Гайсә биш икмәк белән ике балыкны алды да күккә карап шөкрана кылды, аннары, икмәкне сындыргалап, халыкка өләшер өчен шәкертләренә бирде. Ике балыкны да Ул бөтенесенә бүлеп бирде. Һәммәсе туйганчы ашады; әле шуннан соң да икмәк һәм балык сыныклары белән унике кәрзин тулды.