Яхъя 12
12
Бәйт-Әниядә Гайсәгә хуш исле май сөртү
(Маттай 26:6-13; Марк 14:3-9; Лүк 7:36-50)
1Котылу бәйрәменә алты көн кала Гайсә Бәйт-Әния авылына килде. Ул авылда Гайсә үледән терелткән Элгазар яши иде. 2Анда Гайсә хөрмәтенә аш мәҗлесе җыйдылар, Марта Гайсәне һәм кунакларны сыйлап йөрде; Элгазар да алар янында иде. 3Шулвакыт Мәрьям бер кадак#12:3 Бер кадак – грек телендәге төп нөсхәдә сүзгә-сүз: «бер литра». Литра – 330 гр. кыйммәтле саф һәм хуш исле нард#12:3 Нард – Һиндстанда үсә торган үсемлек. мае белән Гайсәнең аякларын майлап чәчләре белән сөртте. Бөтен өй эченә майның хуш исе таралды. 4Гайсә шәкертләренең берсе – Аңа хыянәт итәчәк Яһүдә Искариот шунда:
5– Хуш исле бу майны өч йөз динарга сатып, акчасын нигә фәкыйрьләргә өләшмәскә иде? – диде.
6Ул моны һич тә фәкыйрьләрне кайгыртып түгел, бәлки карак булганы өчен әйтте. Уртак акча янчыгын йөртү аның вазифасы булып, әлеге акчаны ул еш кына үз кирәгенә тота иде.
7Аның сүзләренә Гайсә болай дип җавап бирде:
– Калдыр аны! Хуш исле бу майны ул Мине күмәсе көнгә сакларга тиеш иде. 8Фәкыйрьләр һаман сезнең белән булыр, Мин исә һәрчак яныгызда булмам.
9Гайсәнең Бәйт-Әниядә икәнен белеп, бик күп яһүдиләр шунда җыелып килде. Алар Гайсәне генә түгел, Ул үледән терелткән Элгазарны күрергә дип тә килгән иде. 10Шул сәбәпле баш руханилар Элгазарны да үтерергә хәл кылдылар, 11чөнки аның аркасында яһүдиләрнең байтагы, Гайсә янына килеп, Аңа ышана башлаган иде.
Гайсәнең тантана белән Иерусалимгә керүе
(Маттай 21:4-9; Марк 11:7-10; Лүк 19:35-38)
12Икенче көнне бәйрәмгә җыелган халык, Гайсәнең Иерусалимгә якынлашып килүен ишеткәч, 13хөрмә ботаклары тотып Аны каршыларга чыкты һәм:
– Һошанна!#12:13 Һошанна – яһүдчә «коткар безне!» Гайсә заманында әлеге сүз Аллаһыны мактау өчен кулланылган.
Раббы исеме белән Килүче,
Исраил Патшасы мөбарәктер! –
дип кычкырырга тотынды.
14Гайсә, яшь бер ишәк табып, шуңа атланды, һәм барысы да Язмада әйтелгәнчә булды:
15«Сион-кыз#12:15 Сион-кыз – Иерусалим халкы., курыкма!
Менә, яшь ишәккә атланып
Синең Патшаң килә».
16Аның шәкертләре ул чакта моны аңламады, ә инде Гайсә данга күмелгәннән соң, Аның хакында Язмада әйтелгән сүзләрне һәм Аны шулай каршылаганны исләренә төшерде.
17Гайсәнең Элгазарны үледән терелтеп кабердән чыгаруын күргән кешеләр бу хәл турында сөйләп йөргәннәр иде. 18Халык Гайсә кылган шушы могҗиза турында ишеткәнгә Аны каршыларга чыкты.
19Фарисейлар исә үзара:
– Күрәсезме, безгә бернәрсә ярдәм итми. Бөтен дөнья Аның артыннан бара, – дип сөйләштеләр.
Гайсәнең Үз үлеме хакында әйтүе
20Бәйрәмдә Аллаһыга табынырга килүчеләр арасында берничә грек та бар иде. 21Алар Гәлиләядәге Бәйт-Сайдадан булган Филип янына килеп:
– Әфәндем, без Гайсәне күрергә телибез, – дип үтенде.
22Филип бу турыда Әндригә әйтте, һәм алар икәүләп бу үтенечне Гайсәгә җиткерде. 23Гайсә аларга җавабында:
– Адәм Углының дан яулар вакыты җитте, – диде. – 24Хак сүз әйтәм сезгә: бодай бөртеге җиргә төшеп үлмәсә, бер бөртек булып калыр, ә үлсә – зур уңыш китерер. 25Үзенең җанын яратучы аны югалтыр, ә бу дөньяда җанын кадерсезләгән кеше аны мәңгелек тормыш өчен саклап калыр. 26Миңа хезмәт итәргә теләгән кеше артымнан иярсен. Мин кайда булсам, хезмәтчем дә шунда булыр. Миңа хезмәт итүчегә Атам ихтирам күрсәтер.
27Күңелем борчулы хәзер. Нәрсә әйтим? «Атам! Мине бу авыр сәгатьтән коткар!» дипме? Ләкин Мин нәкъ шушы сәгать өчен килдем бит. 28Атам! Исемеңнең бөеклеген күрсәт!
Шулвакыт күктән:
– Күрсәттем һәм күрсәтәчәкмен! – дигән аваз килеп иреште.
29Шунда басып торган һәм бу тавышны ишеткән халык:
– Күк күкри, – диде
Икенчеләре исә:
– Аның белән фәрештәләр сөйләшә, – диде.
30Аларга җавап итеп Гайсә:
– Бу аваз Минем өчен түгел, сезнең өчен булды, – диде. – 31Бу дөньяны хөкемгә тартыр вакыт җитте. Инде бу дөньяның хакиме#12:31 Бу дөньяның хакиме – биредә иблис күздә тотыла. куылачак. 32Җирдән югары күтәрелгәннән соң, Мин бар кешеләрне Үземә җәлеп итәчәкмен.
33Ул моны Үзенең нинди үлем белән үләчәген белдерү максатыннан әйтте. 34Халык Аңа болай дип җавап бирде:
– Без Кануннан Мәсихнең мәңге яшәячәген беләбез, ә Син каян алып, Адәм Углы югары күтәрелергә тиеш, дисең? Кем Ул – Адәм Углы?
35Шунда Гайсә аларга:
– Яктылык әлегә сезнең янда, әмма аның вакыты кыска инде. Караңгылык басканчы, яктыда йөреп калыгыз, чөнки караңгыда йөрүче кая барганын белми. 36Яктылык сезнең янда булганда, аңа ышаныгыз, шул чагында яктылык балалары булырсыз, – диде.
Шушы сүзләрдән соң Гайсә алар яныннан китеп барды һәм башкача күренмәде.
Халыкның Гайсәгә ышанмавы
37Гайсә халык алдында күпме могҗизалы гамәлләр күрсәтсә дә, алар Аңа ышанмады. 38Шул рәвешле, Ишагыйя пәйгамбәрнең:
«Йа Раббым! Без алып килгән хәбәргә кем ышанды?!
Раббы кулының көче кемгә ачылды?!» –
дип әйткән сүзләре тормышка ашты.
39Алар ышанмады, чөнки Ишагыйя әйткәнчә:
40«Аллаһы аларның күзләрен – күрмәс,
йөрәкләрен туң итте;
югыйсә алар күзләре белән күрерләр,
йөрәкләре белән аңларлар,
Миңа таба борылырлар,
һәм Мин аларны савыктырыр идем».
41Ишагыйя бу сүзләрне Гайсәнең шөһрәтен алдан күреп әйткән; шулай дип ул Аның турында сөйләгән.
42Алай да, халык башлыкларының күбесе Гайсәгә ышана, тик фарисейлар гыйбадәтханәдән куар дип курыкканга, моны сиздерми иде – 43алар өчен кешеләрнең данлавы Аллаһы данлавыннан кадерлерәк иде.
44Гайсә көчле тавыш белән:
– Миңа ышанган кеше Минем Үземә түгел, Мине җибәргән Затка ышана, – диде. 45– Мине күрүче кеше Мине җибәргән Затны күрә. 46Миңа ышанучылар караңгылыкта калмасын дип, Мин дөньяга яктылык булып килдем. 47Кем дә булса сүзләремне ишетеп тә үтәми икән, аны хөкем итмим, чөнки Мин дөньяны хөкем итү өчен түгел, коткару өчен килдем. 48Мине кире кагып, сүзләремне кабул итмәгән кешенең үз хөкемчесе бар – соңгы Көндә аны Мин әйткән сүз хөкем итәчәк. 49Чөнки Мин Үзлегемнән сөйләмәдем, нәрсә сөйләргә, нәрсә әйтергә кирәклеген Мине җибәргән Атам әмер итте. 50Мин беләм: Аның әмере мәңгелек тормышка алып бара. Шуңа күрә, нәрсә сөйләсәм дә, һәр сүзне Атам кушканча сөйлим.
Currently Selected:
Яхъя 12: ИНҖ2025
Highlight
Share
Copy

Want to have your highlights saved across all your devices? Sign up or sign in
© Институт перевода Библии, 2025

: