YouVersion Logo
Search Icon

Яхъя 11

11
Гайсәнең Элгазарны үледән терелтүе
1Апалы-сеңелле Мәрьям белән Марта яшәгән Бәйт-Әния авылында Элгазар исемле кеше авырып ята иде. 2Мәрьям – Хаким Гайсәнең аякларын хуш исле май белән майлап, чәче белән сөрткән хатын, ә авырып ятучы Элгазар аның абыйсы иде. 3Кыз туганнар Гайсәгә: «Хакимебез! Син яраткан Элгазар авырып китте», – дип хәбәр җибәрделәр.
4Бу турыда ишеткәч, Гайсә:
– Бу чир үлемгә китермәс, ә бәлки Аллаһыга һәм Аның Углына дан өстәр, – диде.
5Гайсә Мартаны да, аның сеңлесе белән Элгазарны да ярата иде. 6Әмма Элгазарның авырып киткәнен белсә дә, барган җирендә тагын ике көнгә тоткарланды. 7Шуннан соң шәкертләренә:
– Яңадан Яһүдиягә барыйк, – диде.
8Шәкертләре Аңа:
– Остаз! Әле күптән түгел генә яһүдиләр Сине таш атып үтерергә йөргән иде, кабат шунда барасыңмы? – диделәр.
9– Көннең озынлыгы унике сәгать түгелме соң? Көндез йөрүче абынмый, чөнки ул дөнья яктылыгын күрә. 10Ә төнлә йөрүче абына, чөнки аңарда яктылык юк, – дип җавап кайтарды Гайсә; 11шуннан сүзен дәвам итеп, – дустыбыз Элгазар йокыга киткән, Мин аны уятырга барам, – диде.
12– Хакимебез, әгәр ул йоклый икән, димәк, савыгыр, – диде шәкертләре.
13Ләкин Гайсә аның үлүе турында әйтә иде, алар исә гадәттәге йокы турында сөйли дип уйладылар. 14Шуңа күрә Гайсә аларга ачык итеп:
– Элгазар үлгән, – диде. – 15Анда булмавыма сезнең өчен шатланам, чөнки шулай сез Миңа тизрәк ышанырсыз. Ә хәзер аның янына барыйк.
16Шунда Игезәк кушаматлы Томас башка шәкертләргә:
– Әйдәгез, киттек, Гайсә белән бергә без дә үлик, – диде.
17Бәйт-Әниягә килеп җиткәч, Гайсә Элгазарның дүрт көн инде кабердә ятуын белде. 18Бәйт-Әния Иерусалимнән өч кенә чакрымда#11:18 Өч чакрым – грек телендәге төп нөсхәдә сүзгә-сүз: «унбиш стадия». булганлыктан, 19абыйлары өчен кайгыручы Марта белән Мәрьямне юатырга байтак яһүдиләр килгән иде. 20Гайсәнең килүе турында ишеткәч, Марта Аны каршы алырга чыкты. Мәрьям исә өйдә калды.
21– Хакимем! – диде Гайсәгә Марта, – Син монда булсаң, абыем үлмәс иде. 22Әмма хәзер дә беләм: Аллаһыдан нәрсә генә сорасаң да, Ул Сиңа бирәчәк.
23– Абыең тереләчәк, – диде аңа Гайсә.
24– Беләм, үлеләр терелгән соңгы Көндә тереләчәк ул, – диде Марта.
25Гайсә аңа болай дип җавап бирде:
– Мин – терелү һәм тормыш. Миңа ышанган кеше үлсә дә тереләчәк. 26Миңа ышанып яшәүче һәркем беркайчан үлмәячәк. Син моңа ышанасыңмы?
27– Әйе, Хакимем! Дөньяга килергә тиеш булган Мәсих, Аллаһы Углы икәнеңә ышанам, – диде Марта.
28Шул сүзләрдән соң Марта китеп барды һәм, сеңлесе Мәрьямне дәшеп:
– Остаз монда, Ул сине чакыра, – диде.
29Моны ишетүгә, Мәрьям, тиз генә урыныннан торып, Гайсә янына китте. 30Гайсә әле авылга кермәгән, Марта белән очрашкан урында калган иде. 31Юатырга килгән яһүдиләр, Мәрьямнең җәһәт кенә өйдән чыгып китүен күреп, елар өчен кабер янына китте, дип уйладылар да аның артыннан иярделәр.
32Гайсә янына килеп җитеп Аны күрүгә, Мәрьям:
– Хакимем! Син монда булсаң, абыем үлмәс иде, – дип Аның аягына егылды.
33Мәрьямнең дә, аңа ияреп килгән яһүдиләрнең дә елавын күреп, Гайсә Үзе дә бик борчылды һәм көенеп:
34– Кайда күмдегез аны? – дип сорады.
– Әйдә барыйк, Әфәнде! Үзең күрерсең, – диделәр Аңа.
35Гайсәнең күзләренә яшь килде. 36Моны күреп, яһүдиләр:
– Карагыз әле, Элгазарны ничек яраткан икән! – диештеләр.
37Ә кайберләре:
– Ул бит сукырның күзен ачты. Элгазарны да үлемнән алып калмас иде микәнни? – диде.
38Гайсә тагын да ныграк көенгән хәлдә кабер янына килде. Кабер исә мәгарә булып, авызы таш белән томаланган иде.
39– Ташны читкә алып куегыз, – диде Гайсә.
Мәрхүмнең кыз кардәше Марта шунда:
– Хакимем! Ул инде исләнгәндер, үлгәненә дүрт көн узды бит, – диде.
40– Әгәр дә ышансаң, Аллаһының данын күрерсең, дип әйтмәгән идеммени сиңа? – диде Гайсә.
41Мәгарә авызыннан ташны алып куйдылар. Күзләрен күккә төбәп, Гайсә:
– Атам! Мине ишеткәнең өчен рәхмәт Сиңа. 42Мине һәрвакыт ишетүеңне беләм, ләкин бу сүзләремне монда басып торган кешеләр өчен, Синең тарафтан җибәрелүемә ышансыннар өчен әйтәм, – диде.
43Шуннан Ул:
– Элгазар, чык! – дип кычкырды.
44Шулвакыт үлгән кеше килеп чыкты. Аның аяк-куллары кәфенгә уралган, йөзенә яулык капланган иде. Гайсә:
– Чишегез аны, йөреп китсен, – диде.
Фарисейларның Гайсәне үтерергә ниятләве
(Маттай 26:1-5; Марк 14:1-22; Лүк 22:1-2)
45Мәрьям янына килгән яһүдиләрнең күбесе, Гайсә кылган эшләрне күреп, Аңа иман китерделәр. 46Ә кайберләре, фарисейлар янына барып, Гайсә кылган эшләр турында сөйләп бирделәр. 47Шуннан баш руханилар һәм фарисейлар киңәшмәгә җыелдылар.
– Нәрсә эшләргә безгә? – диде алар. – Бу кеше күп могҗизалар күрсәтә. 48Әгәр Аңа шулай дәвам итәргә юл куйсак, һәммәсе Аңа ышаначак. Аннары инде римлылар килеп безнең гыйбадәтханәне дә, халкыбызны да юк итәчәк.
49Арадан берсе, шул елда олуг рухани булган Кәяфәс:
– Сез берни аңламыйсыз! 50Бар халык һәлак булуга караганда, халык хакына бер кешенең үлүе хәерлерәк. Шуны аңламыйсызмы? – диде.
51-52Ул моны үзлегеннән сөйләмәде, ә бәлки шул елның олуг рухание буларак, Гайсәнең халык өчен, яһүдиләр өчен генә түгел, төрле җирдә таралып яшәгән Аллаһы балаларын бергә җыяр өчен үләсен пәйгамбәрлек кылып әйтте.
53Шул көннән руханилар һәм фарисейлар Гайсәне ничек үтерергә икән дип уйлый башладылар. 54Шуңа күрә Гайсә инде яһүдиләр арасында ачыктан-ачык йөрмәс булды, чүл янындагы бер өлкәгә, Эфраим дигән шәһәргә китте дә Үзенең шәкертләре белән шунда калды.
55Яһүдиләрнең Котылу бәйрәме якынлаша иде; бәйрәм алдыннан пакьләнү йоласын башкарырга дип, Иерусалимгә илнең төрле почмакларыннан күп кеше килде. 56Халык Гайсәне эзләде. Алар Аллаһы йортында бер-берсеннән:
– Ничек уйлыйсыз, бәйрәмгә килер микән Ул? – дип сораштылар.
57Баш руханилар һәм фарисейлар исә, Гайсәне кулга алыр өчен, «әгәр берәрсе Аның кайда икәнен белә калса, безгә килеп әйтергә тиеш» дигән әмер чыгардылар.

Currently Selected:

Яхъя 11: ИНҖ2025

Highlight

Share

Copy

None

Want to have your highlights saved across all your devices? Sign up or sign in