1
Маттай 18:20
Инҗил
ИНҖ2025
Чөнки ике яки өч кеше Минем хакка җыелса, Мин дә алар арасында булырмын.
مقایسه
Маттай 18:20 را جستجو کنید
2
Маттай 18:19
Кабатлап әйтәм сезгә: арадан икегез, үзара килешеп, җирдә нәрсә генә сораса да, Күктәге Атам аны эшләр.
Маттай 18:19 را جستجو کنید
3
Маттай 18:2-3
Гайсә бер баланы чакырып алып аларның уртасына бастырды да: – Хак сүз әйтәм сезгә: әгәр, үзгәреп, балалар кебек булмасагыз, Күкләр Патшалыгына керә алмассыз, – диде.
Маттай 18:2-3 را جستجو کنید
4
Маттай 18:4
– Кем шушы бала кебек үзен кече итеп тота, Күкләр Патшалыгында шул иң бөеге булыр.
Маттай 18:4 را جستجو کنید
5
Маттай 18:5
Шушындый балаларның берсен Минем хакка күңеле белән кабул иткән кеше Мине кабул итә дигән сүз.
Маттай 18:5 را جستجو کنید
6
Маттай 18:18
Хак сүз әйтәм сезгә: җирдә сез тыйганны күктә Аллаһы да тыяр, ә җирдә сез рөхсәт иткәнне күктә Аллаһы да рөхсәт итәр.
Маттай 18:18 را جستجو کنید
7
Маттай 18:35
Әгәр туганыгызны ихлас күңелдән кичермәсәгез, Күктәге Атам да сезгә шундый ук мөгамәлә кылачак.
Маттай 18:35 را جستجو کنید
8
Маттай 18:6
Ә инде Миңа ышанган шушы садә балаларның берәрсен юлдан яздыручыны муенына тегермән ташы асып диңгез төпкеленә ташласалар, аның өчен яхшырак булыр иде.
Маттай 18:6 را جستجو کنید
9
Маттай 18:12
Ничек уйлыйсыз, әгәр берәүнең йөз сарыгы булып, шуның берсе адашса, әлеге кеше, туксан тугызын тауларда калдырып, адашкан сарыгын эзләп китмәсме әллә?
Маттай 18:12 را جستجو کنید
خانه
كتاب مقدس
برنامههای مطالعه
ویدیوها