Яхъя 9
9
Тумыштан сукыр кешенең күрә башлавы
1Үтеп барышлый Гайсә тумыштан сукыр бер кешене күрде. 2Шәкертләре Аңардан:
– Остаз, бу кеше нилектән сукыр булып туган икән? Ул үзе гөнаһ кылганмы, әллә ата-анасымы? – дип сорады.
3– Юк, ул үзе дә, ата-анасы да гаепле түгел, – дип җавап бирде Гайсә. – Аллаһының кодрәте күренсен өчен сукыр булып туды ул. 4Көн узып беткәнче, Мине җибәргән Затның эшләрен башкарырга тиешбез. Төн җитеп килә, һәм ул вакытта инде беркем берни эшли алмас. 5Дөньяда чагымда Мин – дөньяга яктылык.
6Шулай дигәннән соң, Ул туфракка төкерде дә шуны сукыр адәмнең күзенә сылады, аннары 7аңа:
– Шилуах буасына барып юын, – диде. (Шилуах – «җибәрелгән» дигәнне аңлата.)
Ул барып юынды һәм, күзләре ачылып, кире әйләнеп килде. 8Күршеләре һәм элек аның хәер сорап утыруын күргән кешеләр:
– Хәер сорап утырган теге кеше түгелме соң бу? – диештеләр.
9Берәүләр:
– Әйе, шул кеше, – дисә, икенчеләр:
– Юк, аңа охшаган гына, – диде.
Күзләре ачылган кеше исә:
– Шул кеше мин, – дип әйтә иде.
10– Күзләрең ничек ачылды соң? – дип сораучыларга ул:
11– Гайсә исемле Кеше, туфракка төкереп, шуны күземә сылады да, Шилуах буасына барып юын, диде. Мин барып юындым һәм күзләрем ачылды, – дип җавап бирә иде.
12Аңардан:
– Ул Кеше кайда? – дип сорасалар:
– Белмим, – дип әйтә иде.
13Әүвәле сукыр булган кешене фарисейлар янына алып бардылар, 14чөнки Гайсә туфрак сылап аны савыктырган көн шимбә иде. 15Фарисейлар да аңардан ничек күрә башлавы хакында сораштылар. Ул аларга:
– Ул, туфракка төкереп, шуны күземә сылады, аннары мин күземне юдым да күрә башладым, – диде.
16Шунда кайбер фарисейлар:
– Бу Кеше Аллаһыдан түгел, чөнки шимбә көннең кагыйдәләрен үтәми, – диделәр.
– Гөнаһлы кеше мондый могҗизалы гамәлләрне ничек эшли алсын? – дип каршы төште икенчеләре.
Һәм алар арасында бәхәс чыкты. 17Шуннан алар әүвәле сукыр булган адәмнән кабат сораштырырга тотындылар:
– Аның турында син Үзең нәрсә әйтә аласың? Синең күзләреңне Ул ачты бит.
– Ул – Пәйгамбәр, – дип җавап бирде күзләре ачылган кеше.
18Әмма яһүдиләр аның әүвәле сукыр булып хәзер күрә башлавына ышанырга теләмәделәр, аның ата-анасын чакырып, 19алардан:
– Тумыштан сукыр дигән углыгыз шушымы? Әмма хәзер ул ничек күрә башлады? – дип сорадылар.
20– Аның углыбыз икәнен дә, сукыр булып туганын да беләбез, – дип җавап бирде ата-анасы, – 21әмма ничек күрә башлавын да, күзләрен кем ачканны да белмибез. Ул инде балигъ булган, үзеннән сорагыз, үзе хакында үзе сөйләсен.
22Тумыштан сукыр кешенең ата-анасы яһүдиләрдән курыкканга шулай диде, чөнки яһүдиләр Гайсәнең Мәсих икәнен таныган һәркемне гыйбадәтханәдән куарга карар кылган иде. 23Әнә шуңа күрә теге адәмнең ата-анасы «ул инде балигъ булган, үзеннән сорагыз» диде.
24Шуннан яһүдиләр, тумыштан сукыр кешене икенче тапкыр чакырып, аңа:
– Аллаһы алдында дөресен әйт! Без ул Кешенең гөнаһлы икәнен беләбез, – диделәр.
25– Гөнаһлымы, түгелме, анысы миңа билгесез, – дип җавап бирде теге адәм. – Мин шуны гына беләм: мин сукыр идем, ә хәзер күрәм.
26– Нәрсә эшләде соң Ул? Күзеңне ничек ачты? – дип кабатлап сорадылар аңардан.
27– Мин сезгә сөйләгән идем инде, ләкин сез тыңламадыгыз. Нишләп тагын ишетәсегез килә? Әллә сез дә Аның шәкертләре булырга җыенасызмы? – диде ул.
28Тегеләр, аны мыскыллап:
– Син үзең Аның шәкерте! Без – Муса шәкертләре! 29Без Аллаһының Муса белән сөйләшкәнен беләбез, ә бу Адәмнең кайдан икәнлеге дә билгесез, – диделәр.
30Күзе ачылган кеше аларга:
– Шунысы гаҗәп тә: сез Аның кайдан икәнлеген белмисез, ә Ул минем күзләремне ачты! – диде. – 31Аллаһының гөнаһлыларны тыңламавын без беләбез, Ул бары тик Үзенә табынучыны һәм Аның ихтыярын үтәүчене генә тыңлый. 32Тумыштан сукыр кешенең күзләре ачылу турында гомердә дә ишетелгәне юк иде. 33Әгәр ул Кеше Аллаһыдан булмаса, андый эшне башкара алмас иде.
34– Син гөнаһ эчендә тугансың, инде безне өйрәтәсеңме? – дип алар аны куып чыгардылар.
Рухи сукырлык
35Фарисейларның әлеге кешене куып чыгаруларын ишеткәч, Гайсә аны эзләп табып:
– Син Адәм Углына ышанасыңмы? – дип сорады.
36– Әфәндем, мин Аңа ышансын өчен, Аның кем икәнен әйт миңа, – дип җавап бирде теге.
37– Син Аны күрдең. Хәзер Ул синең белән сөйләшеп тора, – диде Гайсә.
38– Хакимем, мин ышанам! – диде теге кеше, Гайсә алдында җиргә кадәр башын иеп.
39– Бу дөньяга Мин сукырларның күзе ачылсын, ә күзлеләр сукырайсын дип хөкем итәргә килдем, – диде Гайсә.
40Аның янында торган кайсыбер фарисейлар, моны ишетеп:
– Нәрсә, димәк, без дә сукырмыни? – дип сорадылар.
41– Әгәр сез чынлап та сукыр булсагыз, гөнаһлы булмас идегез. Ә сез, «күрәбез» дигәнлектән, гөнаһыгыз өчен үзегез җаваплы, – диде аларга Гайсә.
Currently Selected:
Яхъя 9: ИНҖ2025
Highlight
Share
Copy

Want to have your highlights saved across all your devices? Sign up or sign in
© Институт перевода Библии, 2025