1
II Көринтлеләргә хат 5:17
Изге Язма
TtrBBL
Шулай итеп, Мәсих белән берләшкән кеше яңа зат итеп яратылган. Борынгысы үтеп китте – яңасы килде.
Compare
Explore II Көринтлеләргә хат 5:17
2
II Көринтлеләргә хат 5:21
Без, Мәсих белән берләшеп, Аллаһы каршында акланган саналсын өчен, гөнаһсыз Мәсихне Аллаһы кешеләр кылган гөнаһлар өчен гаепле итте.
Explore II Көринтлеләргә хат 5:21
3
II Көринтлеләргә хат 5:7
чөнки без күзгә күренгән нәрсәләр белән түгел, иман белән йөрибез.
Explore II Көринтлеләргә хат 5:7
4
II Көринтлеләргә хат 5:18-19
Боларның һәммәсе – Аллаһыдан, Ул безне Гайсә Мәсих аша Үзе белән татулаштырды һәм татулаштыру хезмәтен безгә ышанып тапшырды. Кешеләр кылган яман эшләрне гаепкә санамыйча, Аллаһы дөньяны Мәсих аша Үзе белән татулаштырды һәм татулашу турындагы хәбәрне безгә ышанып таратырга тапшырды.
Explore II Көринтлеләргә хат 5:18-19
5
II Көринтлеләргә хат 5:20
Шулай итеп, без – Мәсих вәкилләре, һәм Аллаһы Үзе безнең аша ничек үгетләсә, без шулай Мәсих исеменнән ялварабыз: Аллаһы белән татулашыгыз.
Explore II Көринтлеләргә хат 5:20
6
II Көринтлеләргә хат 5:15-16
Исәннәр инде үзләре өчен түгел, үзләре хакына Үлгән һәм үледән Терелтелгән өчен яшәсеннәр дип, Мәсих барысы хакына дә үлде. Шуңа күрә хәзер без беркемгә дә кеше үлчәме белән карамыйбыз. Мәсихкә элек шулай карасак та, хәзер инде алай карамыйбыз.
Explore II Көринтлеләргә хат 5:15-16
7
II Көринтлеләргә хат 5:14
Мәсихнең яратуы безнең белән идарә итә. Бер Кеше барыбыз хакына үлгән икән, димәк, һәммәсе дә үлгән дип ышанабыз.
Explore II Көринтлеләргә хат 5:14