Лүк 1
1
1-2Безнең арада булган вакыйгалар турында күпләр язарга алынды. Әлеге вакыйгаларны алар беренче көннәрдән үк барысын үз күзләре белән күргән кешеләрнең – Аллаһы Сүзен вәгазьләүчеләрнең шаһитлыгына таянып хикәяләде. 3-4Шулай итеп, мин дә, мөхтәрәм Тәүфил#1:3-4 Тәүфил – грек телендә «Теофилос»; «Аллаһының сөеклесе» яки «Аллаһыны сөюче» дигәнне аңлата., сиңа бирелгән белемнең дөреслегенә инануыңны теләп, барысын да башыннан ук җентекләп тикшергәннән соң, һәммәсе турында сиңа эзлекле рәвештә язарга карар кылдым.
Яхъяның туачагы алдан мәгълүм булу
5Яһүдиядә#1:5 Яһүдия – биредә бөтен Фәләстин җире күздә тотыла. 4:44, 6:17, 7:17 һәм 23:5 тә шул ук мәгънәдә. Һируд патша идарә иткән заманда, Абия нәселенә караган руханилар төркемендә#1:5 …төркемендә… – Иерусалимдәге Аллаһы йортында Һарун нәселеннән булган руханилар 24 төркемгә бүленеп чиратлашып хезмәт иткәннәр. Зәкәрия исемле берәү бар иде. Аның хатыны Элисабет та Һарун ыругыннан булып, 6алар икесе дә Раббының әмер-боерыкларын төгәл үтәүче тәкъва кешеләр иде. 7Элисабет балага уза алмаганга, олы яшькә җиткән бу икәүнең балалары юк иде.
8Зәкәрия төркеме үз чиратында Аллаһы хозурында рухани хезмәтен башкарган бер көнне, 9руханиларда кабул ителгәнчә жирәбә салганнан соң, Раббы йортында хуш исле сумала-майлар көйрәтү Зәкәриягә чыкты. 10Аллаһы йортында хуш исле сумала-майлар көйрәтелгәндә, бар халык тышкы якта дога кылып торды. 11Шулвакыт Зәкәрия алдында, хуш исле сумала-майлар көйрәтә торган мәзбәхтән уң якта, Раббы фәрештәсе пәйда булды. 12Фәрештәне күргәч Зәкәрия бик нык курыкты. 13Фәрештә исә аңа:
– Курыкма, Зәкәрия, синең догаң кабул булды, – диде. – Хатының Элисабет сиңа ир бала тудырыр, син аңа Яхъя#1:13 Яхъя – яһүдчә «Раббы мәрхәмәтле» мәгънәсендә. дип исем кушарсың. 14Синең күңелең шатлык-сөенеч белән тулыр, баланың тууына күпләр куаныр, 15чөнки Раббы каршында ул бөек булыр, шәраб һәм исерткеч эчемлекләр эчмәс, анасының карынында вакытта ук Изге Рух белән сугарылыр. 16Исраилиләрнең күбесен ул Раббыга, аларның үз Алласына кире кайтарыр; 17Ильясныкы кебек рухка һәм кодрәткә ия булып, Раббы алдыннан барыр, аталары белән балаларны татулаштырыр, Аллаһыга буйсынмасларны тәкъвалар юлына борыр, халыкны Раббы килүенә әзерләр.
18Фәрештәдән Зәкәрия:
– Моның шулай буласын мин ничек белермен? – дип сорады. – Мин инде карт, хатыным да олы яшьтә.
19– Мин – Аллаһы хозурындагы Җәбраилмен, – диде аңа фәрештә, – һәм Ул мине шушы куанычлы хәбәрне сиңа белдерү өчен җибәрде. 20Вакыты җиткәч, мин әйткәннәр чынга ашыр. Ә хәзер, минем сүзләремә ышанмаган өчен, әйткәннәрем тормышка ашканчы, телдән язарсың һәм сөйләшә алмассың.
21Бу вакытта халык, Зәкәриянең тоткарлануына аптырап, Аллаһы йортыннан аның чыгуын көтте. 22Аллаһы йортыннан чыккач, Зәкәрия сөйләшә алмады, һәм кешеләр аңа илаһи күренеш иңгәнен аңладылар. Шулай телдән язып, кешеләр белән ул ым-ишарәләр ярдәмендә аңлашты.
23Хезмәт башкару көннәре тәмамлангач, Зәкәрия өенә кайтты. 24Озакламый хатыны Элисабет балага узды һәм биш ай буена кеше арасына чыкмады. 25Элисабет:
– Минем хакка моны Раббы эшләде; шәфкать күрсәтеп, ил-күз алдында мине йөз каралыгыннан коткарды, – диде.
Гайсәнең туачагы алдан мәгълүм булу
26-28Элисабет балага узып алтынчы ай киткәч, Аллаһы Җәбраил фәрештәне Гәлиләя өлкәсендәге Насара шәһәренә, Мәрьям исемле гыйффәтле кыз янына җибәрде. Давыт нәселеннән булган Йосыф исемле кешегә ярәшелгән әлеге Мәрьям янына килеп, фәрештә:
– Иминлек сиңа, и Аллаһының мәрхәмәтенә ирешкән бәндә! Раббы синең белән! – диде.
29Мәрьям аптырап калды, бу сүзләрнең мәгънәсен аңларга тырышты. 30Фәрештә аңа:
– Курыкма, Мәрьям! Аллаһы сиңа мәрхәмәт кылды. 31Син буйга узарсың һәм Ир Бала табарсың, Аңа Гайсә#1:31 Гайсә – яһүдчә «Ешуа»; «Раббы коткара» дигәнне аңлата. дип исем кушарсың. 32Ул бөек булыр, Аны Аллаһы Углы дип йөртерләр. Раббы Алла Аңа ерак бабасы Давытның тәхетен бирер, 33Ул Ягъкуб халкы өстеннән мәңге патшалык итәр, һәм патшалыгының азагы булмас, – диде.
34Мәрьям исә фәрештәдән:
– Ничек шулай булыр икән? – дип сорады. – Мин бит әле кияүдә түгелмен!
35– Изге Рух иңеп, сине Аллаһы Тәгаләнең кодрәте чолгап алыр, шуңа күрә синнән туачак Бала изге булыр һәм Аллаһы Углы дип аталыр, – дип җавап бирде фәрештә. – 36Менә, кардәшең Элисабет, картайган булса да, ир балага узды. Кешеләр аны, карыны кысыр, дип әйтә иде, ә ул инде алтынчы аен авырлы, 37чөнки Аллаһы булдыра алмаган эш юк.
38– Мин – Раббы бәндәсемен, – диде Мәрьям. – Син ничек әйтсәң, шулай булсын.
Шуннан фәрештә аның яныннан китеп барды.
Мәрьямнең Элисабет янына кунакка килүе
39-40Озак та үтмәстән Мәрьям ашыгып кына таулы Яһүдиядә урнашкан шәһәргә, Зәкәрияләргә китеп барды; аларның өенә кергәч Элисабет белән исәнләште. 41Мәрьямнең сәламләвен ишетеп, Элисабет карынындагы бала тибенеп куйды, һәм Элисабет Изге Рух белән сугарылды. 42Ул күтәренке тавыш белән:
– Хатыннар арасында син иң мөбарәге! Карыныңдагы балаң да мөбарәктер! – диде. – 43Ни өчен шундый илтифатка лаек булдым икән? Минем янга Хакимемнең анасы килгән! 44Синең сәламеңне ишетүгә, карынымдагы балам шатлыгыннан талпынып куйды. 45Раббы сүзләренең гамәлгә ашуына ышанган хатын бәхетледер!
Мәрьямнең мәдхиясе
46«Күңелем Раббыны данлый,
47Рухым Аллаһыны – Коткаручымны уйлап шатлана,
48чөнки Ул Үзенең күндәм колына игътибар итте.
Моннан соң барлык буыннар мине бәхетле дип атар,
49чөнки Кодрәт Иясе минем өчен бөек эш кылды!
Аның исеме мөкатдәс!
50Үзеннән куркучыларга Ул буыннан-буынга шәфкать күрсәтеп килә.
51Ул Үзенең куәтле кулын сузды –
күңелендә тәкәббер уй йөрткәннәрне куып таратты;
52түрәләрне тәхеттән төшерде,
гадиләрне исә күтәрде;
53нигъмәте белән ачларны туйдырды,
байларны исә буш кул белән җибәрде.
54-55Ибраһимга һәм аның нәселенә
мәңге мәрхәмәтле булырмын, дип,
аталарыбызга биргән вәгъдәсен истә тотып,
Үз колы Исраилгә Ул ярдәмгә килде», – диде Мәрьям.
56Өч айга якын Элисабет янында кунак булганнан соң Мәрьям үз өенә кайтты.
Яхъяның тууы
57Вакыты җиткәч, Элисабет ир бала тудырды. 58Күршеләре һәм кардәшләре, Раббының Элисабетка зур шәфкать күрсәтүен ишетеп, аның белән бергә куандылар. 59Ә сигезенче көнне алар баланы сөннәткә утырту йоласына килделәр һәм аны атасы исеме белән Зәкәрия дип атарга теләделәр. 60Ләкин баланың анасы каршы килеп:
– Юк, аның исеме Яхъя булырга тиеш, – диде.
61– Синең кардәшләрең арасында андый исемне йөртүче юк бит, – диделәр аңа 62һәм ишарәләр ярдәмендә баланың атасыннан, нинди исем кушарга телисең, дип сорадылар.
63Зәкәрия, язу тактасы сорап алып, «аның исеме Яхъя» дип язды. Барысы да хәйран калды. 64Шул мизгелдә аның теле ачылды, һәм ул Аллаһыны данлап сөйли башлады. 65Зәкәрия белән Элисабетның күрше-тирәсендә яшәүчеләр барысы шомланып калды; таулы Яһүдиянең барлык төбәкләрендә әлеге вакыйга кеше теленнән төшмәде. 66Бу хакта ишеткән һәркем: «Бу бала кем булыр икән?» – дип баш ватты. Чөнки Раббының кодрәте аның белән булуы күренеп тора иде.
Зәкәриянең мәдхиясе
67Баланың атасы Зәкәрия Изге Рух белән сугарылды, һәм пәйгамбәрлек кылып әйтте:
68«Раббыны, Исраилнең Алласын данлыйк,
чөнки Ул ярдәмгә килде һәм Үз халкын азат итте,
69-70күп еллар элек изге пәйгамбәрләре аша вәгъдә иткәнчә,
Үзенең колы Давыт нәселеннән
куәтле Коткаручыны җибәрде.
71Коткаручы безне дошманнарыбыздан
һәм нәфрәт саклаучылардан йолып алачак.
72-75Дошманнардан котылгач,
гомеребезнең барлык көннәрендә
бернәрсәдән курыкмыйча,
Аллаһы алдында изге һәм тәкъва булып
Аңа хезмәт итә алсын өчен,
Аллаһы шул рәвешле ата-бабаларыбызга шәфкать күрсәтте,
Үзе төзегән изге Килешүне –
атабыз Ибраһимга биргән антын –
исендә тотты.
76Һәм син, сабый,
Аллаһы Тәгаләнең пәйгамбәре дип аталырсың,
чөнки Раббыга юл әзерләп,
Аның алдыннан барырсың,
77Аның халкына,
гөнаһларыгыз кичерелгәч
сезне котылу көтә, дип белдерерсең.
78-79Караңгыда һәм үлем күләгәсендә утырганнарга яктылык бирер,
аякларыбызны тынычлык юлына юнәлтер өчен,
шәфкате ташып торган Аллаһы безгә
югарыдан таң кояшы иңдерер».
80Ә бала үсә, рухи яктан ныгый бирде һәм, Исраил халкына күренер вакыты җиткәнче, чүл якларында яшәде.
Currently Selected:
Лүк 1: ИНҖ2025
Highlight
Share
Copy

Want to have your highlights saved across all your devices? Sign up or sign in
© Институт перевода Библии, 2025