YouVersion Logo
Search Icon

Лүк 13

13
Тәүбә итмәсәгез, һәлак булырсыз
1Шулвакыт кемнәрдер, Гайсә янына килеп, Пилат үтерткән Гәлиләя кешеләре турында сөйләде. Корбан китергән вакытта үтерелгән әлеге кешеләрнең каны корбанлык малның каны белән аралашып аккан икән. 2Шушы хәлгә карата Гайсә:
– Гәлиләядә яшәүче башка кешеләрдән гөнаһлырак булганга алар шулай җәфа чиккән дип уйлыйсызмы? – диде. – 3Алай түгел, дип әйтәм Мин сезгә! Әмма тәүбә итмәсәгез, барыгыз да алар кебек һәлак булырсыз. 4Яки Шилуахтагы манара басып үтергән унсигез кеше Иерусалимдә яшәүчеләрнең барысыннан да гаеплерәк булган дип уйлыйсызмы? 5Юк, дип әйтәм Мин сезгә! Әмма тәүбә итмәсәгез, барыгыз да алар кебек һәлак булырсыз.
6Шуннан Гайсә мондый гыйбрәтле хикәя сөйләде:
– Берәүнең йөзем бакчасында инҗир агачы үсеп утырган ди. Бервакыт ул бакчага килгән дә агачтан җимеш эзләргә тотынган; таба алмагач, 7бакчачыга: «Менә өч ел инде мин шушы инҗирнең җимешен җыярга дип киләм, ләкин таба алмыйм. Кисеп ташла аны! Урын алып тормасын монда», – дигән. 8Бакчачы исә аңа болай дип җавап биргән: «Хуҗам, аны тагын бер елга калдырып тор, мин аның әйләнә-тирәсен казып тирес салырмын, 9бәлки киләсе елга җимеш бирер. Юк икән, кисеп ташларсың».
Шимбә көнне Гайсәнең бер авыруны савыктыруы
10Шимбә көнне Гайсә гыйбадәтханәләрнең берсендә халыкны өйрәтте. 11Анда унсигез ел буена явыз рухтан интегеп бөкрәеп беткән, бөтенләй турая алмаган бер хатын бар иде.
12Гайсә, аны күреп, Үз янына чакырып алды да:
– Ханым, син чиреңнән котылдың, – диде.
13Гайсә аның башына кулларын куюга, хатын шундук тураеп басты һәм Аллаһыны данлый башлады. 14Гыйбадәтханә башлыгы исә, Гайсәнең шимбә көнне дәвалавына ачуы килеп, халыкка:
– Эшләү өчен атнаның алты көне бар; чирегездән савыгу өчен шимбә көнне түгел, әнә шул көннәрнең берсендә килегез, – диде.
15Хаким Гайсә аңа җавап итеп:
– Икейөзлеләр! Шимбә көнне арандагы үгез яки ишәгегезне ычкындырып су эчертергә алып бармыйсызмыни? – диде. – 16Ибраһим нәселеннән булган бу хатынны унсигез ел буе шайтан бәйләп тоткан. Шимбә көнне шул бәйдән ычкындырырга ярамыймы аны?
17Бу сүзләрне ишеткәч Аңа каршы сөйләүчеләрнең барысына да оят булып китте; бар халык исә Ул кылган данлы эшләргә шатланды.
Горчица орлыгы һәм ачыткы турында гыйбрәтле хикәяләр
(Маттай 13:31-33; Марк 4:30-32)
18Шуннан Гайсә:
– Аллаһы Патшалыгы нәрсәгә охшаган, аны нәрсә белән чагыштырып булыр иде? – диде. – 19Әйтик, бер кеше үзенең бакчасында горчица орлыгы утырткан, һәм ул агач кебек биек булып үскән; кошлар аның ботакларында оя корган ди.
20Сүзен дәвам итеп Гайсә:
– Аллаһы Патшалыгын нәрсә белән чагыштырып булыр иде? – диде. – 21Ул ачыткы кебек: әйтик, бер хатын өч үлчәм#13:21 …өч үлчәм… – грек телендәге төп нөсхәдә сүзгә-сүз: «өч сатон»; сатон – сыеклык үлчәү берәмлеге, 7,3 л. онга ачыткы сала да, күпмедер вакыттан ачыткы камырны бик нык кабарта.
Тар ишек
(Маттай 7:13-14, 21-23)
22Гайсә, шәһәр-авылларда туктый-туктый халыкны өйрәтеп, Иерусалимгә таба юл тотты. 23Кемдер Аңардан:
– Әфәндем! Шулай бик азлар котылырмыни? – дип сорады.
Ул исә андагы кешеләргә җавап итеп:
24– Тар ишектән керергә омтылыгыз. Сезгә әйтәм: күпләр керергә тырышып карар, әмма булдыра алмас, – диде. – 25Йорт Хуҗасы, торып, ишекне бикләгәннән соң, сез тышкы яктан ишек кага башларсыз һәм: «Әфәнде, ишекне ач әле!» – диярсез. Ә Ул сезгә: «Кем икәнегезне һәм кайдан килгәнегезне белмим», – дип җавап бирер. 26Шунда сез: «Без Синең белән бергә ашап-эчтек, һәм Син урамнарыбызда безне өйрәттең», – дип әйтә башларсыз. 27Әмма Ул: «Кем икәнегезне һәм кайдан килгәнегезне белмим, явызлык кылучылар, һәммәгез янымнан китегез!» – дияр. 28Ибраһимның, Исхакның, Ягъкубның һәм барлык пәйгамбәрләрнең Аллаһы Патшалыгында булуын, ә үзегезнең аннан куылуыгызны күреп, сез еларсыз һәм теш шыкырдатырсыз. 29Көнчыгыш һәм көнбатыш, төньяк һәм көньяк тарафлардан килеп, кешеләр Аллаһы Патшалыгында мәҗлестә утырыр. 30Хәзер соңгы булганнар шунда – беренче, беренчеләр исә соңгы булыр.
Гайсәнең Иерусалим халкын кисәтүе
(Маттай 23:37-39)
31Шулвакыт берничә фарисей, килеп, Гайсәгә:
– Сиңа моннан китәргә кирәк, чөнки Һируд Сине үтерергә тели, – диде.
32Ул аларга болай дип җавап бирде:
– Барыгыз, ул төлкегә «бүген һәм иртәгә җеннәрне куып чыгарам, авыруларны савыктырам, ә өченче көнгә эшемне тәмамлармын» дип әйтегез. 33Ләкин Мин бүген дә, иртәгә дә, берсекөнгә дә Үз юлымны дәвам итәргә тиешмен, чөнки пәйгамбәрнең Иерусалимнән читтә һәлак булуы мөмкин түгел.
34И Иерусалим! Пәйгамбәрләр җанын кыючы, сиңа килүчеләрне ташлар атып кыйнаучы шәһәр! Кош үзенең балаларын канат астына җыйган кебек, Мин дә ничәмә тапкырлар синең халкыңны бергә җыярга омтылдым, әмма сез, Иерусалим кешеләре, каршы килдегез! 35Инде менә Изге йортыгыз ташландык хәлдә калыр. Сезгә әйтәм: «Раббы исеме белән Килүче мөбарәктер!» дип әйтми торып, Мине кабат күрмәссез.

Currently Selected:

Лүк 13: ИНҖ2025

Highlight

Share

Copy

None

Want to have your highlights saved across all your devices? Sign up or sign in