Марк 16
16
Гайсә Мәсихнең үледән терелүе
(Маттай 28:1-8; Лүк 24:1-12; Яхъя 20:1-10)
1Шимбә көн үткәннән соң, магдалалы Мәрьям, Ягъкубның анасы Мәрьям һәм Салуми, Гайсәнең җәсәденә сөртер өчен, хуш исле майлар сатып алдылар. 2Атнаның беренче көнендә иртән иртүк, кояш чыгуга, алар кабер янына киттеләр.
3– Мәгарә авызын томалаган ташны кем читкә тәгәрәтер икән? – диеште алар бер-беренә.
4Килеп карасалар – әлеге шактый зур таш читтә ята! 5Мәгарә эченә кергәч, уң якта утырган ап-ак киемле яшь бер ир-атны күреп, алар куркып киттеләр.
6– Курыкмагыз! – диде ул аларга. – Сез хачка кадакланган насаралы Гайсәне эзлисездер. Ул үледән терелде, монда юк Ул. Менә Ул яткан урын. 7Гайсәнең шәкертләренә һәм Петергә, Ул сезне Гәлиләядә көтеп тора, дип хәбәр итегез; Ул алдан әйтеп куйганча, Аны шунда күрерсез.
8Котлары алынудан калтырап төшкән хатыннар мәгарәдән чыгып йөгерделәр. Бик нык курыкканга, әлеге хәл турында алар беркемгә берни әйтмәделәр.
Гайсә белән очрашулар
(Маттай 28:9-10, 16-20; Лүк 24:13-49; Яхъя 20:11-23)
9Атнаның беренче көнендә иртә таңда үледән терелгәч, Гайсә иң элек магдалалы Мәрьямгә күренде. (Кайчандыр бу хатыннан Ул җиде җенне куып чыгарган була.) 10Мәрьям, барып, хәсрәткә төшеп елап утырган шәкертләргә хәбәр итте. 11Гайсәнең исән булуын һәм Мәрьямнең Аны күрүен ишетсәләр дә, алар ышанмадылар.
12Шуннан соң Гайсә, бүтән кыяфәткә кереп, авылларына китеп баручы ике шәкертенә күренде. 13Тегеләр, шәһәргә әйләнеп кайтып, бу турыда башкаларга хәбәр иттеләр. Әмма аларның сүзенә дә ышанмадылар.
14Аннары Гайсә, ашап-эчеп утырган унбер шәкерте алдында пәйда булып, үледән терелгәннән соң Аны күрүчеләргә ышанмаганнары, туң йөрәкле булганнары өчен аларны шелтәләде. 15Ул:
– Барыгыз, бөтен җир йөзен йөреп чыгып, һәр җан иясенә Яхшы хәбәрне җиткерегез! – диде. – 16Шушы хәбәргә ышанган һәм суга чуму йоласын үтәгән кеше котылыр, ышанмаган кеше исә хөкем ителер. 17Ышанган адәмнәр төрле галәмәтләр күрсәтерләр: Минем исемем белән җеннәрне куып чыгарырлар, элек белмәгән яңа телләрдә сөйләрләр, 18елан тотсалар да, берәр агу эчсәләр дә, зыян-зарар күрмәсләр, куллары белән орынып авыру кешеләрне савыктырырлар.
19Шул сүзләрне әйткәннән соң, Хаким Гайсә күккә алынып Аллаһының уң ягына утырды. 20Ә шәкертләре, китеп, бөтен җир йөзе буйлап Яхшы хәбәрне таратып йөрде. Хуҗа-Хаким, аларның вәгазьләрен илаһи билгеләр белән раслап, аларга ярдәм итеп торды#16:9-20 Кайбер кулъязмаларда 9-20 нче аятьләр юк..
Currently Selected:
Марк 16: ИНҖ2025
Highlight
Share
Copy

Want to have your highlights saved across all your devices? Sign up or sign in
© Институт перевода Библии, 2025