YouVersion Logo
Search Icon

Филиппуйлыларга хат 4

4
Үгет-нәсыйхәтләр һәм сәламнәр
1Кадерлеләрем, мин сезне бик яратам, сезне бик күрәсем килә. Сез – минем шатлыгым һәм таҗым! Хаким Гайсәгә булган иманыгызда нык торыгыз!
2Әүдиядән дә, Сүнтүхиядән дә ялварып сорыйм: Хакимебез хакына тату яшәгез! 3Ә синнән, тугры көрәштәшем#4:3 …тугры көрәштәшем… – грек телендәге төп нөсхәдә әлеге сүз Сизиг исемле кешене дә аңлатырга мөмкин., шуны үтенеп сорыйм: бу хатыннарга дуслашырга ярдәм ит, чөнки алар икесе дә минем белән, Климис һәм исемнәре Тормыш китабына язылган башка хезмәттәшләрем белән иңне иңгә терәп Яхшы хәбәрне тарату хакына көрәштеләр. 4Хаким Гайсәдә булуыгызга куаныгыз! Кабатлап әйтәм: куаныгыз! 5Сезнең йомшак күңелле икәнегез һәркемгә мәгълүм булсын. Хакимебез инде бик якын! 6Һичнәрсә турында борчылмагыз, әмма дога кылганда да, үтенеч белән мөрәҗәгать иткәндә дә Аллаһы алдында теләкләрегезне һәрвакыт шөкер итеп белдерегез. 7Шул очракта Аллаһының кеше акылы ирешмәслек иминлеге йөрәкләрегезне һәм уй-фикерләрегезне Гайсә Мәсихтә саклар. 8Ниһаять, имандашларым, үзегезнең уй-фикерләрегезне һәрвакыт хакыйкатькә, хөрмәткә, гаделлеккә, сафлыкка, хуш күренгән нәрсәләргә, соклануга, әдәпкә һәм мактауга лаек эшләргә юнәлтегез. 9Миннән өйрәнгән, кабул иткән, ишетеп-күреп калган нәрсәләрнең барын да тырышып башкарыгыз, шул чакта иминлек Алласы сезнең юлдашыгыз булыр.
Бүләкләр өчен рәхмәт белдерү
10Йөрәкләрегездә минем хакта кабат кайгыртучанлык уянуын күреп мин бик куандым, һәм моның өчен Хакимебезгә рәхмәтлемен. Хәер, сез элек тә миңа карата кайгыртучан идегез, әмма моны гамәлдә күрсәтергә мөмкинлегегез булмады. 11Бу турыда мин нәрсәгәдер мохтаҗлык кичергәнгә әйтмим, чөнки булганы белән канәгатьләнергә өйрәндем. 12Мин фәкыйрьлекнең дә, муллыкның да нәрсә икәнен беләм. Минем баштан күп нәрсәләр кичте, һәм мин бар нәрсәгә әзермен: туклыкка һәм ачлыкка да, муллыкка һәм мохтаҗлыкка да. 13Миңа көч бирүче Зат аша мин барысын да булдыра алам. 14Шулай да михнәтләремне уртаклашып сез яхшы эшләдегез.
15Сез, филиппуйлылар, хәтерлисез булыр: Яхшы хәбәрне вәгазьли башлаган чорда, Македуниядән киткәч, сезне исәпкә алмаганда, иман итүчеләр бердәмлегенең берсе дә миңа матди ярдәм күрсәтмәде. 16Сез исә ихтыяҗымны канәгатьләндерү өчен хәтта Тессалуникәдә чагымда да берничә мәртәбә ярдәм җибәрдегез. 17Бүләк өмет итеп әйтүем түгел, мин бары тик табышыгызның артканнан-арта баруын гына телим. 18Мин бөтенесен, хәтта артыгы белән алдым. Эпафрудит аша сез җибәргәннәрнең барын да алдым һәм бернәрсәгә дә мохтаҗ түгелмен. Болар – хуш исле, Аллаһы күңеленә ятышлы, Аңа яраклы корбан. 19Аллам сезнең бар ихтыяҗларыгызны Үзенең данлы байлыгыннан Гайсә Мәсих аша канәгатьләндерәчәк. 20Атабыз Аллаһыга мәңгедән-мәңгегә дан булсын! Амин.
21Гайсә Мәсихтә булган һәр изгене сәламләгез. 22Сезне барлык изгеләр, бигрәк тә кайсар сараенда хезмәт итүчеләр сәламли.
23Хакимебез Гайсә Мәсихнең мәрхәмәте һәрчак юлдашыгыз булсын!

Highlight

Share

Copy

None

Want to have your highlights saved across all your devices? Sign up or sign in