YouVersion Logo
Search Icon

Маттай 23

23
Гайсәнең Канун белгечләреннән сакланырга кушуы
(Марк 12:38-40; Лүк 11:37-52; 20:45-47)
1Шуннан Гайсә халыкка һәм Үзенең шәкертләренә мөрәҗәгать итте:
2– Муса урынына хәзер фарисейлар һәм Канун белгечләре утырды. 3Шуңа күрә сез алар әйткәнне тыңлагыз һәм алар кушканны үтәгез, ләкин аларның гамәлләрен кабатламагыз, чөнки алар үзләре өйрәткән буенча гамәл кылмыйлар. 4Алар кеше җилкәсенә чамасыз авыр, уңайсыз йөк салалар, әмма аны кузгатыр өчен бармак та кыймылдатырга теләмиләр. 5Нәрсә генә эшләсәләр дә, кешеләр күрсен дип эшлиләр. Аларның дога кабы#23:5 Кап – яһүдиләр дога кылган вакытта маңгайларына һәм сул кулларына күн тартмачыклар бәйләгәннәр, эченә Тәүрат текстларыннан өзекләр салганнар. һаман зурая, киемнәренең чуклары озыная бара. 6Мәҗлесләрдә алар – түрдә, гыйбадәтханәләрдә дәрәҗәле урыннарда утыруны, 7мәйданнарда үзләрен ихтирам белән сәламләгәнне һәм «остаз» дип атаганны яраталар. 8Ә сезне «остаз» дип атамасыннар, чөнки сезнең Остазыгыз бары бер генә, һәм сез бер-берегезгә – туганнар. 9«Атам» дип җир йөзендә беркемне дә атамагыз, чөнки сезнең Атагыз бер генә, һәм Ул – күктә. 10Сезне «нәсыйхәтче» дип тә атамасыннар, чөнки бердәнбер Нәсыйхәтчегез – Мәсих. 11Арагызда иң бөек саналганы исә сезнең өчен хезмәтче булсын, 12чөнки үзен башкалардан өстен куючы түбәнсетелер, ә үзен түбәнсетүче – күтәрелер.
13Кайгы сезгә, Канун белгечләре һәм фарисейлар! Икейөзле бәндәләр! Сез кешеләргә Күкләр Патшалыгына юлны ябасыз; үзегез дә анда кермисез, керергә теләүчеләрне дә кертмисез. [14]#23:14 Кайбер кулъязмаларда 14 нче аять тә бар: «Кайгы сезгә, Канун белгечләре һәм фарисейлар! Икейөзлеләр! Тол хатыннарның мал-мөлкәтен талыйсыз, кешеләр күрсен өчен озаклап дога кыласыз. Болар өчен тагын да катырак хөкемгә тартылачаксыз».
15Кайгы сезгә, Канун белгечләре һәм фарисейлар! Икейөзле бәндәләр! Бер генә кешене булса да үзегез тоткан иманга китерер өчен сез диңгезләр кичәсез, коры җирләр аша үтәсез, ә инде максатыгызга ирешкәч, сез аны җәһәннәмгә үзегезгә караганда икеләтә артыграк дучар итәсез.
16Кайгы сезгә, сукыр юлбашчылар! Сез: «Аллаһы йорты белән ант итүченең анты бернигә тормый, ә менә Аллаһы йортының алтыны белән ант итсәләр, ул ант үтәлергә тиеш», – дип өйрәтәсез. 17Сукыр ахмаклар! Кайсы мөһимрәк: Аллаһы йортының алтынымы, әллә аны изге итүче йорт үземе? 18Сез шулай ук: «Мәзбәх белән ант итүченең анты бернигә тормый, ә менә мәзбәх өстендәге корбан бүләге белән ант итсәләр, ул ант үтәлергә тиеш», – дип әйтәсез. 19Сукырлар! Кайсысы мөһимрәк: бүләкме, әллә бүләкне изге итүче мәзбәхме? 20Шулай булгач, мәзбәх белән ант итүче кеше мәзбәх һәм аның өстендәге бөтен нәрсә белән ант итә, 21Аллаһы йорты белән ант итүче кеше дә Йорт һәм аның эчендә Яшәүче белән ант итә, 22күк белән ант итүче кеше Аллаһы тәхете һәм шул тәхеттә Утыручы белән ант итә дигән сүз.
23Кайгы сезгә, Канун белгечләре һәм фарисейлар! Икейөзлеләр! Сез бөтнек, укроп, ак әниснең уннан бер өлешен бирәсез, ә Канундагы иң мөһим нәрсәләрне – гаделлек, шәфкатьлелек һәм тугрылыкны читкә тибәрәсез. Әнә шуларны үтәргә һәм башка таләпләрне дә калдырмаска кирәк. 24Сукыр юлбашчылар! Сез черкине эчемлектән сөзеп аласыз, ә дөяне йотып җибәрәсез!
25Кайгы сезгә, Канун белгечләре һәм фарисейлар! Икейөзлеләр! Касәләрнең һәм савытларның тышкы ягын чистартасыз, ә аларның эче исә комсызлык һәм тотнаксызлык белән тулган. 26Сукыр фарисей! Башта касәнең эчке ягын чистарт, шул чагында тышкы ягы да чиста булыр.
27Кайгы сезгә, Канун белгечләре һәм фарисейлар! Икейөзлеләр! Сез агартып куелган төрбәләр кебек: тыштан алар матур булып күренәләр, эчләре исә мәет сөякләре һәм төрле шакшылык белән тулган! 28Шулай ук сез дә: тыштан кешеләргә тәкъва булып күренәсез, эчегез исә икейөзлелек һәм канунсызлык белән тулган.
29Кайгы сезгә, Канун белгечләре һәм фарисейлар! Икейөзлеләр! Сез пәйгамбәрләр өчен төрбәләр төзисез, тәкъваларның кабер һәйкәлләрен бизисез һәм: 30«Ата-бабаларыбыз чорында яшәгән булсак, пәйгамбәрләр канын түгүдә катнашмаган булыр идек», – дисез. 31Моның белән сез үзегезгә каршы шаһитлык итәсез, пәйгамбәрләрне үтергән ата-бабаларыгызның угыллары икәнегезне күрсәтәсез. 32Ата-бабаларыгыз башлаганны дәвам итегез шулай! 33Еланнар, елан токымыннан сез! Җәһәннәмгә хөкем ителүдән ничек качарга уйлыйсыз? 34Менә, Мин сезнең янга пәйгамбәрләрне, акыл ияләрен һәм остазларны җибәрермен, сез исә аларның кайсыларын үтерерсез һәм хачка кадакларсыз, кайсыларын, үзегезнең гыйбадәтханәләрдә камчы белән суктырып, шәһәрдән шәһәргә куып йөртерсез. 35Шул рәвешле, бер гаепсезгә җаны кыелган Һабил каныннан башлап Изге йорт белән мәзбәх арасында сезнең тарафтан үтерелгән Бәрәхия углы Зәкәрия канына кадәр – җир йөзендә түгелгән барча тәкъваларның каны сезнең башка төшәчәк. 36Хак сүз әйтәм сезгә: боларның һәммәсе шушы буын кешеләренә төшәчәк!
Гайсәнең Иерусалим халкын кисәтүе
(Лүк 13:34-35)
37И Иерусалим! Пәйгамбәрләр җанын кыючы, сиңа килүчеләрне ташлар атып кыйнаучы шәһәр! Кош үзенең балаларын канат астына җыйган кебек, Мин дә ничәмә тапкырлар синең халкыңны бергә җыярга омтылдым, әмма сез, Иерусалим кешеләре, каршы килдегез! 38Инде менә Изге йортыгыз ташландык хәлдә кала. 39Сезгә әйтәм, «Раббы исеме белән Килүче мөбарәктер!» дип әйтми торып Мине кабат күрмәссез!

Currently Selected:

Маттай 23: ИНҖ2025

Highlight

Share

Copy

None

Want to have your highlights saved across all your devices? Sign up or sign in