыгыз белән яһүд милләтеннән булмаганнарны, үзләре тән йоласын үтәп, «сөннәткә утыртылганнар» дип аталучы кешеләр «сөннәтсезләр» дип атыйлар иде. 12Ул чакта сез Мәсихсез, Исраил җәмгыятеннән читтә, Аллаһы Үз халкына биргән вәгъдәгә нигезләнгән килешүләрдән ерак, бу дөньяда өметсез һәм Аллаһысыз идегез. 13Ул чакта Аллаһыдан ерак булсагыз да, хәзер сез Мәсих Гайсәдә, Аның каны аркылы Аллаһыга якынлаштыгыз.
14Мәсих Үзе тынычлыгыбыздыр, Ул яһүдиләрне һәм яһүди булмаганнарны да бер итте, Үз үлеме белән аларны аерып торучы дошманлык киртәсен җимерде. 15Ул Канунны әмерләре һәм кагыйдәләре белән бергә гамәлдән чыгарды. Аның максаты болай иде: Үзендә бу ике төркемнән яңа бер халык#2:15 …ике төркемнән яңа бер халык… – Грек телендәге төп нөсхәдә сүзгә-сүз: ике кешедән яңа бер кеше. булдыру һәм шуның белән татулык урнаштыру, 16Үзенең хачтагы үлеме белән араларындагы дошманлыкны юкка чыгарып, икесен бер тәндә Аллаһы белән татулаштыру. 17Мәсих килеп, сезгә, Аллаһыдан ерактагыларга, шулай ук Аллаһыга якын булганнарга да татулык турында Яхшы хәбәр игълан итте. 18Аның аша безнең икебезнең, ягъни яһүдиләрнең һәм яһүди булмаганнарның, бер Рух белән Ата каршына барыр юлыбыз бар. 19Димәк, сез инде – читләр һәм килмешәкләр түгел, Аллаһының изге халкы милләттәшләре һәм Аның гаиләсе әгъзалары. 20Нигезен рәсүлләр һәм пәйгамбәрләр тәшкил иткән бина буларак төзелгәнсез сез. Бу нигезнең иң мөһим почмак ташы исә – Мәсих Гайсә Үзе. 21Ул бөтен бинаны бергә кушып тота, һәм бина өскә күтәрелә-күтәрелә, Аның – Хакимебез Гайсә аша Изге йорт булып үсеп җитә. 22Сез дә Мәсихтә башкалар белән бергә Үз Рухы белән Аллаһы яши торган йорт булып төзеләсез.

Highlight

Copy

Compare

Share

None

Want to have your highlights saved across all your devices? Sign up or sign in